Роза гөле һәм «Гөлкәй» турында хикәят

Фәһимнең күркәм бер гадәте бар. Әгәр дә ул берәр әйбәт эш белән мавыгыт китсә һәм бу шөгыле аңа ихластан ошаса, бу гамәлне

БӘЙЛЕ
2010 Июн 11

Фәһимнең күркәм бер гадәте бар. Әгәр дә ул берәр әйбәт эш белән мавыгыт китсә һәм бу шөгыле аңа ихластан ошаса, бу гамәлне рәхәтләнеп дәвам итәр.

Соңгы вакытларда ул ничектер өйдәге гөлләрне үзе карый, үзе тәрбияли башлады. Дөрес, өйдәгеләре дә бу эштән читтә калмаска тырыша. Әмма Фәһимнең күңеленә алар нәрсәдер эшләп бетермиләр, шуңа гөлләр дә үз вакытында чәчәк атмыйча иртә сула кебек тоела. Әнә бит, ул узган елда бу гүзәл гамәлгә үзе тотынгач, тәрәзә төбендәге роза гөле аларга берничә чәчәген бүләк итте. Фәһим хәләл җефетенә шулчакта: «Менә безнең мәхәббәтебез кабаттан чәчәк атарга кереште», - дип шаяртты. Дөрес, уены да, чыны да бар иде Фәһимнең бу сүзләрендә.

Беренче хатыны вафат булганнан соң, тиз генә өйләнә алмыйча интекте ул. Аңа бер хатынның артык тулы гәүдәле булуы, икенчесенең киресенчә, какчалыгы ошамады. Ә өченчесенең зәһәр теле йөрәгенә ярамады. Дүртенчесенең исә шешәләр белән дустанә мөнәсәбәттә икәнлеген ачыклады. Дөресен генә әйткәндә, җене сөйми Фәһимнең хәмер эчкән хатын-кызны. Беренче хатынының үги әнисе дә шактый төшерергә ярата иде. Әбиенең чөгендер кебек кып-кызыл булып йөрүен, кинәт кенә, тик торганда кеткелдәп көлеп җибәрүен, ә кайчакларда кычкыра-кычкыра кемнедер сүгеп йөрүен күреп, Фәһим хәйран кала, гаҗәпләнә иде. Алай гына да түгел, аның мондый түбән халәтеннән ояла, кыенсына иде ул. Аның каравы, әбисенең моңа һич тә исе китми, җан газабы да кичерми иде булса кирәк.

Сүз башыбыз бит Шүрәле дигәндәй, Фәһим Казандагы фатирларының тәрәзә төбендәге гөлчәчәкне (роза гөлен) сөеп, яратып карый башлады. Ник дигәндә, яңарак кына өйләнешкән хәләл җефете гөлнәзирә алып кайтты аны. Сер түгел, чәчәк атучы гөлләр, аеруча хуш килә Фәһимнең күңеленә. Менә шуңа күрә дә берәр чәчәге булган розага ул аерым игътибар бирергә кереште. Ягъни ул аның дымы бармы. Юкмы икәнлеген тикшерде, саргайган яфракларын алып ташлады. Әгәр дә гөлнең төбе, балчыгы дымлы икән, ул аң бу көнне су сипмәде. Ә кыш көнендә розага салкын тимәсен дип, ул тәрәзәләрне дә яхшылап япты, рамаларның кырыйларына әйбәтләп махсус кәгазь ябыштырып чыкты. Гөл дә бурычлы булып калмады, ул кышкы айларда ук Фәһим белән Гөлнәзирәгә үзенең җете кызыл чәчәкләрен бүләк итте. Ямьле язлар җитүгә гөлчәчәк никтер башта сүлпәнәеп китте. Бәлки бу аның ял итү, көч җыю чоры булгандыр. Шулай да Фәһим аның туфрагын алыштырып карарга булды. Ул бисмилласын әйтеп, белгән догаларын укып, туган як урманныннан алып кайткан балчыкны салды розаның төбенә. Шуннан нәрсә булды дисезме? Роза бихисап чәчәк атарга тотынды. Бу хәлгә ул үзе дә, хәләл җефете Гөлнәзирә дә аптырады. Фәһим шуны сизде: соңгы вакытларда Гөлнәзирә белән мөнәсәбәтләре тагын да җылынды, аның өйгә атлыгып кайтасы килә башлады. Ә монда исә шау чәчәктә булган розаның да өлеше бардыр кебек тоелды. Дөрес, куш учка сыярлык чәчәкләре бер генә көн яши аның, аннары алар сабакларыннан өзелеп тәрәзә төбенә төшәләр. Исе дә әллә ни шәп түгел розаның. Аның каравы, ерактан ул купшы чәчәкләре белән күзләрне иркәли, өйдә үзгә бер хозурлык, җанга рәхәт бер матурлык барлыкка китерә.

Фәһим ул үзе авыл малае. Моннан 30 ел элек Дөбъяз янындагы бер саладан Казанга укырга килде. Тик күпме генә тырышып карамасын, чыкмады аннан кала кешесе. Кем әйтмешли, төптән юан чыккан кечерәк, бозык гәүдәсе, атның дугасына охшаш камыт аяклары, үтүкләмичә генә кигән чалбарлары аны кычкырып саталар, хуҗабыз – авылныкы дип оран салалар сыман иде.

Ә беркөнне Фәһим роза гөленә авылдан алып килгән чишмә суын эчертергә кереште һәм аның бер ботагында куш чәчәк бөресен күреп таң калды. Бу көтелмәгән хәл күңелен очыртып кына туган якларына алып кайтып китте.

...Моннан берничә еллар элек аларның “Гөлкәй” кушаматлы сыеры көтмәгәндә-уйламаганда ике бозау китерде. Күпләр өчен бу зур ачыш, аңлап бетермәслек хәл булды. Чөнки аңа кадәр “Гөлкәй” гел дә берәрне генә бозаулады. Аннары күрше-тирәләрдә дә мондый гайре хәл булмаган. Кайберәүләр аны сыерның бозылуына фаразлады, алар, билгеле ки, бу эшне һич хупламады. Аеруча күршеләрендәге һәвәскәр мал табибы Шәмси ага: “Гөлйөзем, сыерың бозылган, картаеп барганда мондый хәл һич тә яхшыга түгел ул”, - дигән хөкем чыгаргач, гаилә зур кайгы-хәсрәткә сабышты.

Менә инде соңгы берничә еллар буена сөткә дә, иткә рәхәткә тиендереп килде аларны «Гөлкәй». “Әллә күз тидеме икән?” – дип хафаланды Гөлйөзем. Кемнең күзе каты икән, дип авылдашларны күңеленнән кичерде. Шул күршесеннән генә шикләнде ул. Әнә, беркөнне Гөлйөземнең сөт тулы чиләк күтәреп өйгә керүен күреп, Шәмси ага: «Ай-һай, Гөлйөзем, кая куеп бетерерсең инде бу тамаша сөтне? »- дип аңа сүз каткан иде. «Балалар күп бит безнең, ашарлар, Аллаһы боерса, бер тамчысын да калдырмаслар, Шәмси абый, »- дип җавап бирде гөлйөзем мөмкин кадәр итагатьле булырга тырышып.

Фәһимнең әле бүгенгедәй хәтерендә саклана: һәммәсе дә шәмси ага әйткәнчә, килеп чыкты. «Гөлкәй» ике бозауны да үстерә алмады, аның берсе, дөресрәге, икенчесе булып туганы кәй булды, озакламый ул җан тәслим кылды. Шәмси абыйның тормыш тәҗрибәсе зур иде, аның икенче фаразы да расланды. «Гөлкәй» икенче елны бозауламады. Димәк, ул чынлап та картайган дип хөкем чыгардылар. Шәмси абыйның бу хәлләрдән соң абруе шактый гына күтәрелде, ә «Гөлкәй»неке нык төште. Ә югыйсә әле кайчан гына барлык Дусмәт урамнарын нурга күмеп, сөт тулы җилемнәрен әле уңга, әле сулга ташлап кайта иде аларның сыеры. Дөресрәге, «Гөлкәй»нең көтүдән кайтуы алар өчен зур вакыйгага әйләнә иде. Ә инде «Гөлкәй» бозауламагач, көннәре хәйран күңелсезгә, эчпоштыргычка әверелде. Әллә, ходаем, Шәмси абыйның сыерыгыз бозылган дигән хөкеме чынга ашамы? Яше дә бар иде шул баһыркайның. Мөгезендәге сырлары да уннан артып китә. Балалары да әнә: “Әни, җитәр инде, асрамадың түгел сыерны. Картайды бит ул сыерың. Әнә, синнән яшьрәкләр дә сыер асрамый хәзер”, - дип аның теңкәсенә тияргә тотындылар. Менә шул чакларда Фәһимгә ешрак авылга кайтып, әнисенә ешрак булышырга кирәк булган да бит. Әмма Фәһим үзе дә җаһилият гасырында яшәде: диннең дә нәрсә икәнлеген белмәде, гөнаһлы гамәлләре дә хәттин ашкан иде.

Кыскасы, шул: Фәһим ул чакларда авылга еш кайта алмады, ә әнисенең үзенә генә сыерны ашатуы авыр иде. “Ул тагын бер ел тотты әле сыерны, аннары улларының йогынтысына бирелде. Суйдырырга риза булмады ул үзе белән картайган сыерны. Алар аны белмәгәнрәк чит җирләргә илтеп тапшырырга кирәк булыр дигән карарга килделәр. Бер улының биектауда танышлары бар икән. Шундагы бер хуҗалыкка илтеп бирергә булдылар.

«Гөлкәй», әйтерсең, алдан ук сизгән иде бу йорттан, дөресрәге, абзардан мәңгелеккә китәсен. Алдына куйган ризыгын да ашамаган иде ул. Хәтта иң яраткан азыгына – яхшылап он салып болгаткан башагына да кагылып карамаган. Иртән аны алып китәргә дип килгән ят машинаның кузовына менәргә теләмәде. Берничә ир кеше аны эткәли-төрткәли чак каплаулы машинага менгерделәр. Бик моңсу иде «Гөлкәй»нең күзләре бу мизгелдә. Фәһим, аларга туры карамаска тырышты. Гаебе бар сыман, «Гөлкәй»нең алдына печән салдылар да, машина кузгалып ук китте. Аларны озатырга дип килгән бөтен күрше-тирә тузан эчендә калды. Әйтерсең, соңгы юлга озаталар иде «Гөлкәй»не. Хәер, ул шулай булып чыкты да.

Балык Бистәсе районындагы ерак бер авылга илттеләр «Гөлкәй»не. Машинадан төшергәндә аның бөтен саны калтырый иде. Фәһимнең елмаеп, аңа сузган ипиен дә авызына капмады ул. «Гөлкәй» бик нык үпкәләгән иде булса кирәк үзенең иске хуҗаларына. Менә аны ферма сыерлары янына илтеп куштылар. Шунда ферма мөдире: «Монда озак яши алмый инде ул, чөнки өйдәге тәрбия булмый аңа барыбер», - дигәч, Фәһимнең күңелен моңсу уйлар биләп алды. Ә сыерның мөлдерәмә тулган күзләренә күргәч, аның йөрәге үк сызлый башлады. Тизрәк китәргә дә бу авылдан, һәммәсен онытырга кирәк иде аңа. Менә ул кайтыр юлга чыкты. Казанга кайткач та, соңрак та «Гөлкәй»нең йөрәк әрнеткеч карашы әле тиз генә аның күңеленнән китмәде.

Еллар барыбер үзенекен итә икән. Теге вакыттагы вакыйгалар инде тоныкланды, хәтта хәтереннән җуела да башлаган иде.

Тәрәзә төбендәге роза гөленең куш чәчәкле ботагын күргәч, никтер аның исенә «Гөлкәй» вакыйгасы килеп төште. Югыйсә, күпме карлар яуды, сулар акты инде ул заманнардан бирле. Хәтере сакланганда адәм баласы әле яши диләр. Хак икән.

Фәһим инде үзе дә әкрен генә картаеп килә. 60 яшь тулды аңа, быел гына пенсиягә чыкты ул. «Роза гөлем чәчәк атмый башласа нишләрмен? »- дигән уйлар кинәт кенә яшендәй булып баш миеннән йөгереп уздылар. «Тик барыбер чыгарып ташламам мин аларны, балчыгын алыштырып, вакытында ашламасын сибеп, гел яңартып торырмын», - дигән фикергә килде ул.

Кем белә, бәлки һәммәсе дә Аллаһ тарафыннан адәм баласын сынау өчен генә бирелә торгандыр. Менә монысына иманы камил иде Казанда гомер кичерүче Фәһимнең.

 

Хатыйп Гәрәй


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе