Айсылу Ибраһим - Мөхлисә Бубый варисы

Һәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без...

БӘЙЛЕ
2014 Фев 20
Һәр тугрыда ким түгелбез ирләрдән без,
Гыйлем алсак, иң галимнәренә тиң без.
Бер милләтнең там яртысы без булгачдыйн,
Карап карыйк: ирәнләрдән ничек ким без?!
Маһруй Мозаффария

XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында татарлар да ирләр белән бергә, кулга-кул тотынышып, иреккә омтылучы " милләт аналары” – мөгаллимәләр, табибәләр, шагыйрәләр, журналистлар, артисткалар һ.б.- бар көчләрен, гомерләрен кызганмыйча, үз халкын наданлыктан коткару, аны мәгърифәтләүгә керешкәннәр.

Татар халкын торгынлыктан чыгаруны үз бурычы итеп куйган җәдитчеләр тәрәккыйпәрвәр - "яңа кеше” тәрбияләүне хатын-кызның җәмгыятьтә һәм гаиләдәге хәлен үзгәртү белән бәйләп караганнар. Беренчеләрдән булып, бу проблеманың чишелеш юлларын галим, мөдәррис, дин белгече Ризаэддин Фәхретдин үз әсәрләрендә эзли башлаган. Яхшы тәрбияле, киң белемле кызлар гына чын милләт аналары булып җитешәчәк һәм киләчәктә милләтне алга алып барырлык шәхесләр тәрбияләчәк дигән фикерне дәлилләп чыккан ул.

Ул - Казан кызы. Әле яшь кенә булуына карамастан, инде бик күп эшләр башкарып, тарихка үзенең эзен төшерергә өлгереп килүчеләрдән. Сүзем татарларның тарихи мәдрәсәсе "Мөхәммәдия" остазбикәсе Айсылу Ибраһим турында. Ул "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен 2012 елда тәмамлый (5ел). Мәдрәсәгә әнисе киңәше буенча 9 сыйныфтан соң килә. Моның өчен бер дә җәлләгәнем юк, ди Айсылу. Хәзерге көндә ул - КФУ студенты. Бик күп ярышларда катнашып, җиңүләр яуларга да өлгергән. Шәһәр кызы булса да, саф татар телендә сөйләшә. Үз-үзен тотышыннан ук шәһәр кызы дип уйламассың да. Гади, әмма зыялы. Мәдрәсәдә сарф( морфология), сира (Мөхәммәд с.г.в.нең тормыш юлы), Коръән уку,тәҗвид, татар теле дәресләрен алып бара. Татар әдәбиятына килгәндә, бүгенге көндә иҗат итүче яшьләрнең һәм Рифат Сәлахның иҗатын ярата. Татарның киләчәге - исламга кайтуда, ди Айсылу.

Җиңү яулаган ярышлары:
Республикакүләм журналистлар конкурсы "Добро во благо" 2007 - "дети о добре" номинациясендә җиңүче (10 класс, мәдрәсәдә - 1 нче курста),
Татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы 2008 - 1 нче урын,
2009 - 1 нче урын,
Татар әдәбиятыннан шәһәр олимпиадалары шул ук еллар - 1 нче урын,
Татар теленнән шәһәр олимпиадасы 2009 - 1 нче урын,
VIII шәһәркүләм "Зилант" конференциясендә- 1 нче урын 2008,
IX шәһәркүләм "Зилант" конференциясендә -1 нче урын 2009,
Ике ел рәттән (2008, 2009) Россия президентының премиясе лауреаты ("Лауреат премии по поддержке талантливой молодежи"),
Шигъри сабантуй 2011 - шигырь укучылар бәйгесе - 2 нче урын,
Г. Тукай исемендәге республикакүләм шигырь бәйгесе 2012 - 3 нче урын,
Гарәп теле һәм ислам фәннәре буенча Бөтенроссия олимпиадасы, гарәп теле номинациясе - 1 нче урын,
"Мөхәммәдия"дәге Коръән бәйгесендә 3 жүзне яттан сөйләү номинациясендә егетлэр һәм кызлар арасында 1 нче урын.

Афәрин Айсылу! Алга таба бик күп җиңүләр яуларга язсын сиңа.
Айсылу үзе шигырьләр дә иҗат итә. Сезгә дә берсен тәкъдим итәм:

Күкне, әни, алар зәңгәр
диләр...
Күкне, әни, алар бик киң
диләр,
Күлнең, диләр, төбе күренә.
Менә, әнием, сиңа чәчкә
өздем –
Аның төсен зәңгәр диделәр...
Матур диләр алар таң атуын,
Йолдызларны, айның калкуын,
Иген басуы дулкынланган
чакны,
Төркем-төркем кошлар
кайтуын...
Ә кояшны алар бик зур диләр,
Син пешергән коймак
шикелле!..
Күкне җиргә тоташтырган
күпер
Кайда соң ул, әнием, әйт
инде!...
Шул күпергә менәр идем,
әнием,
Нык тотынып әткәм җиңенә,
Әгәр күрсәм... күзем алмас
идем,
Әнкәм-бәгърем, синең
йөзеңнән!..
Әйтче, әнием, нишлим, ярдәм
итче!
Дога кылчы Бөек Раббыма!
Сөеп кенә карар идем Җиргә!...
Их, күзләрем әгәр ачылса!..

Сөмбел ШӘРИФУЛЛИНА

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе