Хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны

Халыкның саулыгы өчен хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны хәлиткеч әһәмияткә ия дигән фикер бәхәссез. Әле борынгы греклар: «Халык саулыгы — хатын-кызның таза

БӘЙЛЕ
2010 Окт 11

Халыкның саулыгы өчен хатын-кызның җәмгыятьтәге урыны хәлиткеч әһәмияткә ия дигән фикер бәхәссез. Әле борынгы греклар: «Халык саулыгы — хатын-кызның таза тәнендә», — дия торган булганнар.

Хатын-кыз җәмгыятьтә бик мөһим бурычны — ана булу бурычын үти. Хатын-кызларга бу бурычны үтәү өчен уңай шартлар тудырган дәүләттә һәм җәмгыятьтә халык та тазарак, ә менә иҗтимагый җитештерүдә хатыннар организмы өчен авыр һәм зарарлы эшләрне башкару йөкләнгәндә, моның киресе күзәтелә. Мәсәлән, элеккеге СССРда, ирләр белән хатыннарның тигезлеге турында күп сөйләнсә дә, хатын-кызларның 92 проценты эшләп укыды. Халык хуҗалыгында эш урыннарының яртысыннан артыгы (51 проценты) хатын-кызга бирелгән иде. Аларның яртысы диярлек авыр эшләрдә, зәгыйфь механикалаштырылган авыл хуҗалыгы, терлекчелек кебек тармакларда эшләде, сәнәгать предприятиеләрендә, төзелештә, транспортта, химиядә ярдәмче эшләр башкарды. Грузчик булып та, юллар салучы, буяучы һ. б. булып эшләүче дә хатын-кыз иде. Эшче хатын-кызның күбесе сәламәтлек өчен зарарлы физик, химик һәм башка төрле тәэсирләргә дучар ителде. Бу исә эшче хатыннарның һәм аларның балаларының сәламәтлегенә каты сукты, халык саны артуга тискәре йогынты ясады. Нәтиҗәдә, 90 нчы еллар башында илдә үлүчеләр саны туучылардан артып китте. Икътисади яктан алга киткән башка илләрдә дә шундый ук хәл күзәтелә, анда да хатын-кыз көче һәм мөмкинлеге җитештерүгә сарыф ителә, җитештерү исә күп яктан хатын-кыз эше белән генә тәэмин ителә. Иҗтимагый җитештерү эшенә күпләп тартылу, эшләренә баштанаяк чумганлык Европа гаиләләренең аз балалыга әйләнүенә, ир белән хатынның баласыз чорны озаккарак сузарга тырышуына китерде.

Татар һәм марҗа хатыннары

Шушы җәһәттән сәламәтлекне ныгыту һәм халык санын арттыруда мөселман халыкларының тарихи тәҗрибәсе кызыклы. Ислам җенесләрнең биологик үзенчәлеген таный, шуңа күрә тормыш итү кирәкле әйберләр табуны тулысынча ирләр өстенә йөкли. Йорт хуҗалыгын алып бару, бала тәрбияләү хатын-кыз бурычы итеп карала. Хатын-кызның өйдән читтә эшләве һич тә мәҗбүри түгел. Татар халкы әнә шул Ислам традициясен сакларга тырышкан, һәм моның аналар белән балалар саулыгын саклауда әһәмияте зур. В. А. Сбоева болай дип яза: «Үзегез менә уйлап карагыз: рус крестьяннарының хатыннары, нинди генә бай булуларына карамастан, бөтен эшне ирләр белән тигез башкаралар: алар белән бергә сөрәләр, уралар, печән чабалар, җыялар, ашлык суктыралар, утын ташыйлар һ. б.. Ә шул ук вакытта чиктән тыш ярлы татар хатыны ашлык уруда, печән җыюда өлешчә генә катнаша, шуннан кала вак-төяк хуҗалык эше белән эрләү-сугу гына аның өстендә».

А. А. Сухаров татар хатыннарының җәмгыятьтә тигез хокуклы һәм дәрәҗәле булуы турында бик гадел яза: «Казан өязендә мин очраткан өч халыктан, руслар, чирмешләр һәм татарлардан крестьян хуҗалыгына һәм хезмәткә карата мөнәсәбәттә, беренче урында чирмешләр, аннары руслар һәм иң азакта татар хатыннары тора.

Коръән буенча татар хатынары билгеле бер дәрәҗәдә ирләр белән тигез хокуклы. Ул иренә турылыклы булырга һәм буйсынырга тиеш, соңгысы акылга муафыйк таләпләр чигендә, әгәр ул иренең хуҗалыгын карый һәм тәртиптә тота икән, монысы аның үз иркендә һәм ирен яратудан гына». «Рус хатынына караганда аның хәле яхшырак. Ярлы һәм аз балалы гаиләдәге татар хатыны бала тапканнан соң алтынчы көндә, бай гаиләдә 20 нче көндә торып йөри башлый».

Татар халкының гаилә нигезләре: зәгыйфьләнү сәбәпләре һәм нәтиҗәләре

Совет власте елларында татар халкының гаилә нигезләре какшады. Моның нәтиҗәсе булып балалар һәм яшүсмерләр җинаяте килеп чыкты. Чөнки эшләүче аналарның балаларын яхшылап тәрбияләү өчен вакыты һәм мөмкинлеге калмады. Моннан тыш, хатын-кызның тормыш өчен кирәкле акчаны үз көче белән табуы ирләрнең эшләү теләген киметте һәм билгеле бер дәрәҗәдә аларның соры корт булып кеше җилкәсендә яшәвенә һәм эчүчелеккә китерде.

Шәригать буенча гаиләдә ир баш. Хатын-кыз ике очракта гына: ире сәләтсез яки каты авырганда гына суд аша аеруны таләп итә ала. Татар халкы шул таләпне үтәгән, ә ул исә тату яшәүгә һәм татарлар арасында аерылышуның юк дәрәҗәсендә аз булуына китергән. П. Знаменский болай яза: «<...> татар гаиләсе берәр җиргә йөрергә яки барырга чыкса, ир кеше гел алда була, ә аның артыннан балаларын иярткән татар хатыны бара, ул аның белән тигезләнергә хаксыз, ирен узып алга чыгуы турында әйтәсе дә юк». «Шуңа күрә аның бөтен уй-нияте ирен мәхәббәте белән тотып торуга, кершән, иннек, матур киемнәр белән кызыктыруга, аның табигый теләкләрен үтәүгә һ. б. юнәлгән».

Шунысы игътибарга лаек: христиан дине буенча бер генә тапкыр никахлашырга мөмкин. «Никахның бозылмаслыгын билгеләп... — ди инглиз философы һәм социологы Бертран Рассел, — җенси тормышның рөхсәт ителгән бердәнбер формасы бик аз рәхәт һәм күп газап китерерлек хәлне ныгыту өчен чиркәү хәленнән килгәннең барысын да эшләде». Аерылышырга ярамау ир белән хатынны бозыклыкка, зина кылуга этәрә, көнбатыш христиан дөньясына бу хәл һәркайчан хас иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе