Бертуктаусыз дәгъват кылыйк

Һәркайсыбызның дингә кайту юлы төрлечә. Берәүләр кыска тар сукмактан гына, якын кешесе йогынтысында исламны кабул итә, ә башка инсанга үз ниятенә ирешкәнче бормалы озын

БӘЙЛЕ
2010 Фев 22

Һәркайсыбызның дингә кайту юлы төрлечә. Берәүләр кыска тар сукмактан гына, якын кешесе йогынтысында исламны кабул итә, ә башка инсанга үз ниятенә ирешкәнче бормалы озын юллар аша узарга туры килә. Моннан шундый нәтиҗә килеп чыга: тәкъдирендә ни язылган булса, шуннан уза алмыйдыр ул адәм баласы.

«Сөләйман» мәчете әһелләренә күптән үз кеше булып киткән Таһир Гәрәй улы Закировны зур гәүдәле булганы өчен генә түгел, туры сүзле, ышанычлы, төпле фикерле булганга да хөрмәт итәм. 2008 елда без, «Сөләйман» мәхәлләсенә караган бер төркем мөселманнар, Мәккә-Мәдинәгә барып, хаҗ кылып кайту бәхетенә ирештек. Арабызда Таһир Закиров та бар иде. «Арабызда» дип әйтү бу очракта бик үк туры да килеп бетмидер бәлки, чөнки Таһир Гәрәй улы калку булып күренеп торучы зат булды. Ә иң мөһиме – Хак Тәгаләгә ихлас күңелдән ышанучы тәкъва инсаннарның берсе ул. «Безнең, хаҗиларның бурычы – кем генә булмасын ул кеше, Президентмы, банкирмы, әллә урам себерүчеме, аның фәкать Аллаһының бер колы, тузан кисәге генә булуын күрсәтүдән гыйбарәт. Әгәр без моны эшләсәк, кеше үзен нинди зур, бөек зат дип күкрәгенә суга алмас, кәнәфиләр сорап дауламас. Хак Тәгаләнең бөек кодрәтен аңлар, моны балаларына да, якыннарына да төшендерер, Раббыбыз кушканча яши башлар иде», – диде Таһир әфәнде.

Үзенең сүзләренә тугры калып, һәрдаим кешеләрне дингә өндәп яши Т.Закиров. Шәхси машинасында Урман аръягы бистәсеннән һәркөнне Казанга эшкә килеп йөри ул. Эшкә барганда да, кайтканда да кул күтәрүчеләрне машинасына утырта.

Моннан 8 ел элек була бу хәл. Казандагы элеккеге «Мәктәп» тукталышында 2 хатын-кыз туктатты аны. Бу гүзәл затларның да юллары Урман аръягына таба икән. Язгы матур көннәрнең берсе иде. Агачлар яшеллеккә төренгән, алардан үзгә хуш ис бөркелә. Әмма Таһир Гәрәй улы бу гүзәл хатыннарның йөзенә юньләп багарга да кыймады, гөнаһлы булудан курыкты. Ул кинәт кенә: «Сез Аллага ышанасызмы?» – дип сорап куйды. Хатын-кызларның берсе: «Әйе», – дигәч, ул аларга ислам дине, намаз, шәригать турында сөйләргә кереште. Шулай сөйләшә торгач, 9 чакрым араны узганнары сизелмәде дә. Алар, кайтып җиткәч, рәхмәтләр өйтеп, төшеп калдылар. Теге терчә ханым исә киләчәктә шәригать кушканча яшәргә тырышачагын белдерде.

Бу вакыйгадан соң шактый вакыт узып китте. Әлбәттә, Таһир инде бу ханымнарның дөньяда барлыгын да онытты. Беркөнне Урман аръягы тукталышында башына яулык бәйләгән бер ханым аның машинасын туктатты. Таһир, гадәттәгечә, аннан: «Сез Аллага ышанасызмы?» – дип сорап куйды. Шунда теге ханым, елмаеп: «Әйе, ышанам», – дип җавап бирде. Аннары инде ул үзе Таһир Закировтан: «Моннан берничә еллар элек сезнең ак төстәге 8нче маркалы машинагыз бар идеме?»– дип сорап куйды. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: бу гүзәл зат элек Таһир Закировның машинасына утырып кайткан һәм аның дингә өндәгән сүзләрен тыңлаган теге ике хатын-кызның берсе булып чыкты. Ул үзенә таныш булмаган бу кешенең сүзләрен бик дулкынланып, ихлас күңелдән кабул иткән. Калебендә ислам орлыкларының борынлаган чагы икән. Өенә кайтуга ул башта барлык спиртлы эчемлекләрне юкка чыгарган. Аннары кулына китап тотып, ислам динен ныгытып өйрәнергә керешкән. Мәчеткә дә йөри икән. Ул Казанга килеп җиткәч: «Аллаһының рәхмәтләре булсын!» – дип изге теләкләр әйтеп, машинадан төшеп калды.

Бәхетле булу өчен адәм баласына күп тә кирәк түгел икән. Таһирның күңелендә дә ниндидер саваплы, изге эш башкарганнан соң гына була торган нурлы якты халәт барлыкка килде. Кәефе көнозын күтәренке булды аның. Шунда ул үзенең дә ничек дингә килүен искә төшерде.

Моннан 12 ел элек аның юлында Тәлгат исемле кеше очрап, Таһирның үзен дингә дәгъват кылды. Ул чынлап торып: «Дөрес яшибезме соң без?»– дип уйга калды. Аннары кулына бер хәдис килеп керде. Анда «Ришвәтне бирүче дә, алучы да – җәһәннәм әһеле», дип язылган иде. Ә беркөнне аның юлы Рамил хәзрәт Юныс белән кисеште. Ул чагында Рамил хәзрәтнең дин өлкәсендә танылырга өлгермәгән чагы иде. Шулай да инде «Оазис» журналын нәшер иткән вакыты иде. Рамил хәзрәтнең Таһирга тәэсире зур булды. «Таһир Гәрәевич, әйдә намаз укырга киттек», – диде ул аңа бик гади, садә итеп. Аннары Таһирның кулына бер китап тоттырды. Көненә бер намаз укудан башлады ул. Аннары Таһир Закиров үз-үзенә: «Нишләп әле минем 5 вакыт намазны укырга көчем җитмәсен. Ихтыяр көчем бар бит минем», – дип катгый карарга килде һәм үз теләгенә иреште. Ул чакларда «Борнай» мәчетенә җомга намазын укырга йөрде. Ә инде 2001 елда аны Левченко бистәсенә эшкә күчергәч, «Сөләйман» гыйбадәтханәсенә йөри башлады. Ул тиз арада мәхәллә халкы белән дә уртак тел тапты. Ә 2008 елда «Сөләйман» мәчете мөселманнары белән хаҗ кылу аның күңеленә әйтеп бетергесез тәэсир ясады. «Мин хәләл җефетем Рәйханә белән исламның бишенче шартын үтәү шатлыгына ирештем. Әгәр дә Раббыбыз аны кабул итсә, үземне иң бәхетле кеше дип санар идем», – ди 59 яшьлек Таһир хаҗи.

«Мөселман кешесенә бишектән алып ләхеткә чаклы белем алу фарыз» дигән хәдисне истә тоткан хәлдә, Таһир Закиров «Сөләйман»да Коръән укырга өйрәнә башлады. Әлбәттә, гарәпчә язылганын. Хәләл җефете Рәйханә дә, кызы, кияве дә намаз укый. «Безгә кайда гына булсак та, өйдәме, юлдамы, һәрчак кешеләрне бертуктаусыз дингә өндәргә кирәк», – ди җор күңелле кардәшебез Таһир хаҗи Закиров.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе