Гөнаһларыбыз күп җыелган, күрәсең...

(Булган вакыйгаларга нигезләнеп языла)

БӘЙЛЕ
2010 Сен 29

(Булган вакыйгаларга нигезләнеп языла)

Һәркемгә мәгълүмдер, быел һава торышы бик коры булды, җәй буена бер тамчы яңгыр яумады. Шуңа күрә Дусмәт авылы мәчете мәхәлләсенә кергән бер төркем картлар, үзләреннән бер чакрым ераклыкта урнашкан Җегелде саласы өстендәге изгеләр зираты янына барып, Аллаһыдан яңгыр сорау, ягъни истиска намазын укырга ниятләделәр. Араларында мөтәвәллият әгъзасы, быел май аенда сигезенче дистәне ваклый башлаган Ирнәс тә бар иде.

Әйе, быел эсселек бигрәк тә каныкты. Һаваның температурасы 36-37 градустан түбән төшмәде, хәтта 40тан арткан чаклары да булды. Барлык җан иясе һәм туфрак яңгыр тамчысына сусады.

Менә картлар тузанлы юлдан җайлап кына Җегелдегә таба атларга керештеләр. Ни кызганыч, быел аларның арасында элекке имамнары Хәйдәр хәзрәт юк инде. Ул озак авырып, йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Әле бүгенгедәй хәтерендә Ирнәснең: моннан берничә ел элек тә чыкканнар иде алар Раббыдан яңгыр сорарга. Шул чагында Хәйдәр хәзрәт истиска намазын озаклап укыды, доганы да ашыкмыйча кылды. Аларның ялварулары Аллаһка барып ирешкән, күрәсең. Тиздән коеп яңгыр яварга кереште. Тик ул шактый озакка сузылды, тиз генә туктамады. Кешеләрнең чапкан печәннәре, бакчадагы помидорлары чери башлады. Халык телендә: “Хәзрәт доганы күбрәк укып ташлаган ахры”, – дигән мәзәк сүзләр йөрергә кереште.

Менә алар намаз укыр өчен билгеләнгән урынга килеп тә җиттеләр. Җегелденең тау башыннан түбәндә җәйрәп ятучы киң болын, уч төбендәгедәй булып күренә. Биредә үзеңне югарыда басып торучы олуг кешедәй хис итәсең, Аллаһыга якын булуыңны тоясың. Ә аста, буар еландай боргаланып, Ашыт елгасы ага. Аның як-якларыннан төрле куаклар, урыны-урыны белән тал чыбыклары, камышлар сырып алган. Күптән төшкәне юк иде Ирнәснең бу тирәгә. Ул Әтнә урта мәктәбен тәмамлауга Казанга китеп барды һәм күп еллар буена шунда яшәде. Фәкать төзелештә эшләп пенсиягә чыккач, үзенең хәләл җефете Фәния белән туган авылына кайтты, чөнки Дусмәттә әнисе Өммебану ялгызы гына көн күрә иде. Менә шунда ул Акый чишмәсенең шифалы суын татыды, авылның саф һавасын сулады. Дөрес, авылга кайтырга, дигән карар аңа җиңел генә бирелмәде. Ник дигәндә, 40 ел шәһәрдә яшәп, алар авыл тормышыннан тәмам бизгән иделәр. Аннары хәләл җефете белән икесенең дә кан басымы күтәрелеп китүчән аларның. Казанда ике кыз бала үстерделәр. Хәзер шуларның рәхәтен күреп яшиләр, Аллаһка шөкер. Хәләл җефете күптән намазлар укый. Аның йогынтысында Ирнәс тә авылның бай кешеләре кирпечтән салган мәһабәт мәчеткә намаз укырга йөри башлады. Зур вакыйга булды бу элеккеге коммунист өчен. Шулай да гыйбадәт кылуның шифасы тиде: авырулары да басылгандай тоелды, күңелендә үзе дә аңлап бетерми торган ниндидер бер рухи ныклык, терәк барлыкка килде. Аллаһының рәхмәте яуды, күрәсең. Һәрхәлдә, ул үзе шулай уйлый. Тик әлегә сул аягының аксавы гына бетеп җитми, җирдән сөйрәп ала ул аны.

Әллә яңгыр теге чактагы кебек бертуктаусыз ява башлар, дип курыктымы, әллә гыйлеме җитеп бетмәдеме, үз араларыннан яңа сайлап куелган имам истиска намазын озакка сузмады. Менә алар кайтыр юлга борылдылар. Шул арада Дусмәт белән Җегелде арасындагы Үгез елгасына җиткәннәрен дә сизмәделәр. (Кипкән елга ул Үгез елгасы.) Шулчак Ирнәс белән янәшәдә баручы яшьтәше Йосыфҗан кинәт кенә: “Ирнәс, синең исеңдәме әле мондагы бакчага алма, кыяр урларга йөргән чаклар?” – дип сорап куйды. Ничек хәтерләмәсен ди ул андагы хәлләрне! Авыр балачагының бер күңелле мизгелен тәшкил итә бу ләбаса!

– Әйе, алар истә һаман, – диде ул үзен тыныч тотарга тырышып. Аннары: “Мин монда утырып бераз хәл алам әле, ә син кайта тор, кордаш”, – дип тә өстәде.

Бакчаның инде биредә “б” хәрефе дә калмаган иде. Кыргыйланган, ташландык хәлгә килгән бу җирләр. Ирнәс өске яктан бер тезмә булып урнашкан колач җитмәслек зифа каеннарны сыйпый-сыйпый аска, болын ягына юл алды. Еракта-еракта Әтнә бистәсе күренә, ә якында, кул сузымындагы сыман, Ашыт елгасы ага. Быелгы корылыктан соң аның да агышы зәгыйфьләнгән, суы да саеккан. Теге чакта каравылчыдан ул качып калган куак инде зур гына карама булып үсеп җиткән.

Менә хәтере аны 14-15 яшьлек балачагына алып кайтты. Күңелендә йөздән артык алмагачы, шактый күләмдә яшелчәсе булган бакча пәйда булды.

Әти-әниләре кичке якта Ирнәсне бик урамга чыгармый иделәр. Ә беркөнне өйдәге эшләрне яхшы башкарганга күрәме, хуҗа кешенең кәефе килеп, аңа урамга чыгарга рөхсәт бирде. Менә эңгер-меңгер вакыт узып, авыл өстенә караңгылык иңде. Шунда Хәйлә Кәрим: “Егетләр, әйдәгез алма бакчасына төшеп, кызларга алма алып кайтабыз”, – дигән тәкъдим кертте. Әйткән сүз аткан ук диләрме әле. Мондый кызыклы фикергә берәү дә каршы килмәде.

Менә алар Җегелде авылы ягына киттеләр. Шунда гына Хәнәфинең кулында гармун бар икәнлеге исләренә төште. Алар аптырап тормадылар, гармунны Ирнәснең кулына тоттырдылар да: “Син үпкәләмә инде, кордаш. Безгә караганда яшькә дә, гәүдәгә дә олырак кеше. Шуңа күрә гармунны сиңа ышанып тапшырабыз. Ә без тиз-тиз генә алмаларны алырбыз да, сиңа да өлеш чыгарырбыз”, – диделәр.

Егетләр шулай эшләде дә. Алар алма бакчасына саранчадай ябырылды. Күпме кирәк, шуның кадәр алмаларны кесәләренә, башка урыннарга тутырдылар. Инде җитте, китәбез дигәндә генә, берсенең башына бер кызык уй килеп, шалашта махмыр килеш һаман уяна алмыйча йоклап яткан Рәхим абыйның аягын кытыклап узды. Шуннан нәрсә булганын үзегез дә чамалый торгансыздыр. Рәхим абый кинәт кенә айнып китеп, ак күлмәк һәм ак чалбардан аларның каршына чыкты. Өрәкне хәтерләтә иде бугай ул бу минутта. Тик аермасы шунда: кулында мылтыгы да бар иде аның. Малайлар бер мизгелдә нишләргә дә белмичә шашып калдылар. Хәйлә Кәриме хәтта тотлыга да башлады, диделәр. Шулай да үзләрен тиз кулга алып, алар төрлесе төрле якка чәчелделәр. Рәхим абый үзе дә хәмер парлары нәтиҗәсендә төшләнеп яткан булган, күрәсең. Ул: “Аһ, сез шайтан балалары, тәмам туйдырып бетердегез, гарык иттегез!” – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә аларны куа китте. Ә Ирнәскә нәрсә? Ул бакчадан бераз читтәрәк булган бер куак төбенә барып утырды да, әлеге кызык та тамашаны кинәнеп күзәтте. Рәхәтләнеп бер эче катканчы көләсе килә иде аның. Тик ярамый, чөнки башка берәүнең милке аңа ышанып тапшырылган.

Менә бераздан дөньялар тынычланып калды, тавышлар да ишетелмәс булды. Шунда Рәхим абыйның бакчага кире кайткан шәүләсе күренде. Ирнәснең тын да алмыйча, һаман да бер төрле утырып, аяклары оеп калган иде. Ул аларны селкеп, урыннарыннан кузгалтты. Шунда көтмәгәндә төймәсе эләктереп куелган гармун телгә килде. Кыскасы, гармун шыңгырдап алды. Рәхим абый да бу шомлы авазны ишеткән икән.

– Җенле дип әйтәләр иде бу Үгез елгасын. Дөрес икән! – дип тиз генә шаласына йөгерде.

Исәпләп карасаң, исең китәрлек бу вакыйгага да 55 ел вакыт узып киткән. Рәхим абый да теге гармунның хуҗасы Хәнәфи дә бу дөньяда юк инде. Рәхим абый сугышларда катнашып, шунда контузия алган, әсирлеккә эләккән кеше иде. Ул аннан гарипләнеп, каравылдан башка эшкә ярамый торган булып кайтты. Бәлки аны шаяртып дөрес тә эшләмәгәннәрдер теге чакта. Төшендә дә ниндидер җеннәрне, шайтаннарны куып йөри, дип әйтә иделәр аның хакында. Ул барыбер сәламәтләнеп, сихәтләнеп китә алмады. Шул вакыйгалардан соң озак яшәмәде, җан тәслим кылды. Бер үзе берничә нимесне теге дөньяга олактырган, дип сөйләделәр аның турында. Урыны җәннәтнең түрендә булсын. Үзен Рәхим абыйның каты кулыннан саклап калган карама янына барып, Ирнәс аңа рәхмәтен белдерде. “Аллаһ саклады беренче чиратта, ә карама сәбәпче генә булгандыр”, – дип уйлый-уйлый ул туган авылына юл алды. Яшьтәшләре инде күренми иделәр. Авылга да кайтып җиткәннәрдер, күрәсең.

Тик тәүге тапкыр истиска намазын укыганга карап кына яңгыр яварга ашыкмады. Гөнаһларыбыз күп җыелган булгандыр, күрәсең...

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе