Без дә сибелгән татарның

Бер газиз баласы да...

БӘЙЛЕ
2010 Фев 09

Бер газиз баласы да...

Татарның дөнья буйлап сибелүенең дә юллары төрле, сәбәпләре күп. Бүгенге әңгәмәдәшләрем- Уфа егете Илдус Рәфыйков, Арча кызы Эльмира Әхмәтованы кош та очып барып җитмәслек Малайзия мәмләкәтенә гыйлем алу теләге китерә. Илдус әфәнде әлеге илнең башкаласы Куала-Лумпурда – 13, ә Эльмира ханым 11 ел гомер кичерә. “Әле һаман да укыйлар, һич укып туймыйлар,” – диләр икесе хакында да туганнары.

Дин кардәшләребез ннди эшләр майтаралар, нинди уй-гамьнәр белән яшиләр икән яшь ислам дәүләте Куала-Лумпурда?

Быел 10-11 июньдә Казаныбызда Ислам үсеш банкы Халыкара инвестиция конференциясен уздырды. Анда ислам дөньясыннан җыелган финансистлар, гарәп банкирлары арасында Илдус Шамил улы Рәфыйков та бар иде. Бер-ике көннән мин аны җәмәгате Эльмира Наил кызы белән Болгарстанда сәяхәттә, 19нчы тапкыр уздырылган Болгар җыенында да очраттым. Һәм иркенләп сөйләшү, аралашу мөмкинлеге дә туды.

Илдус әфәнде үзе 2001 елны Куала-Лумпурның Халыкара ислам университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Халыкара Ислам финанслары үзәге студенты, “KL Nexus” белем бирү компаниясенең генераль директоры.

- Моңарчы әллә ни зурдан кубып сөйләнмәгән, күпләр өчен серле, билгесез булган Көньяк-Көнчыгыш Азиянең утрауларыннан торган Малайзия дәүләтендә ничек гомер итәләр? Һәм безгә гыйбрәтләнеп, үрнәк алырлык, фикерләрлек урыннар бармы? – дип сорадым әңгәмәдәшем Илдус Рәфыйковтан.

- Чит җирләрдә гыйбрәтләнер өчен чык икән дип тикмәгә сөйләмиләр. Бу илнең белем бирү, укыту системасы бик алга киткән. Моны дөньяның 50000 егете һәм кызы белем алу урыны итеп Малайзияне сайлавы ук дәлилләп тора. Тыныч, тотрыклы Малайзиядә магистратурада да, докторантурада да укып калырга теләк белдерүчеләр күп. Моннан бер ел элек “KL Nexus” компаниясе оештырдым. Ул Бәйсез Дәүләтләр Берлегеннән укырга теләүчеләрне җыя. Малайзиянең 6 көллияте белән килешүебез бар. Һәм әлеге уку йортларының арадашчысы буларак, сөйләшүләр алып барабыз. Казахстан Малайзия иленең белем бирү системасы белән җитди кызыксына, өмет белән карый. Алар 50 студент озаттылар. Татарстаннан, Башкортстаннан 1-2 стдент кына. Күпъяклы тирән белемле булуны заман үзе таләп итә. Икенче гамәли белемне мин ислам финанслары юнәлешендә алырга булдым. Чөнки хәзер ислам банкы дөнья банк системасына көчле альтернатива булып тора. Исламча финанслау Коръәни-Кәримгә таянып, рибасыз, гадел система булуын раслый алды. Аны һәр илдә кулланырга, гамәлгә кертергә мөмкин. Бөекбританиядә, мәсәлән, ислам банкы уңышлы гына эшләп китте, үзен хокукый яктан таныта башлады. Яшерен-батырын түгел, финанс структураларының дөрес, гадел эшләмәве нәтиҗәсендә тулы бер илләр бөлгенлеккә төшә. Әйтик, АКШтагы ипотека кризисы хәтта башка илләрнең финанс структурасына кире йогынты ясады. Киләчәктәге нияткә килгәндә,ул алган белемне, туплаган тәҗрибәне үзебезнең ватанда кулланудан гыйбарәт. Исламча, ягъни процентсыз финанслау алымын сайласа, шуңа кушылса, Татарстан халкына да, Башкортстанга да файдадан башка нәрсә булмас. Малайзия мөселманнары ничек гомер итә дигән сорауга килсәк, бу мәмләкәткә барып төшкәч тә безне иң гаҗәпләндергәне шул: кешеләре ачык йөзле, бөтенесе сиңа елмая, ярдәм күрсәтергә әзер тора. Яшәүләре бик гади. Купшылык, дәрәҗәләр алдында баш ию юк. Илгә солтан хуҗа. Гаетләрдә ул үз резиденциясенә бөтен халыкны чакырып кунак итә, бәйрәмне билгеләп үтә. Көнозын чыгышлары белән бик гади малайзиялеләр дә, урында эшләүчеләр дә резиденциягә баралар, кунак булалар. Күп гаилә кафеларда, ашханәләрдә туклану яклы. Болай арзангарак та төшә, мәшәкате дә азрак. Бездәге кебек, җәй буе яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, кышлыкка баз-баз ризык консервлау гадәте юк. Тәгамнәре башлыча дөгедән гыйбарәт, аннан пешерелгән ашамлык бик борычлы, әче. Башта ияләнүе кыенрак булды. Чәй төшенчәсе дә юк. Эчергә салкын су бирәләр. Климаты 30-35 градус эсселек, һавасы бик дымлы.

Миңа Илдус әфәнденең хәләл җефете Эльмира Әхмәтова белән дә сөйләшеп алу насыйп булды. Ул зган ел Куала-Лумпурда “Муса Бигиевның сәяси карашлары” темасына инглиз телендә кандидатлык диссертациясе яклаган. Һәм әлеге хезмәт белән “Малайзиянең иң яхшы студенты” исеменә яклы булган. Хәзерге вакытта магистратурада укый, кандидатлык диссертациясе өстендә эшли. Ислам цивилизациясе институтында фәнни хезмәткәр булып эшли.

- 20нче йөз башында татар зур уңышларга ирешкән була. Галимнәребез кабатланмас хезмәтләре, тәрәккый фикерләре белән дан тота. Бу карашлар, фикерләр бүген дә искермәгән, әһәмиятен югалтмаган, актуаль булып кала бирә. Әмма, ни кызганыч, хәзерге мөселман дөньясында алар аз билгеле. Мин шушы бушлыкны тутырырга алындым. Милләтемне, милләт дип җан аткан олуг галимнәремне тарихка кабат кайтарасым килә, - ди Эльмира Наил кызы.

“Муса Бигиев, Габдрәшит Ибраһимов һәм Исмәгыйль Гаспралының сәяси һәм милли карашлары” дигән темага диссертация язучы яшь галимә юка иңнәренә нинди олуг йөк алган!

Узган ел җәен Эльмира ханым Германиянең Эрфурт университеты уздырган укуларда “Көнбатыш мөселманнарының бүгенге хәлләре” дигән темага чыгыш ясаган. Көзен Истанбулда узган Халыкара конференциядә шулай ук сүз алып сөйләгән. Ә быел җәен Мисырның башкаласы Каһирәдә Халыкара ислам оешмасы кысаларында яшь әйдәманнарның 10көнлек җыены эшендә катнашты.

- Иң зур хыялым – диссертацияне тизрәк тәмамлау һәм шул хезмәтемне халыкара танылган эре нәшриятта китап итеп бастыру, 20нче йөз башы татарлары, татар исламы хакында тәфсилле мәгълүмат ирештерү, татарны дөньяга таныту, - ди яшь галимә.

Илләр гизгән – дөнья күргән диләр. Ерак Малайзиядә гыйлем алып, дөнья буйлап татарны таныту, татар гамьнәре белән йөрүче ирле-хатынлы дин кардәшләребез Илдус Рәфыйков һәм Эльмира Әхмәтова белән горурланмау, сокланмау мөмкин түгел! Биш-алты тел белүче, югары дөньяви белемле һәм шул гыйлемне динебезгә, милләтебезгә хезмәт иттерүче фидакарьләр, дин кардәшләр бик кирәк безгә!

Вәсилә Рәхимова


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе