Без әле кая барабыз?

Кисәтсәң дә, кисәтмәсәң дә, алар барыбер иманга килмәс. «Йәсин» сүрәсе, 10нчы аять   Авылга кайткач, тәрәзәдәге утны күреп, хәл

Читайте также
2010 Фев 05

Кисәтсәң дә, кисәтмәсәң дә, алар барыбер иманга килмәс.

«Йәсин» сүрәсе, 10нчы аять

 

Авылга кайткач, тәрәзәдәге утны күреп, хәл белергә күрше Якуб абый килеп керде. Сәламнәр әйткәч, мин аны табынга, чәй янына дәштем. Икебез арасында җылы гына әңгәмә башланды. Бераздан, сүз ара сүз чыгып, әйтеп куйды бу: «Энем, син Казанда мәчеткә йөрисең икән. Кала хәзрәтләре турында араларында бер дә дуслыклары юк, дип сөйлиләр, дөресме шул сүз?»

Олы кешенең сүзен кинәт гайбәткә күчерүенә ачуым килеп китте. Шуңа күрә соравына каршы сорау бирәсе иттем:

– Ә син үзең күршеләрең белән дус торасыңмы соң?

Якуб абый мондый сорауны көтмәгән иде бугай  – бераз каушап алды. Аннары үзен кулга алып, беркатыл сабый бала сыман төзеп китте:

– Төрлечә инде, энем. Кайсылары көн дә хәлемне белергә керә (Якуб абый ялгыз яши), кайсы берләре керсәң, сүгеп чыгара. Исәнлек сораудан узмаганнары да бар. Үзең яхшы булсаң, күршең яхшы була инде ул.

– Менә-менә, – дидем мин, – иң әүвәл үзең яхшы булырга кирәк. Синең яныңа хәлеңне белергә ялгыз яшәгәнеңә күрә (аның хатыны үлеп китте), кызганганга керәләр. Сүгеп чыгаручылары үзең аракыга акча сорап аптыраткан әбиләр инде. Намазга да басканың юк, үзең Казан хәзрәтләренең гайбәтен тикшерәсең. Гайбәт сөйләгән кеше үз туганының итен ашаган кебек булыр, диелгән Коръәндә.

– Куркытма инде. Минем аякларым сызлый, бөгелә алмыйм. Мәчете дә юк бит аның әле укыйм дисәң. Укучысы да юк.

– Аякларың сызласа, утырып укырга да ярый ич. Хәсән абый җомга, өйлә намазларын үз өендә укыту өчен артыгыздан тилмереп, сорап йөри. Безнең урамда гына намазга басарга тиешле унлап ир-ат бар. Нигә Хәсән абыйны тыңламыйсыз. Җәһәннәм кисәве буласың ич.

– Җомга укырга мәчет кирәк.

– Күрше авылга барыгыз, якын гына – елга аша гына ич. Ябалак сөтенә барырга аягың авыртмый. Хәсән абыйларда укысагыз да бик ярый. Совет хөкүмәтенең мәчетне җимергәненә сезнең гаеп юк.

– Намаз булмады инде миннән, энем. Гаетләрдән калмаганыма да риза. Сәдакасен бирәм.

Сөйләшә торгач, мин Якуб абыйның тел төбеннән диннең мәчеттә генә яши торган кагыйдә-тәгълимат икәнлегенә төшендем. Аныңча, дин ул мәчеткә хас, урам-кибет тирәсендә аңа урын юк икән.

– Син минем сорауга җавап бирмәдең бит әле, – диде ул.

– Якуб абый, беренчедән, минем Казанда «Без дус дип», – кочаклашып урамда йөргән бер генә хәзрәтне дә күргәнем юк. Икенчедән, элегрәк, Бөек Ватан сугышында: «Коммунист булып үләм», – дип ант эчкән, аннары олыгайгач, мәчетләрдә төрле хезмәтләр башкарган абзыйлар арасында, бәлки, төрле әйткәләшүләр була торгандыр. Гайбәтенә кермим. Әмма алар хәзер дөньяда юк инде. Тулы бер буын алмашынды. Мәчетләргә тирән белемле, эшлекле, берничә чит телдә иркен сөйләшкән махсус указлы яшь хәзрәтләр килде. Аларның бөтен максаты – халыкны иманлы, динле итү, замана белән тигез атлату. Моңа ирешү өчен алар дәүләт эшлеклеләре, эшкуарлар, предприятие җитәкчеләре, галимнәр белән тыгыз элемтәдә торалар. Мәчетләр, мәдрәсәләр салдыралар. Бер-берләренең иңнәрен тоеп эшлиләр. Бу дуслык түгелмени? Мөселман сүзе үзе үк дус-туган дигән мәгънәгә ия бит.

Якуб абыйга шулай дип җавап бирсәм дә, эчемнән генә бик кызгандым үзен. Бәлки ул миннән үзенең сүзләренә яклау көткәндер. Минемча, агай үзенең динсез һәм денсезлеген әнә шулай имеш-мимешләр пәрдәсе артына яшерергә тырышты шикелле (Саубуллашканда мин аңа динебез, пәйгамбәрләребез тормышы, намазга өйрәнү турында кызыклы һәм тәэсирле итеп язылган берничә китап бирдем). Чөнки күргән бар – Якуб абый шикелле кешеләр бүген һәр авылда очрый һәм, ни аяныч, алар бик күп. Алар урамда мәчеткә намазга баручы берәр дин әһелен күрсәләр, аның үткәне турында гайбәт сөйләшергә керешәләр. Янәсе, кара моны, элек бу адәм актыгы иде. Ә хәзер, әнә, суфи кебек гөнаһсыз булган.

Машинага правага имтиханын бирә алмыйча кайткан бер таныш егет болай дип сөйләде: «Имтиханга барганда мәчеткә кереп, мулла бабайга сәдака биреп чыктым. «Бабай, имтиханны бирүемне Алладан сора», – дидем. Барыбер бирә алмадым. Юньләп сорамаган, карт керич». Хет ела, хет көл инде, билләһи. Әйтерсең сүз йомышка йөри торган самавырчы малай турында бара. Синең имтиханга юньләп әзерләнмәгәнеңә Ходай гаеплемени?! Елның бер көнендә генә Аллаһны искә төшереп, калган көннәрендә җәһилләр гөруһында йөргәч, нинди ярдәмгә өмет итмәк кирәк. «Малларын Аллаһ юлында сарыф итеп тә, биргән маллары өчен үкенмәгәннәр, кешене рәнҗетмәгәннәр Аллаһның әҗеренә лаек. Аллаһ колларының сәдакаларына мохтаҗ түгел», – диелгән Коръәндә дә (Бәкара, 262-263).

Гомумән, халык арасында йөргәндә, динебез хакында сүз чыга калса, динсез һәм иманы зәгыйфь мәхлукларның шул хәләтләрен яшереп, сүзне дин әһелләреннән кер эзләүгә кайтып калдырырга тырышуларына еш тап буласын. Әйтик, кайсыбер надан, нәкәс кардәшләребезнең авызыннан хәзрәтләребез хакында: «Бәлеш корсак», – дип әйткән лаексыз сүзләрне ишетеп йөрәк әрни. Янәсе, хәзрәтләр мәҗлесләргә йөри-йөри, бәлешсез яши алмый торган җаннарга әйләнеп беткәннәр. Оялыгыз инде әзрәк, җәмәгать, диясе килә андыйларга. Хөрмәтле хәзрәтләребез мөселман кардәшләребез оештырган дини мәҗлесләренә нинди генә кыен чорларда да ашау өчен (язарга да оят!) йөрмәде. Хәзерге ризыкка муллык кичергән заманда – бигрәк тә! Мәҗлескә чакырылган хәзрәт иң әүвәл табын күрке ул. Һәр мәҗлеснең хәзрәт өчен эш урыны булуын да нигә онытабыз соң әле. Аның әлеге табында төп эше – динебез белән калебләребезне яктыртудан, сафландырудан гыйбарәт. Ул анда Аллаһының Коръәнен укый, пәйгәмберебезнең хәдисләрен кулланып вәгазь сөйли. Хәзер ачлык заманы түгел, бәлешсез торган көнебез юк, Аллага шөкер Мәчеттәге кырык эшен ташлап, мәҗлескә килүе өчен хәзрәткә рәхмәт кенә әйтергә кирәк, югыйсә. Мәчет дин йорты булуы белән бергә, дәүләт тәрбиясендә булмаган зур хуҗалык та ул. Анда эшләгән дистәләгән кешегә хезмәт хакы, коммуналь түләүләр һәм башка мәшәкатьләр өчен акчаны беркем дә китереп бирми. Аның өчен бай спонсорлар эзләргә, алар катына баш иеп барырга кирәк.

Әле менә соңгы арада татар телендә сөйләүче радио халыкны көне-төне 14 февральдә Казандагы төнге клубларда узачак «Изге Вәли көне» мәҗлесенә чакыра. Анда хәйран гына күренекле татар җырчылары катнашачак икән. Араларында гает бәйрәмнәрендә корбан чалдыручылар да бар. Бу әлеге дә баягы «Изге Валентин көненең» татарчага әйләндерелгән варианты. Валентин ул Борынгы Римда иртә христианлык чорында яшәгән католик дине вәкиле, епископ. Яшерен рәвештә гаскәриләргә хатын-кызлар ташыганы өчен Рим патшасы аның башын кистерә. Менә шул көнне татар яшьләре үз бәйрәмнәре итмәкче хәзер. Үзләре сүз саен асылыбызга кайтабыз дип «лаф» оралар. Хәзрәтләребез инде ничә еллар бу эшнең хата булуын сөйләп, аңлата киләләр. Әмма файдасы гына күренми. Әллә безгә, чынлап та, дин кирәкмиме ул, татарлар?

Хәзрәтләребезнең тырнак арасыннан кер эзләп яшәү озак дәвам итәрме? Бүген зыялыларыбыз: «Мәчетләрдә татарча вәгазь уку кимеп бара»,– дип зарланырга ярата. Гәрчә үзләренең мәчеткә йөргәннәре булмаса да. Бүген Татарстанда үзләрен мөселман дип санаган татарның нибары бер проценты гына мәчеткә йөри, намаз укый. Күпләре моңа хәзрәтләрне гаепли, янәсе татарча белмиләр. Беләләр, кирәк икән, вәгазь дигәнен русча гына түгел, гарәпчә –төрекчә, инглизчә-алманча сөйләп бирергә мөмкиннәр. Әйе, зыялыларның сүзләрендә хаклык бар. Әмма ул бик кызганыч, аяныч хаклык. Чөнки татар зыялылары үзләре йөрмәгәнгә кими ул мәчетләрдә татарча вәгазь сөйләү. Алар урынын Аллаһ йортларында Кавказ, Урта Азия вәкилләре яулый бара. Аларга татар телендә вәгазь нигә кирәк телне аңламагач? Тагын хәзрәтләребездән гаеп-гайбәт эзликме? Табабыз аны. Мәчетне әйләнеп узучы Якуб абый кебек кардәшләребез генә исән булсын.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2019 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.89178646480
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе