Дини мирасын өйрәнәчәкбез

Вакыт галиҗәнәпләренең узганы сизелми дә. Кайбер вакыйгалар, кешеләр кинофильмдагы кадрлар кебек күз алдында пәйда булалар да, башка инде искә дә төшерә алмаслык

БӘЙЛЕ
2010 Мар 04

Вакыт галиҗәнәпләренең узганы сизелми дә. Кайбер вакыйгалар, кешеләр кинофильмдагы кадрлар кебек күз алдында пәйда булалар да, башка инде искә дә төшерә алмаслык дәрәҗәдә эзсез юкка чыгалар, мәңге гаип кылалар.

Әмма бик азга гына очрашып та, күңелеңдә онытылмаслык хатирәләр калдырган гыйлем ияләре – якты шәхесләр була. Сүзем шундыйларның берсе – мәрхүм Габделхак Саматов турында. Моннан берничә еллар элек без аның белән Балтач районындагы бер авылга мәчет ачылу тантанасына кайткан идек. Ул анда юл буена безгә ислам диненең кыйммәтләре, Хак Тәгаләгә иман китерү турында бик үтемле вәгазь сөйләде. Шунда ул тәүбә-истигъфар кылу, ата-аналарны рәнҗетергә ярамау турында бәян итте. «Мин гөнаһлы кеше инде барыбер, мине гафу итмәсләр», – дип йөрергә ярамый. Аллаһы Тәгалә гафу итүче һәм ярлыкаучы», – дигән иде Габделхак хәзрәт. Без, берничә журналист, Габделхак хәзрәтнең сүзләрен йотлыгып тыңладык.

Менә инде мөхтәрәм бу затның вафатына да бер ел вакыт узып киткән икән. Әле бүгенгедәй хәтеремдә: 2009 елның 6 мартында, изге җомга көнендә советлар заманыннан бирле исламга ихлас күңелдән хезмәт иткән дин әһеле Габделхак хәзрәт Саматов белән «Мәрҗани» мәчетендә хушлашу мәрасименә җыелып, анда җеназа намазын укуыбыз. Күзләребезгә яшь тыгылды, күңелләргә моңсу, ямансу булып китте. 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында дөньяга килгән Габделхакка тормышның ачысын-төчесен күп татаырга туры килә. Шулай да ул ислам диненә тугры кала. Шул заманнарның күренекле дин галиме, адашы Габделхак хәзрәт Садыйковтан ислам дине нигезләрен өйрәнә. Үзенең истәлекләрендә Габделхак хәзрәт болай дип яза: «Габделхак Садыйков белән 1959-60 елларда таныштык. Мин укуымны арттырырга теләп йөрдем, гарәп хәрефләрен таный идем. Ул үзе Әтнә районының Шашы авылында имам булган, тимерче булып хезмәт иткән. Казанда ул Кызыл капка янында яши иде, анда йөреп укыдым, эштән соң, кичке сигез-тугызларда килә идем, чөнки белгертергә ярамады. Фатирлары коммуналь, тагын өч гаилә яши, аларга белгертү куркыныч иде. Мин улы Мәсгуд янына киләм дигән сылтау белән йөрдем. Укыту күбрәк телдән барды, аз гына язылды. Ул сарыф-нәхүдән белемле иде, өстәп телдән ислам тарихын сөйли иде, күп нәрсәне яттан белә, аларны язу тыела иде..."

Габделхак Саматов Бохарадагы «Мир-Араб» мәдрәсәсендә 2 ел буена гыйлемен арттыра, 1981 елдан исә Әлмәттә имам хатип булып эшли башлый. Аннары аны башта – Оренбургка, аннары Чистайга күчерәләр. 9 ел буена хаҗга бару өчен гариза язса да, аны җибәрмиләр. Фәкать Оренбургта гына ул тәүге тапкыр үз теләгенә ирешә. Чистайда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе була.

Габделхак хәзрәт 1959 елдан бирле шәкертләр укыта. Бу эшчәнлеге 1991 елда кабаттан Казанга кайткач, аеруча көчәеп китә. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә башкалага күчкәч, анда мөгаллимлек кыла, шул ук вакытта «Мәрҗани» мәчетендә имамлык вазифасын башкара. Аннары Габделхак хәзрәтне Татарстанның баш мөхтәсибе итеп билгелиләр. 1998 елның 14 февралендә үткәрелгән корылтайда аңа тагын да җаваплырак эш йөкләнә: дин әһелләре бертавыштан бу гыйлемле хәзрәтне Баш казый итеп сайлап куялар. Бу җаваплы вазифаны Габделхак хәзрәт 8 ел буена үтәде.

Габделхак хәзрәтне искә алу

Габделхак хәзрәтнең елына багышланган искә алу кичәсе 6 мартта «Аzu» кафесында үткәрелде. Анда төрле өлкәләрдән, республикалардан килгән мөфтиләр, имамнар, шәрәфле Баш казыйның дуслары, туганнары катнашты. Мәҗлесне Габделхак хәзрәтнең улы, Ханты-Манси автоном округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов алып барды. «Бер ел элек кояшлы матур җомга көнендә без әтиебезне җиргә иңдердек. Анда сез дә катнаштыгыз. Аллаһының рәхмәтләре булсын барыгызга да», – диде Таһир хәзрәт. Аннары ул: «Әтиебез һәрчак дөнья өчен түгел, Аллаһ ризалыгы өчен, дип әйтеп куя иде. Гыйбадәт вакытында аның нияте шундый иде: кылган гамәлләребез динебезнең, милләтебезнең алга китүе өчен булса иде, мәчет-мәдрәсәләребез күбрәк ачылсын, яшьләребез ныграк дингә тартылсын, алар исламны куәтләндерсен, дини гаиләләр барлыкка килсен. Безне Себергә җибәргәнгә дә анда баерак, яисә суыграк дип түгел, анда да динебезне күтәрергә кирәк, моның әҗер-савабы күбрәк, дип әйтте», – дип өстәде.

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Бер галимнең үлеме – бер галәмнең үлеменә тиң», – дигән. Габделхак хәзрәт үзенең гыйлеме, сабырлыгы, күркәм холкы, йомшак мөгаләмәсе белән күп кешегә остаз булды, дәрес, гыйлем бирде. Шуңа күрә дә Габделхак хәзрәтне искә алып, Мәүлет аен хөрмәтләп, Казаныбызны якын итеп, төрле өлкәләрдән мөфтиләр килде. Габделхак хәзрәтнең балаларына, балаларының балаларына тәүфыйк-истикамәтләр, әтиләренә, бабаларына дога кылу насыйп булсын. Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйның теләкләре әнә шундый сүзләрдән гыйбарәт иде.

Соңгы вакытларда Чувашиянең мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов төрле дини чараларда катнашканда үзенең көчле, матур, күркәм тавышы белән мөнәҗәтләр әйтеп, татарстанлыларны сокландыра бара. «Аzu» кафесындагы мәҗлесне башлаганда аннан Коръән укыту да очраклы гына булмады, дип исәплим. Ә бераздан аңа сүз бирелгәч, Әлбир хәзрәт 16 яшендә Уфага баруын, анда Габделхак хәзрәт Саматовка имтихан тапшыруын бәян итте. Аннары Әлбир хәзрәт бер кызыклы гына кыйссаны сөйләде.

... Бер кеше шактый озак кына Хозер галәйһиссәләмне эзләгән, әмма таба алмаган. Сәхрәдә йөри торгач, йөзе тузанлаган, иреннәре кипкән моның. Караса, аңа таба күркәм йөзле, бер мөлаем кеше килә. Сәлам бирә, күрешә. «Кемне югалттың бу сәхрәдә?» – дип сорый теге кеше. «Никадәрле дога кылсам да, Хозер галәйһиссәләмне таба алмыйм. Күрәсең, догам кабул булмый торгандыр», – дип җавап бирә бу адәм. «Догаңны ихластан кылсаң, табарсың син аны», – дигән теге кеше. «Нинди билгеләреннән белермен мин аның Хозер галәйһиссәләм икәнлеген?» – дигән янә бу инсан. «Аның баскан эзләреннән чирәм үсеп чыгар», – дигән әлеге кеше һәм үзе җиргә басып күрсәтә икән дә анда үләннәр хасил була икән. «Ярар бабай, аңладым», – дигән дә бу кеше китеп барган. «Габделхак хәзрәт кебек изге күңелле имамнарыбыз белән без горурланырга, үзләре исән чагында ук аларны ихтирам кылырга тиешбез. Әмма бик еш кына теге адәм сыман без аларны күрмичә дә узып китәбез. Габделхак хәзрәт Чувашиягә дә күп тапкырлар килде. 15 ел элек дини идарәне барлыкка китергәндә дә Габделхак хәзрәт катнашты, үзенең киңәшләрен бирде, вәгазь сөйләде. Без аның якты истәлеген саклыйбыз. «Пирамида"да да әйткән идем, гаиләләре белән дини булган кешеләргә кызыгып торабыз. Шундый гаиләләрдән үрнәк алып яшәсәк иде», – диде Әлбир хәзрәт.

Самара өлкәсе мөфтие Вәгыйзь хәзрәт Яруллин исә Габделхак хәзрәт белән бергә үсүен, аның имам булырга лаек, тәкъва мөселман икәнлеген сөйләде. «Үзе исән чакта Габделхак хәзрәтне мактап булмады, чөнки «Әгәр сине мактасалар, ул кешенең йөзенә туфрак сип», дигән хәдис бар. Аның рухы шат, урыны җәннәттә булсын», – диде Вәгыйзь хәзрәт.

Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләймановның сүзләре дә Вәгыйзь хәзрәтнеке белән аваздаш иде.

Төркиянең Истанбул шәһәреннән килгән мөфти Зыя хәзрәт Хөсәенов: «Сезнең бергә икәнлегегезне, дус, тату торуыгызны күрдек. Аллаһының рәхмәтендә булыгыз», – диде һәм төрек кардәшләребезнең сәламнәрен ирештерде.

Казандагы Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин исә Габделхак хәзрәтне XIX гасырдагы дини, тарихи традицияләрне дәвам иттерүчеләрнең берсе, дип атады. «Габделхәбәр, Әхмәтзәки һәм Габделхак хәзрәтләр яшь имамнарны, мөфтиләрне тәрбияләп үстерүдә зур көч куйдылар. Габделхак хәзрәтнең шәхси сыйфатлары һәм гыйлеме үрнәк иде. Шуңа күрә аны хөрмәт итәбез. Урыны җәннәттә булсын, дип аңа дога кылабыз», – диде Рәфыйк әфәнде.

Мөфтинең урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб исә Габделхак хәзрәт Саматовның дини мирасын өйрәнү максатыннан, аның кулъязмаларын Исламны өйрәнү үзәгендә тупларга һәм аерым китап итеп бастырып чыгарырга дигән тәкъдимен кертте. «Без быел Габделхак хәзрәт тууына 80 ел тулуга багышланган фәнни конференция дә үткәрергә җыенабыз, аны эш планына да керттек. Балаларыннан, әле исән булган шәкертләреннән дә аның турындагы истәлекләрне яздырып алырга кирәк», – диде Вәлиулла хәзрәт. Бу фикерне мөфти Госман хәзрәт Исхакый да хуплады. Ул шунда ук бу җаваплы эшне оештыруны Вәлиулла хәзрәтнең үзенә йөкләде.

Бу мәҗлестә чыгыш ясаучылар күп булды. Анда иң күп мактау сүзләре Габделхак хәзрәтнең хәләл җефете Кәүсәрия ханымга әйтелгәндер, мөгаен. Үзенең йомгаклау сүзендә мөфти Госман хәзрәт: «Әгәр дә Габделхак хәзрәтнең янында сөенечләрен дә, көенечләрен дә уртаклашкан, авыр чакларында сабыр иткән, игелекле балалар үстерешкән Кәүсәрия апабыз булмаса, без бүген Габделхак хәзрәтне болай мактап та утыра алмаган булыр идек. Аллаһ әҗер-савапларын бирсен сезгә. Фирдәвес ханым бик яхшы сүзләр әйтте. «Минем әтием шундый яхшы кеше», – дип әйтерлек дәрәҗәдә балаларны тәрбияләп үстерергә кирәк. Мин үземнең һәм башкалар исеменнән, Таһир хәзрәт сезгә, Хәлил хәзрәт сезгә, шушындый күркәм мәҗлес оештыруда катнашкан һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре яусын дип телим. Әгәр дә сез Габделхак хәзрәтне хөрмәт иткән кешеләрнең һәммәсен – аның укучыларын мондый мәҗлескә чакырган булсагыз, алар 10 залга да сыеп бетмәс иде. Теләсәк тә, теләмәсәк тә, Татарстан бүген дини мәркәз булып тора. Рәхим итегез Татарстанга! Без, Диния Нәзарәте әһелләре, сезнең өчен һәрвакыт ачык. Безгә бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәүне Раббыбыз насыйп әйләсен», – диде Госман хәзрәт.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе