Казанда Остазларны искә алу көне узды

Бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында илледән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов бар.

БӘЙЛЕ
2019 Май 03

Шәгъбан аеның 27 нче көнендә, мөселман дин эшлеклеләре, имамнар, мөгаллимнәр, зыялылар, киң җәмәгатьчелек Казан шәһәренең Яңа бистә зиратына Остазларны искә алу чарасына җыелды. Дога кылу мәрасименә килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде:

– Аллаһыга шөкер, әлеге Остазларны искә алу көне 1998 елдан бирле Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчелеге ярдәмендә ел саен үткәрелеп килә. Ул хәзер бик матур күркәм гадәткә әйләнде. Елдан-ел әлеге чараның эчтәлеге байый, үткәрелү форматы тагын да тулылана. Катнашучылар санына килгәндә, искә алучылар чарасына килүчеләр арасына башка хәзрәтләребез өстәлә тора. Быел исә Остазлар көне тагын да истәлекле: ул Көньяк Африка Республикасы мөфтиенең Татарстан башкаласына сәфәре көннәренә туры килде, – дип белдерде.

Алга таба Камил хәзрәт мөхтәрәм кунак – шәйх мөфти Ридәүл Хак белән таныштырып үтте, аңа нәзарәтез тарафыннан нәшер ителгән Мәрҗанинең күптомлыкларын, “Хозур” нәшрияты басмаларын бүләк итте.

Алга таба Көньяк Африка Республикасы мөфтие, бу чарада катнашуына иксез-чиксез шатлану хисләрен белдереп, сүз алды:

- Мин ерак Африка җирендә яшәсәм дә, Мәрҗани хәзрәтнең мирасы белән күптәннән хәбәрдармын. Танылган татар галименең “Назурател-хак” дигән китабы белән моннан илле биш ел элек – шәкертлек вакытымда танышкан идем. Әлеге хезмәттә ястү намазы вакыты кермәгән җирлекләрдә дә ястү намазын укырга кирәклек турында әйтелә, чөнки Мәрҗани хәзрәтебез үзе мондый очракта ястү намазын укыган. Мин үземнең дини-фәнни эшчәнлегемдә фикъһегә караган әлеге мәсьәлә буенча беренче тапкыр Мәрҗани хезмәте аша таныштым.

Үзенең Мәрҗани каберен зиярәт итү мөмкинлеге тудырылуга шатлану, куану хисләрен дәвам итеп, ул Татарстанның дәүләт һәм дин оешмалары җитәкчеләренә тирән рәхмәтен белдерде: “Мәрҗанинең хезмәтләре белән күптәннән таныш булсам да, аның кайдан булуы, кайсы мәчеттә имамлык итүе турында белеп бетерми идем. Ул Казаннан ерак булмаган бер авылда дөньяга килгән икән. Кичә ахшам намазын ул имамлык кылган мәчеттә укыдым. Намаздан соң безгә 2 май көнне Татар зиратында зур галимнәрне, имамнарны искә алу чарасы булачагы турында әйттеләр. Бик теләп килдек. Зур рәхмәт сезгә”.

Фотосурәт:

Алга таба Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге җыелуның мөһимлеген янә бер кат аңлатып үтте:

– Китапларыбызда шундый әйтем-гыйбарә бар: “Йөрәктән йөрәккә бер юл бар”. Без хәзер шундый заманда яшибез ки, әгәр без бары телефон яки мессенджерлар аша гына аралашсак, безнең дуслыгыбыз, туганлык мөнәсәбәтләребез кими барачак. Безгә очрашырга, сөйләшергә кирәк. Без бүген хәзрәтләребез белән очраштык, остазларның каберләрен күрдек, аларга дога кылдык. Бу бик мөһим.

Мөфти хәзрәт ассызыклап узганча, тере аралашу кардәшлек мөнәсәбәтләре ныгуга китерәчәк: “Килеп бер очрашканда, күрешкәндә, каберлекләрдә ятучыларга сәлам биргәндә, атаклы, абруйлы шәхесләребезне зиярәт кылганда без абстрактта булган әйберләр белән түгел, ә чынбарлык белән очрашабыз, аларның нәкъ биредә күмелгәнлекләрен белеп китәбез. Көньяк Африка Республикасыннан килгән мөфти аның китапларын белә, ә менә үз җирлегебездә яшәүчеләрнең бездәге галимнәр хезмәтләрен белеп бетермәгәнгә азрак оят та булып китәргә тиеш. Шунлыктан, безнең һәрберебез татар дин галимнәре мирасын өйрәнүгә өлеш кертергә тиеш, дип саныйм”.

Әлеге чараны оештыруда ярдәм күрсәткән Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин Остазлар көненең 1998 елдан бирле үткәрелүе турында искә төшерде. Шәкертләр катнашында уза торган әлеге тәҗрибәне мәдрәсәне тәмамлаучылар эшкә урнашкач үз төбәкләрендә дә дәвам иттерәләр. 1 нче май көнне зират чистарту өмәләре үткәрелә, аннары остазларга, мәрхүмнәргә дога кылалар. Остазларны искә алу гадәткә кереп китте.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә Казанның Яңа бистә зиратында илледән артык дин әһеле, мәгърифәтче һәм галим үзенең соңгы сыену урынын тапкан. Алар арасында: Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Галимҗан Баруди, Әхмәдһади Максуди, Сөнгатулла Бикбулатов, Зәкәрия Минвәлиев, Габделхак хәзрәт Саматов, Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Гарифулла Гайфуллин, Габделхак Саматов бар. Бүгенге чарага җыелучылар мәдәнияткә һәм фәнгә хезмәт иткән күренекле шәхесләрнең кабере янына да тукталып, дога сәламнәрен ирештерде: татар халык шагыйре Габдулла Тукай, драматург Туфан Миңнуллин, тарихчы галим, фән докторы Миркасыйм Госманов, халык җырчысы Илһам Шакиров һәм башкаларның рухлары шат, каберләре якты, киң, нурлы булуын Раббыбыздан сорап дога кылдылар.

Әлеге чара Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә Коръән уку, остазларның тормыш юлын, эшчәнлеген сөйләү һәм мөнәҗәтләр башкару белән дәвам итте.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе