Ни өчен Россия хатын-кызлары бала табарга теләми?

Ялкау кеше генә Россиядә туучылар саны мәсьәләсе белән шөгыльләнми. Көнбатышча яшәү рәвеше үтеп кергән безнең чорның башыннан башлап халыкның

БӘЙЛЕ
2010 Сен 08

Ялкау кеше генә Россиядә туучылар саны мәсьәләсе белән шөгыльләнми. Көнбатышча яшәү рәвеше үтеп кергән безнең чорның башыннан башлап халыкның үлә баруының нәтиҗәсен күрәбез: Россия гражданнары кими бара. Чиновниклар, башларын тотып, бала табарга кирәк дигән фикергә килделәр. Президент шуның хакында әйткәч, кыйммәтле костюм киеп йөрүчеләр “безгә демографик үсеш кирәк”, “гаилә кыйммәтләрен кайтару” турында, ә яңалыкларда пособияләрне арттыру турында сөйләделәр.

Россия шәһәрләренең урамнарында еш кына кечкенә балаларны, йөкле хатыннарны, төрле төстәге коляскаэтеп йөрүче әниләрне ешрак күрергә була. 1990нчы еллар белән чагыштырганда, бала-чага тавышы күбрәк ишетелә башлады. Ләкин бу күренеш социаль авыруны туктатумы, әллә начар авыруны кыска вакытка ремиссияләү кебек кенә чагыламы? Әгәр 1990нчы елларда ни өчен бала табарга теләмәгәннәр дигән сорауны бирсәк, хәзерге елларның мини-бэби-бумга ( туучылар саны күпмедер арткан) карасак, бик әйбәт нәтиҗәләргә килмибез, чиновникларның “туучыларны арттыру” дигән сүзләре паллиатив яки бөтенләй демагогиягә генә кайтып кала.

Россия җәмгыятенең авыр халәте (child-free – балалар саны арту белән гомосексуализм, авыруларга китерүче зиначылык катыш) бик сәламәт балалар тудырмый. Болай да әшәкелеккә чумган халыкка телевидение һаман дә начар психоатакасын алып бара. Димәк, монда мәгълүмат чаралары да мутантлыкны үстерәләр. Андый кумакларны үстерү рекламасы арта гына бара- “шулай да, бала табарга кирәк”. Хәзерге мәктәп балалары кемнәрдән үрнәк алалар? Кемне үрнәк итеп күрәләр? Көн саен кемне телевизордан карыйлар? Кечкенә ген лесбиянкаларны, попугай төсе белән бизәлгән егетләрне, голливуд киносының йолдызларын, иң начар наркоманнарны – әшәке кешеләрнең исемлеген дәвам итәргә була. Аларга охшарга тырышучы яшьләрдән сәламәт бала туачакмы – әлбәттә, бу риторик сорау.

Шунысын да әйтергә кирәк, 1990нчы елларда барлыкка килгән һәм хәзерге вакытта үсеш алган субмәдәниятләрне пропагандалау бара. “Кайф тоту” бала табарга теләмәүнең бердәнбер сәбәбе түгел. Шулай ук, акча, байлык җитмәс дип курку да балалар тапмауга китерә.

Аларның кайберләренең торыр урыннары юк. Мәскәүдә фатирга түләп тору яңа гына уку йортын бетереп эшкә кергән кешенең хезмәт хакы белән чагыштырганда зуррак. Фатир сатып алу турында әйтеп тә торасы юк. Шуңа күрә, күп кенә яшь гаилә фатир сатып алу турында бөтенләй уйламый. Кайберләре хәтта арендага да ала алмыйлар. Кемдер башкаладан башка калаларга күченеп китә. Анда фатир хаклары үсә. Кайберләре бала тапмыйча торып, матди ягын кайгыртып кала. Булачак балаларның тормышлары өчен курку – мөһим мәсьәлә. Совет чорында ата-анасы баласын кайсы балалар бакчасына яки мәктәпкә бирергә дип курыкмаган. Ә хәзер ата-ана яхшырак мәктәпләр эзли. Район мәктәпләрендә шундый хәл күзәтелә – 6 яшьлек балалар сүгенәләр, 9 яшьлекләр аракы эчәләр, тәмәке тарталар, ә мәктәп ишегаллары шприцлар белән тула. Баланы яхшы җиргә урнаштырыр өчен, берничә ел элек чиратка басарга һәм зур күләмдә акча түләргә кирәк.

Россиядә балаларга карата үткәрелгән экспериментларга гаҗәпләнеп туймассың. Хәзер балалар имтиханны башлангыч мәктәпкә кергәндә дә бирәләр. 1 сыйныф баласына шулкадәр өй эше бирәләр, аларның кайберләрен ата-аналары да аңлап бетерә алмый. 11 сыйныф укучылары бик моңаеп утырмасыннар өчен, БДИ (ЕГЭ) дигән нәрсәне уйлап чыгарганнар. Механик тест фикерләүне киметә. Шулай ук, укуны тагын бер-ике елга арттырып. Аны түләүле итәргә телиләр.

Баласы өчен кайгырткан ата-ананы хәзерге Россиядә күп кенә кыенлыклар һәм куркынычлар сагалап тора. Шуңа күрә, хатын-кызларның нигә бала тапмаганнарын аңларга була.

Ислам илләрендә хәл башкачарак, чөнки анда туучылар саны күбрәк, хәтта ул дәүләт ярлы булса да. Мәсәлән, Фәләстында сионистлар оккупациясе, тукталмаган бомбардировкалар булса да, гаиләдә уртача 7-8 бала туа. Фәләстыннар Аллаһка нык ышаналар һәм хәрби рухлары да көчле. Бала вакыттан ук шундый рухта тәрбияләнәләр, шуңа күрә мәктәп яшендә үк Израильгә каршы чыгалар.

Исламның уңай йогынтысы да туучылар саны күп булуга китерә. Кеше Аллаһка һәм Аның рәхмәтенә генә тәвәккәлләгәч, баланы Аллаһның бер бүләге итеп кенә кабул итәләр. Исламның тагын бер иҗтимагый- сәяси аспекты бар: байлар белән ярлылар арасында аерма азрак, социаль яктан яклаучысыз калган дигән төшенчә юк.

Кызганыч ки, хәзер чын мөселман илләре юк, ләкин гаделлекне яклаган ислам оешмалары бар. Боларга ливандагы Хизбулла, Фәләстындагы ХАМАС керә. Соңгылары хәтта сионистлар басымы астында да халыкның тормышын яхшыртыр өчен мәктәпләрне һәм дәваханәләрне булдырырга тырышалар.

Мөселманның тормышы тәүхидкә, Аллаһның берлегенә, гаделлеккә корылган.

Фатыйма АНАСТАСИЯ ЕЖОВА


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе