Русия-Төркия энергия хезмәттәшлеге тормышка ашaрмы?

Русия премьер-министры Владимир Путин соңгы вакытта энергия тармагында башка илләр белән булган хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Русиянең көньяк күршесе Төркия белән энергия

БӘЙЛЕ
2010 Сен 10

Русия премьер-министры Владимир Путин соңгы вакытта энергия тармагында башка илләр белән булган хезмәттәшлеккә зур игътибар бирә. Русиянең көньяк күршесе Төркия белән энергия хезмәттәшлегенә кул куелган проектларының язмышы сорау астында.

Бу атнада Русиянең Сочи шәһәрендә узган Вардаи клубы әгъзалары җыенында энергия юллары мәсьәләсе кабат көн үзәгендә иде. Төркияле вәкилләрне кызыксындырган сорау исә - Русия белән имзаланган яңа энергия килешүенең киләчәге мәсьәләсе иде.

Бу сорауга җавап биргән Русия премьер-министры Владимир Путин "Самсун-Җәйһан нефть үткәргече"нең отышлы булачагын белдерде.

Путин фикеренчә, Төркия белән "Самсун-Җәйһан нефть үткәргече" проектын башкару өчен мөмкинчелек бар. Путин: "Без бу килешүгә кул куйдык һәм бу вәгъдәне үтиячәкбез", дип әйтте.

Самсун-Җәйһан нефть үткәргече

Мәгълүм булганча, энергия өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру максатында Төркия Русия дәүләт карамагындагы "Газпром" газ ширкәтенә "Көньяк агым" өчен Кара диңгезне кулланырга рөхсәт итте. Моның бәрабәренә Русия Төркиягә Кара диңгездән көньяктагы Урта диңгезгә кадәр газ үткәргече төзергә тиеш.

Самсун-Җәйһан нефть үткәргече харитасы

"Самсун-Җәйһан нефть үткәргече" дип аталган әлеге проект аша Казакъстан һәм Азәрбайҗаннан килгән нефть Урта диңгезгә җиткереләчәк.

Бу ике килешү шулай ук Төркиянең энергия тарату үзәге булу омтылышын да ныгыта алачак.

Әлеге килешүгә Төркия белән Русия рәсмиләре 2009 елда кул куйган иде. Ләкин якынча 2 миллиард долларга төшәчәк әлеге проект турында соңгы көннәрдә Русиядә бәхәсләр арта башлады.

"Транснефть" ширкәте башлыгы Николай Токарев Төркияне гаепләп, килешүдә Русия кабул итә алмаслык шартлар булуын әйтте. Сөйләшүләрнең җитәрлек булмавын басым ясап Токарев, мәсьәләгә реаль карарга тиешбез, яисә бу сафсатаны бетерү кирәк, дип тәнкыйть белдерде.

Энергия тарату үзәге булырга теләгән Төркия, "Көньяк Агым" һәм "Набукко" проектлары белән бергә тиз арада "Самсун-Җәйһан нефть үткәргече" проектын да гамәлгә ашырырга тели.

NABUCCO газ үткәргече язмышы

Үзәк Азия һәм Каспий энергия чыганакларын Русияне уратып Төркия аша Европага ташуны күз алдында тоткан "Набукко" (NABUCCO) проекты язмышы өчен исә Путин оптимист карашта түгел.

Набукко проекты харитасы

Проектны гамәлгә ашыру ихтималының бик зәгыйфь булуына игътибар юнәлдергән Путин: "Набукко" проекты өчен төп проблем - үткәргечне газ белән тәэмин итү мәсьәләсе. Моның өчен исә әлегә гарантия юк", диде.

Путин Русиянең "Набукко"ны газ белән тәэмин итәргә нияте булмавын өстәп, икенче бер альтернатив ил Иранның да бу проектка кушылмаячагына басым ясады.

Бу очракта Азәрбайҗан гына кала. Ләкин аның да газ чыганаклары аз. Моңа өстәп Азәрбайҗан Русия белән төзегән яңа килешү белән газ сатуны ике тапкырга арттыра.

Русия премьер-министры Владимир Путин, соңгы вакытта Азәрбайҗанга булган рәсми сәфәре вакытында Русиянең дәүләт ширкәте "Газпром" Азәрбайҗанның "SOCAR" ширкәте белән килешүгә кул куйды.

Килешү нигезендә Русия 2011 елдан башлап газ сатып алуны 2 миллиард кубометрга арттыра. Киләсе елларда бу күләм арта барачак.

Шул уңайдан, Путин фикеренчә, "Набукко" проектының гамәлгә ашыру бөтенләй мөмкин булмаячак.

Табигый энергия чыганагына алмаш - Атом энергиясе

Атом энергиясе нефть һәм газга альтернатив була ала. Бу хакта әйткән Путин: "Әлегә газ базары икътисады кризистан әле яңа чыга башлады. Шулай да энергия чыганакларына булган таләп көннән-көн арта бара", диде.

Путин фикеренчә, шәхси кулланылган электрны табигый мөмкинчелекләрнe кулланып кына тәэмин итү мөмкин түгел. Шул исәптән нефть һәм газга иң яхшы алмаш атом энергиясе була ала.

Мәтин КАРЫШМАС

"Азатлык Радиосы"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе