Нинди була ул татарча киенү?

Хәзер еш кына мөслимәләргә: «Сез бит татарча киенмисез. Әбиләребез бу рәвешле «төренмәгән». Сез татар динен тотмыйсыз...» һ.б. гаепләүләрне ишетергә була.

БӘЙЛЕ
2011 Дек 12. Фото:http://yarodom.livejournal.com

Хәзер еш кына мөслимәләргә: «Сез бит татарча киенмисез. Әбиләребез бу рәвешле «төренмәгән». Сез татар динен тотмыйсыз...» һ.б. гаепләүләрне ишетергә була.

Нәрсәсе яңалык инде без тоткан диндә? Әби-бабайлар укыган биш вакыт намазны укыйбыз, елына бер мәртәдә ураза тотабыз, Корбан гаетендә мал суябыз, булдыра алсак, хаҗ кылабыз, барысы да үз урынында бит инде, дисәк тә, үз сүзләрендә нык торучыларны ышандырып булмый. Шул ук яулыкка килгәндә, һаман да каршы якның килешмәүчәнлегенә юлыгабыз. Андыйларга бер дәлил китерү җитәдер. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Нур» сүрәсенең 31 нче аятендә ап-ачык итеп:

« Әйт мөэминә хатыннарга, карарга ярамаган нәрсәдән күзләрен йомсыннар вә фәҗерләрен зинадан сакласыннар һәм кул белән йөзләреннән башка булган зиннәт урыннарын ачмасыннар, мәгәр һәрвакыт ачык була торган йөзләрен, ике кулларын вә тәпиләрен ачсалар ярый һәм башларын, муеннарын вә күкрәкләрен пәрдәләр белән капласыннар, вә зиннәтләрен ачмасыннар. «Аллаһ мөселман булган хатын-кызларны чәчләрен, муеннарын, беләкләрен, тубыкларын, югары чәлтерләрен, колак алкаларын, муенга таккан зиннәтләрен һәм беләзекләрен ят ирләргә күрсәтүдән тыйды», мәгәр бу әйтелгәннәрне үзенең иренә, яки аталарына, яки ирләренең аталарына, яки үзләренең ир туганнарына, яки үзләренең балаларына, яки ирләренең балаларына, яки бертуган кардәшләренең балаларына, яки кыз туганнарының балаларына, яки мөселман булган хатыннарга, яки үзе хуҗа булган кол иргә вә кол хатынга, һәм шәһвәт куәте булмыйча, хатыннарга ихтыяҗы булмаган, фәкать хатыннар янына ашар-эчәр өчен генә килә торган ят ирләргә һәм хатыннарга якынлык кылырга көче җитмәгән, ягъни бәләгатькә ирешмәгән ир балаларга, шушы зекер ителгән кешеләргә чәчләрен, муеннарын, колак алкаларын, беләкләрен, беләзекләрен, балтырларын күрсәтсәләр гөнаһ булмас, вә ул хатыннар урамда йөргәндә аякларын аякларына бәрмәсеннәр күренмәгән зиннәтләрен белдермәк өчен, ягъни йөргәндә аяк тавышларын да чылтыравыклы зиннәтләренең дә тавышларын ишеттереп йөрмәсеннәр! Ий мөэминнәр, һәммәләрегез дә Аллаһыга тәүбә итегез, шаять, дөнья вә ахирәттә бәхетле булырсыз.» — диелгән.

Бу юлларны укып, аңлаган мөэминәдә яулыкны ничек ябырга, нинди озынлыктагы күлмәк, итәк сайларга, гомумән, ничек киенергә дигән сораулар калмаска тиеш.

Шулай да каршы як фикердә булучылар, ягъни яулык бәйләвебез белән килешмәүчеләр: «Сез карадан киенеп, җирдән өстерелә торган киемнәр киясез, артык «төренәсез», ямьсез киенәсез», — ди. Мондый сүзләрне ишетүчеләргә кайбер әйберләрне аңлау кирәктер.

Аллаһ матур һәм матурлыкны ярата. Шуңа да үз киемнәребезгә, аларның пөхтәлегенә, гүзәллегенә игътибар бирү мөһим. Ничек туры килсә шулай ябылган яулык кайберәүләрдә аңламау хисләре тудырырга мөмкин. Шуңа да өй эчендә, хуҗалыкта ябып йөри торган яулык рәвешен тиз генә, дигән булып, кеше янына, урамга, кибетләргә ябып чыгу бик үк дөрес булмастыр. Якты төсмерләрдәге күркәм киемнәр һәркемдә соклану һәм кызыгу хисләре уятырга сәләтле.

Яулыклыларны тәнкыйтьләүгә каршы күпләрдән, итәк, күлмәк киеп, матур яулык япкан кызларга карата: «Менә ничек матур, җыйнак киенәләр бит. Кыска итәк, үтә күренмәле күлмәк түгел инде», — дигән сүзләрне дә ишетергә була бит.

Шуңа да, ни генә сөйләсәләр дә, динебезне күркәм, матур итеп күрсәтә белү безнең бурыч. Исламнан ерак торучылар да: «Алар дине башка кешеләрне хөрмәт итергә өйрәтә», — дип әйтерлек булсын.

Тирәннәнрәк уйлап карасак, Аллаһның хатын-кызларга гаурәтләрен чит ирләр янында капларга кушуында тирән мәгънә бар. Чөнки үзен ят ирләр күзеннән саклаучы мөэминә җәмгыятебезнең төзеклегендә, әхлаксызлык таралмауда зур роль уйный. Дингә без сүзебез, үз-үзебезне тотышыбыз, гамәлләребез һәм хәтта киемнәребез белән дә чакырырга тиеш.

Сүз дә юк, үзеңә бармак төртеп, сиңа туры килмәгән сүзләр әйтеп калулары авыр. Моннан берничә ел элек бу нәкъ тә шулай иде. Кем генә булып бетмәде аңламаучылар телендә яулык япкан мөслимә. Шулай да диннән ерак булганнар белән әрләшеп, аларны динсезлектә гаепләп, ташка таш белән ору мөселман кешесенең гамәле түгел. Кимсетелүләр булганда пәйгамбәребезне искә төшерү кирәк. Ул беркайчан да мөшрикләргә каты бәрелмәгән. Дингә каршы гамәлләр кылып йөрүчеләр өчен дә дога кылган. Ни хикмәт, гомер бакый һидәяткә килмәс, дип уйлаганнар да Аллаһка кайткан. Бөек сәхабәбез, хәлифә Гомәр (р.г.) моның ачык мисалы булып тора. Исламга хәтле ул мөселманнарга каршы була. Мөхәммәд (с.г.в.) исә аннан өметен өзми, гел Гомәр өчен дога кыла. Сәхабәләре исә шаяртып: «Ул дингә килгәнче, аның дөясе ислам кабул итә», — ди торган була. Гомәрнең (р.г.) дингә килүе барыбыз өчен дә гыйбрәт булып тора. Һичшиксез, аның динебезне үстерүдә куйган тырышлыгы зур.

Шуңа да, мөслимәләргә мөрәҗәгать итеп шуны әйтәсе килә: без бу дөньяда сыналабыз. Ни генә дисәләр дә Аллаһ биргән һидәяттән тайпылмыйча, кеше сүзенә карамыйча, янәшәдәгеләребезне дингә чакырып яшәү кирәк.

Айсылу ЮЛДАШ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе