ЗАМАНА ЧИРЛӘРЕНӘ КАРШЫ

Эчкечелек хәзерге көндә иң киң таралган замана чирләренең берседер. Иң аянычы шул: бу начар гадәт яшүсмерләр арасында еш күзәтелә. Бер тапкыр да исерткеч

Читайте также
2010 Фев 05

Эчкечелек хәзерге көндә иң киң таралган замана чирләренең берседер. Иң аянычы шул: бу начар гадәт яшүсмерләр арасында еш күзәтелә. Бер тапкыр да исерткеч эчемлекләр кулланмаган яшьләр бармак белән генә санарлык хәзер. Тагын шунысын да әйтергә кирәк: бик еш яшьли хәмер кулланучы яшүсмерләрнең саны арта бара. Кулына сыра шешәсе тоткан 11-12 яшьлек мәктәп укучысы безнең өчен гадәти күренешкә әйләнде. Сыраны күп кеше спиртлы эчемлек, хәмер дип кабул да итми, ә бу бик зур хата. Сыра эчкечелеге, һичшиксез, аракыга алып барачак һәм бу төр эчкечелектән арынуы аракы белән бәйләнештән чыгуга караганда да авыррак. Ә инде тәмәкене әйтәсе дә юк! Һәр иренмәгән кеше тарта инде тәмәкене.

Иң куркынычы, минемчә, кешенең бу яман күренешкә шулкадәр ияләнеп китүе. Кеше шулкадәр моңа күнеккән ки, хәтта үз тормышын хәмерсез, тәмәкесез күз алдына да китерә алмый, хәмерсез күңел ачу, бәйрәм итү мөмкинлеге аның башына да сыймый башлый. Бу физик бәйләнеш кенә түгел, ә бәлки күбрәк рухи бәйлелектер.

Башта бу начар гадәтләр ир-егетләргә генә хас булса, хәзер инде кайбер яшь ханым, туташлар да эчү, тарту буенча ирләрне дә уздыралар. Бер уйлап карасаң, алар мондый замана чирләреннән аеруча ерак торырга тиеш. Нәфис затларның бит әле ана буласылары, балалары турында уйлыйсы бар. Аларга нинди зыян китерүләре, яки нинди начар үрнәк күрсәтүләре турында уйлап караганнары бармы икән бу гүзәл затларның. Ай-һай, икеле шул бу!

Хәер, соңгы вакытта дәүләт кешеләре эчкечелекнең нинди коточкыч фажигаләргә китерүен аңлап алдылар булса кирәк. Төрле яктан сәламәт яшәү рәвеше пропагандасы бара. Уку йортларында табиблар белән түгәрәк өстәлләр оештырыла, тематик фильмнар күрсәтелә Кыскасы, яшьләрдә спортка, сәламәт яшәү рәвешенә кызыксыну уятыр өчен төрле чаралар үткәрелә. Балаларының сәламәт булуларын теләгән ата-аналар да мондый начар гадәтләргә каршы тора. Тик шунысы аңлашылмый: алар күп вакытта үзенең балаларына нәкъ менә капма-каршы үрнәк күрсәтә. Эчмә, тартма дип тукып торучы, ә үзе эчкән дә, тәмәкесен дә күпме кирәк суырган ата-аналарның сүзенә бала колак салыр микән соң? Юк, дип уйлыйм.

Әйе, замана чирләренә каршы чаралар бик күп оештырыла. Әмма алар бик еш файдасыз була. Ни өчен дисезме? Безнең яшь буынны еш кына мәктәп белән гаилә түгел, ә урам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары тәрбияли. Мәктәп белән гаилә тәрбияләү вазыйфасын берсеннән-берсенә туп кеби тибеп йөрткәндә, яшүсмер урам яки телевизор, компьютер белән кара-каршы, берүзе кала. Һәр минут саен күрсәтелеп торган хәмер, тәмәке рекламалары, шундый ук фильмнардагы күренешләр, «текә» дуслар һ.б. Җәмгыять никадәр начар гадәтләрне бетерергә тырышса да, үзе үк начар үрнәк күрсәтә.

Күп хөкүмәтләр үзләренең халыкларын һәм гаиләләрен хәмернең зарарлы тәэсиреннән арындырмакчы була. Аларның кайберләре аны хокук һәм идарә көче белән тыя, ләкин уңышка ирешмиләр. Минем фикеремчә, ислам бу яманлык белән уңышлы көрәшкән һәм аны жиңгән бердәнбер юнәлеш.

Җәһилият, ягъни наданлык заманында гарәпләр хәмер эчү белән бик мавыкканнар. Хәмергә йөз төрле исем бирелгән, шигъриятләрендә хәмерле табынга,шәраб касәләренә дан, мәдхия жырланган. Ислам бу золым белән аеруча хикмәтле көрәшкән, аны акрынлап тыйган. Башта хәмердә файдадан зарар күбрәк дигән фикер иңдерелгән, аннары хәмер эчүчеләргә намаз уку тыелган һәм, ниһаять, Аллаһы Тагалә түбәндәге аятьне иңдергән:

«И мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләрнең һәммәсе дә, отыш уеннарының һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт кылу, Аллаһтан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырым – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылу өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Хәмер эчүегез һәм отыш уеннар уйнавыгыз белән, әлбәттә, шайтан арагызга дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуны булдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач ул шайтан эше булган нәҗесләрдән тыелыгыз" (Коръән, «Әл-Маидә» сүрәсе, 90-91нче аятьләр)

Бу аятьләр мөэминнәр белән могҗиза ясадылар. Аятьләр иңгәнче кайберләре хәмер эчеп утыра иде, яңа гына иңгән аятьне ишеткәч, калган хәмерләрен түктеләр һәм хәмер тулган башка савытларын ваттылар.

Хәзерге көнгә кадәр ихлас мөэминнәр Аллаһы Тәгалә әмерләренә буйсынып, хәмердән тыелалар. Алар һәр хәрәм әйбердән тыелып яшиләр һәм моның белән үзенең рухи, матди һәм әхлакый тормышларын зыяннан саклыйлар. Үз рухларына, акылларына, тәннәренә файда китерәләр.

Аллаһы Тәгалә тарафыннан тыелганны эшләгән кеше зур гөнаһлы, ә инде хәрамне хәләл, хәләлне хәрам дисә, гомумән, исеме кяфер (динсез) була.

Шуңа күрә дә ихластан Хак Тәгаләгә ышанган, ислам буенча яшәгән кешеләр Аллаһы Тәгаләнең әмерләренә буйсынып, үзләренә бик күп файда китерәләр. Алар күпчелек зыянлы гамәлләрдән ерак, чөнки ислам шулкадәр хикмәтле дин ки, һәр зыянлы әйбер вә гамәл анда хәрам санала.

Үзенең ачык аятьләре белән ислам хәмергә каршы тора, нык көрәш алып бара. Моның белән ул мөселманнарны бу пычрак эштән, эчүчелектән ераклаштыра, саклый һәм бу гамәлгә үтеп керерлек кечкенә бер ара да калдырмый.

Язма Йосыф Кардавинең «Исламда хәләл һәм хәрам» китабы материалларын файдаланып язылды.

 

Гайшә МӨХӘРЛӘМОВА,
Арча


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе