Икенче халыкара "Moscow Halal Expo 2011" күргәзмәне көтеп

Бу айның ахырында Икенче халыкара "Moscow Halal Expo 2011" дип аталган хәләл күргәзмә-ярминкәсе үз ишекләрен ачып җибәрә. Шундый күргәзмәләр

БӘЙЛЕ
2011 Май 18

Бу айның ахырында Икенче халыкара "Moscow Halal Expo 2011" дип аталган хәләл күргәзмә-ярминкәсе үз ишекләрен ачып җибәрә. Шундый күргәзмәләр Мәскәү һәм Казан шәһәрендә даими рәвештә уздырылып тора һәм ярминкә мәйданына күп кешене җәлеп итә. Бу бик тә куанычлы күренеш, чөнки хәләл товарлары белән кызыксыну чит илләрдә генә түгел, Россиядә дә арта бара.

Бу инде берсүзсез хәләл индустриянең киң колач җәюен аңлата. Күргәзмә Россия мөселманнары өчен генә әһәмиятле вакыйга булып узмас, шулай ук кызыклы һәм эшлекле халыкара мөнәсәбәтләр урнаштырырга да ярдәм итәр дип өметләнә оештыручы комитет вәкилләре.

Ярминкәдә хәләл ризык, кирәк-яраклар җитештерүче чит ил һәм Россия компанияләре катнашачак, эшлекле тәкъдимнәр, хәләл өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу ниятеннән уздырыла торган түгәрәк өстәлләр, семинарлар, матбугат конференцияләре булып үтәр дип көтелә.

Күргәзмә алдыннан без Оештыру комитеты рәисенең хәләл эшләре бүлеге урынбасары Җафәр Хөсәен улы Азизбаев белән бу хакта әңгәмә кордык.

Җафәр әфәнде, хәләл индустриясе дөньяда соңгы вакытларда киң үсеш ала, ә менә безнең илдә ул берничә күрсәткеч буенча барыбер артта кала.

Без башка дәүләтләр белән чагыштырганда тиз адымнар белән алга барабыз дип әйтер идем мин. Мин инде АКШ, Бөекбритания, Франция дәүләтләрен күзаллыйм.Исегездә булса, безнең илдә хәләл индустриясе 2002 елда формалаша башлады. Бу елда Россия Мөфтиләр Шурасы тарафыннан бастырыла торган ирекле «хәләл» сертификаты нигезенә кергән норматив кәгазьләр кабул ителергә керешә. Шуңа мин аны тарихи көн дип саныйм. Шул арада бары тик 9 ел узды, ә мисал өчен, Франциядә бу өлкәдә инде узган гасырның уртасыннан ук эшлиләр.

Безнең бу өлкәдә артта калу Россиядәге мөселманнарның гомум культурасы яралгы рәвешендә булу белән бәйле дип барам: мөселманнарның күбесе этник булып кала, шуңа да алар хәләл өлкәсендә бик аз, күбесе инде табигать ресурслары өлкәсендә шөгыльләнә (кара алтын, урман, руда һ.б.).

Үз илебездә хәләл ризык җитештерүчегә ни рәвешле дөнья базарына чыгып була?

Чит ил базарына чыгу — катлаулы һәм комплекслы эш. Бездәге һава һәм суның евростандартларга туры килеп бетмәве, көндәшлеккә бирешми торган товарларның юклыгы, хәләл өлкәсенең киң үсеш алмавы, җитәкчеләрнең мөселман базарының сыйфатларын белмәве бу эшне тагын да катлауландыра.

Безнең ил кешесе Көнчыгыш базарына еш кына сату итәсе илдә абруе булган җирле арадашчы аркылы чыга. Аның сәүдә итә торган илдә кабул кыла торган (безнең илдә бирелә торган) хәләл сертификаты булу шарт.

Сезнең Үзәк күптән түгел халыкара статус алды.

Гади тел белән генә әйткәндә, бу инде безнең хәләл сертификацияләүҮзәгенең Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән югары абруйлы халыкара мөселман оешмалары тарафыннан танылуы дигән сүз. Болар — Малайзия, Төркия, Иран, Пакистан дәүләтләрендәге ИКРИК, ОИК оешмалары; Испания, Германия, Франция, Англия илләре сертификацияләү оешмалары; ирекле рәвештә безнең Үзәк тарафыннан БДБ илләре (Белоруссия, Украина, Армения, Әзәрбайжан) хәләл җитештерүче ширкәтләргә хәләл тамгасы бирү, азык-төлекне стандартлау буенча Евросоюз комиссиясе, федераль органнар (Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Сәүдә министрлыгы, Икътисади үсеш министрлыгы, Роспотребнадзор, Тышкы Эшләр министрлыгы һәм төрле институтлар.

Нинди хәләл продуктлар чит илләргә чыгарыла?

Казылык продукциясе, кондитер ашамлыклары, колбаса өчен тышлыклар,тиз җитештерү продуктлары, тәмләткечләр, азык өстәмәләре, балалар ашы, киптереп әзерләнгән сөт, косметика кирәк-яраклары).

Нинди илләргә ешрагы?

Беренче чиратта ул инде Фарсы култыгы илләре: Бәһрәйн, Гыйрак, Оман, Йәмән, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре,Шулай ук Казахстан, Үзбәкстан,Кыргызстан, Тайланд, Яңа Зеландия, Австралия.

Бүгенге көннәрдә исә бары тик тавык итеннән җитештерелгән продукция чит ил базарларына чыгарга әзерләнә. Моның өчен әлегә Авыл хуҗалыгы министрлыгы, мөселман дәүләтләре вәкилләре белән хезмәттәшлек алып барыла.

Бер ел эчендә нинди глобаль үзгәрешләр булды? Мин инде узган елны булып узган зәләл ярминкәнең резолюциясе хакында сүз алып барам.

Кискен үзгәрешләр юк дип әйтәм. Әлегә чутлап үткән чит ил оешмалары тарафыннан танылу, Россия дәүләт органнары белән хезмәттәшлекләр кору, безнең ил мөселманнарының абруен күтәрү,хәләл тармагында югары белемле кадрлар булдыру өстендә эшләүләр бара.

Киләсе күргәзмәдән ниләр көтәсез?

Хәләл тармагы үсеше проблемаларын күтәреп, Россия һәм чит ил белгечләренә җиткереп, җитди үзгәрешләр булуын көтеп калабыз. Шулай ук, хәләл өлкәсендә белгечләр булдыру, мәзхәб үзенчәлекләре буенча стандартлаштыру мәсьәләләрен күтәрү планнаштырыла.

Әңгәмәдәш Рузилә ГӘРӘЕВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе