Ачулану.

«Рәсүлебезгә бер кеше килеп: «Миңа бер киңәш бир», - ди. Рәсүлебез аңа: «Ачуланма», - дип киңәш бирә. Теге кеше кайтарып-кайтарып тагын киңәш сораса да,

БӘЙЛЕ
2010 Фев 12

«Рәсүлебезгә бер кеше килеп: «Миңа бер киңәш бир», - ди. Рәсүлебез аңа: «Ачуланма», - дип киңәш бирә. Теге кеше кайтарып-кайтарып тагын киңәш сораса да, Рәсүлебез аңа «ачуланма» дигән киңәшен бирүен дәвам итә».

Ачу килү сыйфаты кешегә тумыштан ук бирелә. Ул аның табигатенә салын-ган. Шулай булса да кеше үзен аннан сакларга тырыша: кайвакыт ачу китерә торган сәбәпләргә якын бармыйча, кай-вакыт ачуланмаска тырышыщ кайва-кыт ачуланса да бөтен көче белән аны басарга тырышып.

Мөселман кешегә күркәм сыйфатлар хас. Аны оят-хәя, тыйнаклык, башка-ларны сөю, гафү итә белү, һәм нинди генә хәлдә дә ачык, якты йөзле булу бизи.

«Ачуланма», ягъни, әй, син дөнья, ахирәт бәхетенә ирешергә омтылучы! Әгәр синең табигатеңдә явыз көчләр баш күтәрсә, нәфсең теләгенә иярә күрмә. Югыйсә алар синең белән идарә итеп, сине Аллаһ тыйганнарны эшләргә мәҗбүр итәрләр. Юк, син алар-га каршы көрәшергә тиеш. Син үзеңне Аллаһыдан хакыйкый куркучы мөэмин сыйфат-лары белән сыйфатларга тиеш. Алар хакында Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Раббыгызның ярлы-кавына һәм җиркүкләрне сыйдырган җәннәткә керергә ашыгыгыз. Ул җән-нәт Аллаһыдан куркучыларга әзерләп куелган урындыр. Ул Аллаһыдан куркучылар җиңеллектә дә, авырлыкта да үзләренең малларыннан Аллаһ юлы-на сарыф итәләр. Үзләренең ачуларын басып йөриләр һәм кешеләрне гафу итәләр. Аллаһы Тәгалә игелек кылучы-ларны сөя».

Үзенең ачуын басарга өйрәнгән ке-ше, үзен Аллаһының ачуыннан да сак-ларга өйрәнә. Ул Аллаһының ачуын китерә торган бер генә эшне дә кылмый, хәтта ул эшләргә якын да бармый.

Ачу бөтен яманлык, явызлыкны, ә аннан үзеңне азат итү бөтен игелек, яхшылыкны үз эченә ала. Әлеге сәхабә Рәсүлебездән кайтарып-кайтарып янә башка төрле киңәш бирүен үтенсә дә «ачуланма» дигән сүздән башка җавап ала алмый. Ул, күрәсең, бу сүзнең асылына тиз генә төшенеп җитә алма-ган. Аны үзенә җиңелгә санап тагын да мөһимрәк киңәш көткән. Әхмәд ривая-тендә килгән шул хәдиснең ахырында Рәсүлебездән киңәш сораган әлеге сәхабә болай ди: «Рәсүлебез кайтарып-кайтарып шул сүзне әйткәч мин уйланып калдым һәм аңладым, чыннан да ачу бөтен яманлыкны үзенә туплый бит».

Ачу кешегә һәртөрле бәхетсезлекләр алып килә. Ул аннан күп яклы зыян күрә. Ачудан кешенең йөзе үзгәрә, күзе кызара, каны кыза, муен тамырлары кабара, куллары калтырый, сөйләменең тәртибе бетә, авызыннан һәртөрле яман сүзләр чыга, ул үзенең шул халәте белән үзенә генә түгел, бәлки тирә ягын-дагыларга да күп зыян сала.

Ачу аркылы кешеләрнең йөрәклә-рендә бер-берләренә карата нәфрәт уяна, аралар өзелә, дуслар, туганнар арасында дошманлык, нәфрәт пәйда була, җәм-гыять бозыла.

Кешене ачуланырга нәрсә мәҗбүр итә соң? - Аның сәбәпләре төрле һәм бик күп: үзен өстен санау, тәкәбберлек, баш-калар өстеннән көлү, мәсхәрә кылу, һәртөрле тарткалашулар, үзеңә кагыл-маган эшкә аралашу, шулай ук артык байлыкка, дәрәҗәгә омтылулар шулар җөмләсеннән.

Ачудан котылуның да төрле юллары бар. Мәсәлән, бервакыт Рәсүлебез алдын-да ике кеше тарткалаша башлый, берсе-нең хәтта ачудан йөзе кызара, шунда Рәсүлебез аны күреп әйтә: «Әгәр ул: «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗ-им» (шайтаннан Аллаһыга сыенам) дигән сүзләрне әйтсә, әлбәттә тыныч-ланыр иде».

Аллаһы Тәгалә «Әгъраф» сүрәсенең 2ОО-нче аятендә әйткән: «Кайчан сине шайтан котыртса, син Аллаһы Тәгаләгә сыен, Ул Ишетүче һәм Белүчедер».

«Әгәр сезнең берәрегез ачуланган вакытта басып торган булса утырсын, утыргач та ачуы басылмаса ятып торсын». Бу хәдис шуңа ишарә кыла: басып торучы кеше утырып яки ятып торучы кешегә караганда үч алуга якынрак тора.

«Әгәр берәрегез ачуланса, тик торсын». Ягъни, ачулы кеше үзенең ачуы белән үзе дә әйтергә теләмәгән нәрсәләрне әйтеп ташларга мөмкин. Соңыннан үкенгәнче хәзер телен тыйсын.

Әгәр бер кеше ачуы чыкканда үзенең нәфесен басып, ачуын тыеп кала алса, анда сабырлык дигән күркәм холык барлыкка килә. Шул сабырлык ул кешегә гөнаһтан котылырга ярдәм итә.

«Чынлыкта ачу шайтаннандыр, шайтан исә уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә, әгәр берәрегез ачуланса, тәһарәт алсын».

Ачулы кешенең тәне кыза, каны сыек-лана, шуның белән аның хәрәкәтчән-леге арта, су исә аны суыта һәм ул кешенең бәдәнен урта хәлгә китерә. Моннан тыш шуны да әйтергә кирәк, тәһарәт алу Аллаһының зекере белән бәйле булган гыйбадәтнең бер төре. Бу вакытта кешенең йөрәгендә ачу ялкыны кабызган шайтан читкә китә.

Ачу күп вакытта кешенең үзе өчен уч алырга омтылудан туа, Аллаһ яки Аның дине өчен түгел. Кайчан Аллаһы-ның дине мәсхәрә кылына, хәрамнар эшләнә, мөселманнарның хак-хокук-лары аяк астына салып таптала, алар-ның маллары, җаннары тартып алына бу вакытта ачулану гына түгел, бәлки көрәшергә кирәк.

«Көрәштә һәркемне җиңә торган кеше түгел, ә ачу вакытында үзен-үзе җиңүче кеше чын батыр».

«Ачулы вакытта Аллаһ ризалыгы өчен ачуны йотудан да Аллаһы Тәгалә каршында саваплырак һичбер йотым-лык юк». Ягъни, әгәр ачулансаң ачуың-ны тышка чыгарма, ачуга бирелеп дош-манлык кылма.

«Ачуын җибәргән кешенең Аллаһы Тәгалә газабын да җибәрер, телен сакла-ган кешенең Аллаһы Тәгалә халыкка белдерәсе килмәгән гаебен яшерер».

«Сезнең иң көчлегез шул кеше, ул ачу вакытында үзен кулда тота белер».

Надан кешедә биш төрле сыйфат булыр: һичбер сәбәп-нигезсез ачулану; һичбер файдасы булмаган буш сүзләр сөйләү; урынсыз җирдә һәм вакытта бүләкләр бирү; һәркемгә дә ышану; үзенең дустын дошманыннан аера алмау.

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе