Сәдака

Безләрне юктан бар итеп, барчаларыбызны нигъмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка мактауларыбыз...

БӘЙЛЕ
2024 Мар 12

Безләрне юктан бар итеп, барчаларыбызны нигъмәтләндереп, кайгыртып торучы Раббыбыз Аллаһка мактауларыбыз булса иде. Безләргә Аллаһның камил хөкемнәрен өйрәтеп, тормышында күркәм үрнәк булучы илчесе Мөхәммәдкә Аллаһның сәламе вә салаваты булсын. Ул безләрне тәкъвалык юлына чакырды һәм барча вәгазь-хөтбәләрен Аллаһның тәкъвалыкка чакыручы аятьләреннән башлады.

 

 

 

Аллаһы Тәгалә әйтте:

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка чын тәкъвалык белән тәкъва булыгыз һәм мөселман булмаган хәлдә үлүдән сакланыгыз.” «Әл-Гимран» сүрәсе, 102.

 

 

 

 

“Әй сез, иман китерүчеләр! Аллаһка тәкъва булыгыз һәм күркәм сүзләр генә сөйләгез.” «Әхзәб» сүрәсе, 70.

Шәригатебездә иң тиешле һәм иң изге гамәлләрнең берсе сәдака бирүдер.

 

 

 

 

Аллаһы Сөбһанә вә Тәгалә әйткән:

وَأَنفِقُوا مِن مَّا رَزَقْنَاكُم مِّن قَبْلِ أَن يَأْتِيَ أَحَدَكُمُ الْمَوْتُ فَيَقُولَ رَبِّ لَوْلَا أَخَّرْتَنِي إِلَى أَجَلٍ قَرِيبٍ فَأَصَّدَّقَ وَأَكُن مِّنَ الصَّالِحِينَ (10)

“Үзегезгә үлем килгәнче, Без сезгә биргән нәрсәләрне башкалар белән дә бүлешегез. Саранланып сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: “Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена мин кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем”,-дип әйтер ди Аллаһы Тәгалә.

 

 

 

 

“Безгә бар нәрсәне бирә дә ала да торган зат Ул – Аллыһы Тәгалә. Без нәрсәбезне генә тотсак та, Ул аның урынына башканы бирә. Ул безгә бар нәрсәне дә бирә торган бердәнбер заттыр”

الَّذِينَ يُنفِقُونَ أَمْوَالَهُم بِاللَّيْلِ وَالنَّهَارِ سِرًّا وَعَلاَنِيَةً فَلَهُمْ أَجْرُهُمْ عِندَ رَبِّهِمْ وَلاَ خَوْفٌ عَلَيْهِمْ وَلاَ هُمْ يَحْزَنُونَ 

”Кем дә кем, үз мөлкәтен төнлә йә көндез, яшерен яки ачыктан-ачык туздыра икән, Аллаһ аңа бүләген бирер. Андыйлар курку белмәс һәм сагышлы булмас”,-дигән.

 

 

 

 

Әбү Хөрейрә китерә, Рәсулебез әйтеп калдырган: «Адәм баласы! Малыңны кирәкле эшкә тот! Мин исә синең өчен тотармын! Аллаһның кодрәте киңдер! Аны күпме генә туздырсаң да, ул бетмәс”.

Бу—башкаларга бүлеп биргән малың Аллаһ каршында югалмый һәм үзеңә кире кайта дигән сүз.

 

 

 

 

Әбү Зарра исә берсендә, Кәгъбәтуллаһ күләгәсендә торучы Аллаһ илчесенең: ”Аллаһ белән ант итәм! Алар иң зур югалтуларга дучар булачаклар!”-дип кабатлаганын ишеттем һәм аңардан: “ Миңа нәрсә булган? Мин нәрсәне дөрес эшләмим?”-дип сорадым һәм аның янына утырдым. Ул һаман шул сүзләрен кабатлый иде. Мин дәшмичә генә утыра алмадым һәм кабат аңа сүз каттым. “ Әти-әниемне дә сиңа бирергә ризамын, әйт кенә, кемнәрсең алар?”-дип сорау бирдем. Аллаһ илчесе миңа: ”Зур байлыкларга ия булып та, милекләрен юкка-барга туздыручылар”,-дип җавап бирде.

 

 

 

 

Әнәс бин Мәлик әйткән: «Әнсәрләр арасында иң зур байлыкка Мәдинә шәһәрендә яшәүче Әбү Тальха ия иде. Иң кадерле милке итеп ул мәчет каршындагы Бәйруха басуын атый иде. Аллаһ илчесе анда килеп су эчте”.

 

 

 

 

Аятьтә “Үзегезнең иң яраткан әйберегез белән бүлешмисез икән, сезгә бер кайчан да байлык килмәс”, диелгән. Моны белгән Әбү Тальха, Аллаһ илчесе янына килгән дә: “Мин бу җирдә иң яраткан әйберем ул - Бәйруха басуы! Шул басуны Аллаһ ризалыгы өчен миннән сәдака итеп алсаңчы. Шуның ярдәме белән Аллаһ каршында үземә запас булдырыр идем. Аллаһы Тәгалә сиңа бу җирләрне ничек кулланырга кушса, шулай куллан, Аллаһ илчесе”,-дигән. Аллаһ илчесе аңа: ”Бик яхшы! Бу милек, һичшиксез, табыш китерер! Мин синең сүзләреңне ишеттем! Бу җирләрне якыннарыңа һәм туганнарыңа бир син!”-дигән. Әбү Тальха исә иң яраткан басу җирләрен абыйсының малайларына бүлеп биргән.

Бер мәшһүр галим: «Пәйгамбәребез, нәрсәнедер алуга караганда, бирергә күбрәк яраткан. Хәер бирүдән ул күбрәк шатлык алган. Ул бик юмарт кеше булган. Аның янына килгән мохтаҗның мохтаҗлыгын ул үзенеке буларак кабул иткән. Пәйгамбәребез һәрвакытта да бәндәләрне сәдака бирергә өндәгән.

 

 

 

 

Шуңа да Пәйгамбәребез кешеләр арасында иң юмарт зат булып саналган. Шуңа да Пәйгамбәребезнең күңеле киң, йөрәге чиста булган. Чөнки хәер, сәдака бирү ул күңел хәләтенә дә бик зур йогынты ясый”,-дигән.

 

 

 

 

Әбү Хөрәйра безгә Пәйгамбәребезнең сүзләрен җиткереп калдырган. Пәйгамбәребез: «Минем Өхед тавы кадәр алтын тавым булып, өч елдан соң да ул тау кимемәсә, мин рәхәтлек кичермәс идем. Шул таудан, бурычымны капларлык бер динар калса, миңа шул җиткән”,-дигән.

Һәм шуңа мисал итеп, хөрмәтле дин кардәшләрем, сезләргә китерәсем килә бөек Рокфеллерлар династиясенә нигез салучы Дҗон Рокфеллернең тормышын.

 

 

 

 

Ул бик бай була: миллиардер кеше. Күп байлар үзләренең байлыкларын югалтуларын курыккан сыман, ул да бик курка иде үз байлыгының бер тиене өчен борчылып, кайгырып, куркып яшәде. Саранланып, бер кемгә дә бирмичә үзенең йөрәгендә тотты акчасын, әмма дә ләкин Аллаһы Тәгалә аңарга шундый чир бирде, ул үзенең миллиардлаган акчалары булуга карамастан, бары тик иң ярлы кешеләр кебек ботка гына ашап яшәргә тиеш булды, ярамый иде артыгын ашарга, бары тик ботка. Саран булуына карап, Аллаһы Тәгалә бу дөньяда да газабын бирде аңарга. Шуннан хәле көннән-көн авырая барганын күреп, аңарга үзенең психологы әйтә, син акчаларың өчен бик күп кайгырасың, аңардан бушанырга кирәк, сиңа болай ярамый, бир хәер итеп башкаларга да, ятимнар йорты- хастаханәләр салдыр, күңелеңнән чыгар ул акчаларыңны ди. Шуннан ул акчасын бирә башлый хастаханәләргә, ятимнәргә булыша һәм шуннан соң гына Аллаһ Тәгалә аңарга күңел шифасын бирә һәм психологы яза, менә шул эшләрдән соң гына ул авыз тутырып ашый башлады, тормышның ямен сизде, чиреннэн терелде, ди. Хөрмәтле мөселманнар, бу вакыйганы безгә мөселман булмаган кеше үзенең китабында язып калдыра, карагыз безләргә: нинди гыйбрәтле вакыйга?!

 

 

 

 

Пәйгамбәрдән: “Кайсы сәдака мөһимрәк?”-дип сораганнар. Ул: ”Ярлы булудан куркып, байлык сорап, үзең исән-сау була торып биргәне. Тик сәдака бирүне озакка сузмагыз! Үлем бугазыгыздан килеп тоткач кына хәер бирергә тотынмагыз! Ул кеше инде сәдакага мохтаҗ булмаска да мөмкин”,- дигән.

 

 

 

 

Сәдаканың иң зурысы һәм кабул булганы—Аллаһ ризалыгы өчен бирелгәнедер. Аллаһ аны кабул итәр һәм әҗерен тагын да арттырыр.

Әбү Хөрәйра Аллаһ илчесенең: ”Биргән һәр хәерегез хөрмә кадәр генә булса да, Аллаһның уң кулына эләккәч, ул зураер. Бу сезнең колыннан ат үстергәнегезгә тиң”,-дигәнен ишеткән. Дингә ышанган кеше Кыямәт көнендә үз яхшылыкларының ни дәрәҗәдә зурайганын күрер.

Шуңа күрә сәдака бирүче бер кайчан да хәсрәттә булмаячак. Аллаһы Тәгалә аның дәрәжәсен бу дөньяда күтәрер.

 

 

 

 

Хәер бирүченең гөнаһлары да азаер. Муаза бин Җәбаляга Пәйгамбәр болай дип әйтеп калдырган: “Ураза—калкан сакчы булса, сәдака, су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерәдер”.

Моның өстенә, сәдака бирүче кыямәт көнендә күләгә булыр. Сул кулы белмичә уң кулы белән биргән сәдаканың әҗере тагын да зуррак булыр, диелгән.

 

 

 

 

Кыямәт көненә гыйлемле үзенең белеме белән, дога колучы намаз белән, ураза тотучы уразасы белән, ә сәдака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул мөселман кардәшләренең китапларын бастырган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны уразасы беткәч ашаткан. Ул боларның барысының да әҗерен алыр. Бу-Аллаһның кодрәтедер.

 

 

 

 

Сәдака бәндәне начарлыктан саклар һәм явызлардан яклар. Бер галим әйткән: “Бу хакта гыйлемле кешеләр дә, гади халык та яхшы белә. Җирдә яшәүчеләрнең моны тойганнары бар. Хәтта ул бәндә Аллага ышанмаса да, биргән хәере аны саклый һәм явызлыктан яклый”.

Сәдаканың иң әҗерлесе - җәрия. Аны кеше вафатыннан соң бирәләр. Моңа кое казу, мәчет төзү, китап басу, Коръән уку дәресләре оештыру һәм мохтаҗларга ярдәм итү керә. « Кеше үлгәннән соң, аның гамәле туктала. Әмма өч эше кала. Болар - җәрия сәдакасы, аның белемнәре һәм үзеннән соң мәрхүм рухына дога кылучы баладыр.

 

 

 

 

Үз мөлкәтен сәдака итеп таратучы бәндә өч нәрсәне истән чыгармаска тиеш. Болар - Аллаһ каршында чиста күңелле булу, бозылган яки ашарга ярамаган ризыкны сәдака итеп бирү, биргән сәдака урынына нәрсәдер өмет итү.



Без дәртнең дөреслектән өстен булган чорында яшибез. Бу - акылны тәмам томалый торган сыйфаттыр. Аллаһка табыну, иманлы булу ‬— безне гөнаһлардан саклап торучы гамәлдер. Ибраһим ибн Сафьян: “ Күңелегездә табыну колач җәя икән, башка дөньяви нәрсәләргә дәрт сүнәр”,-дигән. Кешенең күңелендә тәкъвалык арткан саен әллә нәрсә үзгәрмәс, ул бары Аллаһтан тагын да ныграк курка башлар.

 

 

 

 

Аллаһка табыну, тәкъвалык һәр кешедә төрле дәрәҗәдә.Безнең мөхтәрәм Пәйгамбәребез: ”Сез мин белгәннәрне белсәгез, азрак көлеп, күбрәк елар идегез”,-дигән. Зүн-нүн әл- Мисрия: ”Кешеләр күңелләрендә иман булганда гына туры юлда булырлар. Иманнары юкка чыкканнарның куркуы да бетәр”,-дигән.

 

 

 

 

Аллаһтан курку кешене күп нәрсәдән тыеп тора. Ул ярамаган ризыктан, эчемлекләрдән, ялганнан, гайбәттән тыела. Иманлы кеше яхшылык таратыр, тыелган әйберләрдән читләшер, намазын калдырмас һәм вакытын бушка уздырмас.

 

 

 

 

Иманлы булу ике дөньяда да йөрәкнең халәтен билгеләр. Берсендә, Хәсән әл-Басрыйдан: “Хәсән, ник елыйсың?”-дип сораганнар. Ул исә: ”Иртәгә мине тәмугка җибәрергә мөмкиннәр. Ә мин бу турыда кайгырмыйм да”,-дип җавап биргән. Бу дөньяда Аллаһтан курыккан кеше ахирәттә дә яхшы яшәр. Бу хакта хәдистә дә: “Үземнең кодрәтлелегем белән ант итәм. Мин бәндәмә ике курку хисен бирмәячәкмен.

 

 

 

 

Дөньялыкта Миннән курыккан кеше, мәңгелектә рәхәтлектә генәяшәячәк. Дөньялыкта Миннән курыкмаган бәндә исә Кыямәт көнендә курка башлар”, диелгән.

 

 

 

 

Беренче гасырларда мөселманнар һәрвакыт ахирәт турында гына уйланып яшәгән. Әйтерсең дә тәмуг алар өчен генә ясалган булган. Язид ибн Хавшаб : «Минем Хәсән әл-Басрый һәм Гомәр ибн Абдул-Азизтан да тәкъвалырак бәндә очратканым булмады. Әйтерсең лә тәмуг алар өчен генә булдырылган”,-дигән. Раби ибн Хөсәйм белән дә шундый ук очрак булган. Кайчагында Гомәр ибн Хаттаб кулларын ялкынга якын китереп: “Хаттаб, синең моңа түземлегең җитәме?”-дип үз-үзеннән сорый торган булган.

 

 

 

 

Безнең ерак бабаларыбызның кайберләре Аллаһтан куркулары нәтиҗәсендә, төннәрен йоклый алмаган, кычкырып көлүдән курыккан һәм бик күп уйлана торган булганнар. Шәддәд ибн Авс: “Тәмуг турында уйланулар минем йокымны качыра һәм мин йокламыйча таңга кадәр сурәләр укый идем”,-дип әйтеп калдырган.

 

 

 

 

Аллаһтан курку нәтиҗәсендә, елау сыйфаты безгә җитеп бетми. Ул сыйфатны бәндәләр үзләрендә булдырырга тиеш. Аллаһтан куркып елаган күзләр беркайчан да тәмугта янмас диелгән. Абдулла ибн Амру ибн Ас: ”Хәзер мин йөз мең дирхәм сәдака биргәнче, Аллаһтан куркып елауны хубрак күрәм”,-дигән.

 

 

 

 

Берсендә, Укба ибн Әмир Пәйгамбәребезгә килгән һәм: “Аллаһның илчесе! Безне нәрсә коткара алыр?”-дип сораган. Пәйгамбәребез: ”Телегезне тыегыз, яши торган урыныгызны тормыш итә торган дәрәҗәдә төзегез һәм яман гамәлләрегезне бетерүне үтенеп сорап елагыз”,-дип җавап биргән.

 

 

 

 

Пәйгамбәребез Аллаһтан куркып тамган яшьләр, башка күләгә булмаган очракта да, бәндә өчен күләгә булып торыр дигән. Хәдистә исә “Аллахтан куркып елаган күзләргә тәмуг тыелган”, диелгән. ( Хәким). Гомәр ибн Хаттабның йөзендә, елаудан барлыкка килгән ике кара сызык булган.

 

 

 

 

Хәлифә Госман ибн Аффанның, кабер каршына басып елаганнан соң, хәтта сакалы чыланган. “Әгәр дә мин тәмуг белән Җәннәт арасында калып, үземне кая җибәрәчәкләрен белмәсәм, көл булыр идем”,-дигән ул.

 

 

 

 

Безнең күзләребез йөрәккә бәйләнгән. Күңел йомшак икән, күз яшь коярга сәләтле. Күңел кара икән, нәтиҗәсе нинди икәне билгеле. Безнең ерак бабаларыбыз Аллаһтан куркып елаучылардан булырга теләгән. Пәйгамбәребез:  اللهم! إني أعوذ بك من علم لا ينفع، ومن قلب لا يخشع، ومن نفس لا تشبع، ومن دعوة لا يستجاب لها"” “Раббым! Кирәкмәгән белемнән, Синнән курыкмый торган йөрәктән, Син кабул итмәгән догалардан Үзең сакла!”-дигән. ( Мөслим, 27 22)

 

 

 

 

Йөрәк түбәндәге 4 гамәлдән каралыр:

1. Файдасыз сөйләм;

2. Аллаһ белән килешүне гөнаһлар кылып бозу;

3. Еш көлү. Хәдистә: “Күп көлмә. Бу синең йөрәгеңне ямьсезләр”, ( Әхмәд, №8034) диелгән.

4. Ризыкны күп итеп ашау. Бишру ибн Харис : «Күп ашау һәм кирәкмәгән нәрсә сөйләү йөрәкне бозар”,-дигән.

5. Күп гөнаһлар кылу.

6. Начар гадәтле кешеләр белән дус булу...

 

 


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе