Мисырның баш прокуроры Габдел Мәгид Мәхмүд «Мең дә бер кичә» әкиятен бастырып чыгаручыларга каршы суд эше кузгатудан баш тартты. Чөнки моның нигезе юк, дип белдерә ул.
Агымдагы елның апрелендә бер төркем мөселман хокук белгечләре «Мең дә бер кичә» әкиятләрен җыеп бастыручыларны судка бирде. Аларның таләбе буенча әлеге җыентыкның барлык тиражы сатудан алынырга тиеш иде. Хокук белгечләре фикеренчә, әлеге җыентыкта шәригать кануннарына туры килми торган әсәрләр дә кертелгән. Аларда оятсызлык, зина кылу сурәтләнә, әкият геройлары дингә каршы килә торган әңгәмәләр алып бара, дип белдерә алар.
Әмима Генпрокуратура әлеге шикаять буенча суд эше кузгатмады. Баш прокурор: «Бу әкиятләр халык мирасы һәм аларны сатудан алырга түгел, ә киресенчә яхшылабрак өйрәнергә кирәк», - дип белдерде. Иң беренче булып, әкиятләрне Мисыр Язучылар берлеге яклап чыккан иде.
«Мең дә бер кичә» җыентыгына гарәп телендәге бик күп риваятьләр, әкиятләр, хикәяләр тупланган. Аларның авторы төгәл билгеле түгел. Әлеге җыентыктагы әсәрләр ислам цивилизациясенең чәчәк аткан дәверен сурәтли. Анда урта гасырлардагы Багдад, Басра, Каһирә кебек шәһәрләр белән бәйле вакыйгалар турында язылган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Татар-мөселман ир-ат исемнәре. Тулы исемлек.
Иске кара урман
Мөселман баласы