Икрима Ибн Әбү Җәһил

Безнең янга Икрима исемле мөселман килә. Аның әтисен хурламагыз. Үлгән кешене хурлау исәненә зыян китерә, ләкин үлгән кешегә ирешми Мөхәммәт (с.г.в.)

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Безнең янга Икрима исемле мөселман килә. Аның әтисен хурламагыз. Үлгән кешене хурлау исәненә зыян китерә, ләкин үлгән кешегә ирешми

Мөхәммәт (с.г.в.)

Кайбер бәндәләр: «Аның әтисе эчкече бит, хәтта көн саен аракы эчә. Нигә соң ул малай мулла булып китте икән?» — дип гайбәт сөйләп утыралар. Әлеге сәхабәнең тарихы андый гайбәтләрнең нигезсез икәнлеген раслый. Шуңа күрә, андый гайбәтләрне сөйләмәгез, шул начар уйларыгызны башыгыздан бөтенләйгә чыгарып ташлагыз.

Ислам диненә кергәндә аңа 30 яшь тулып килә. Кораеш халкы арасында ул бай һәм танылган кеше була.

Әгәр уйлап карасак, ул ислам диненә Саад, Мусаб белән бергә керергә тиеш иде. Ләкин аның әтисе йогынты ясагандыр. Ничек уйлыйсыз, аның әтисе кем?

Ул Мәккә баһадиры, мәҗүсиләрнең башлыгы, мөселманнарга җәза бирү остасы була. Аның исеме Әбү Җәһил була. «Җәһилләрнең атасы» дигән сүз. Ә чын исеме — Амр ибн Хишам. Ә Икрима исемле малае кораеш халкының баһадиры була.

* * *

Әтисе Мөхәммәткә каршы көрәштә җитәкче булгач, әле башта Икрима да аңа каршы чыккан. Аллаһ илчесенең дошманы буларак, сәхабәләргә зур зыян китергән. Атасы моның белән риза булган.

Бадр сугышы алдыннан Әбү Җәһил мәҗүсиләр гаскәренең башлыгы була. Ул әл-Лат, әл-Узза белән Мөхәммәтне җиңгәч кенә Мәккәгә кайтачакмын дип ант итә. Бадрга килгәч, ул корбан чалып, шәраб эчен, кызларны биетеп, бәйрәм итә.

Ә сугыш вакытында улы аңа терәк була.

Ләкин теге потлар Әбү Җәһилнең теләген ишетмәделәр, чөнки агач кисәге бернәрсә дә ишетми. Аңа берничек тә сугышта ярдәм итә алмадылар.

Әбү Җәһил сугышта һәлак була. Икрима үз күзләре белән атасын мөселманнар үтергәнен күрә. Үз колаклары белән атасының кычкырганын ишетә.

* * *

Кораеш кабиләсе җитәкчесенең тәнен сугыш кырында калдырып, Икрима Мәккәгә кайта. Бу җиңелү аңа әтисен Мәккәгә алып кайтырга мөмкинлек бирмәде. Атасын мөселманнарга калдырып, аңа качарга туры килде. Үлгән мәҗүсиләрнең тәннәрен Кулайб чокырына ташладылар да ком белнә күмделәр.

* * *

Шул көннән башлап Икриманың мөселманнарга карата булган мөнәсәбәте үзгәрә...

Башта әтисенең кушуы буенча гына исламга каршы була, ә хәзер уч алу юлына басты.

Аталары сугышта үлгән кяферләр белән бергә Икрима Мөхәммәткә каршы дошман булырга котыртты. Кораешларда уч алу теләге көчәя барды һәм Өһөд сугышына кадәр барып җитте.

* * *

Икрима ибн Әбү Җәһил Өһөд сугышында катнашты. Аның хатыны Умм Хәким дә аңа кушылды. Хатыны башка хатын-кызлар белән сугышчыларны көрәшкә илһамландырды. Алар кире качарга комачаулык итәргә дә тиеш булганнар.

* * *

Уң флангы белән Кораеш кабиләсе вәкиле Халит ибн Вәлид идарә итә. Сул флангада Икрима була. Ике атаклы сугышчы кораеш мәҗүсиләрен җиңүгә китерде. Мәҗүсиләр җиңгәч, Әбү Суфьян: «Бу сезгә Бадрдагы вакыйга өчен,» — дип әйтте.

* * *

Аннары алар озак вакыт Мәдинәне блокадага алдылар, аннары Икрима бу блокададан туйды. Ул Мәдинәне алырга теләдеһәм сугыш хәрәкәтләрен башлады. Ахыр чиктә Икрима качып котыла.

* * *

Фәтех көнендә кораеш халкы бирелде. Шуңа күрә, мөселманнар сугышсыз гына Мәккәне басып алдылар. Пәйгамбәребез каршы килсәләр генә сугышырга кушты.

* * *

Ләкин Икрима сугышсыз гына Мәккәне бирергә кирәк дигән фикергә каршы чыкты. Алар сугыша башладылар. Нәтиҗәдә, күп кеше һәлак була, ә Икрима качып котыла.

* * *

Шуннан соң ул авыр хәлдә кала. Мөселманнарга буйсынып, Мәккә халкы аннан киселә. Аллаһ илчесе кораеш халкының баштагы гөнаһларын гафу итә.

Ләкин кичерелмәгән кешеләрнең дә исемлеге булды. Шул исемлектә Икрима беренче урында торды. Шуңа күрә, ул яшерен рәвештә Мәккәдән Ямәнгә качты, чөнки анда сыену урынын табарга теләде.

* * *

Шул вакытларда Икриманың хатыны Умм Хәким белән Әбү Суфьянның хатыны Хинд Аллаһ илчесенең йортына бардылар. Өйгә кергәч, анда Фатыйма белән башка хатын-кызлар да бар иде. Хинд Мөхәммәткә болай диде:

- Аллаһ илчесе, әлхәмдүлилләһ, Ул безнең өчен динне бирде. Туганнарыңа карата яхшы мөгамәләдә бул. Мин иман китергән хатын-кыз.

- Мин Хинд бинт Утба, я Аллаһ илчесе, — диде ул, пәрәнҗәсен ачып.

- Сине сәламлим, — диде Аллаһ илчесе.

- Вәллаһи, кайчандыр җир йөзендә минем өчен синең өй иң начары иде, ә хәзер иң әйбәте булды.

- Арттырып сөйлисеңдер, — диде пәйгамбәр.

Аннары Умм Хәким дә исламны кабул итеп, болай ди:

- Аллаһ илчесе, Икрима син үтерерсең дип куркып Ямәнгә качты. Аны гафу ит инде.

- Аңа куркыныч янамас.

Икриманың хатыны шунда ук ирен алып кайтырга Ямәнгә юнәлә. Юлның бер өлешен узгач, хезмәтчесе кире кайтырга кызыктыра башлады. Хинд аңа юлны дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Теге хезмәтчене бер җирдә калдырып, хатын-кызлар юлны дәвам иттеләр. Икриманы Кызыл диңгез яр буенда күрделәр. Ул вакытта диңгезче мөселман белән сөйләшеп тора иде.

Диңгезче аңа болай ди:

- Ихласлы булсаң, көймәгә кертәм.

- Ничек миңа ихласлы булырга? — дип сорый Икрима.

- Иман кәлимәсен әйт.

- Мин шуннан качтым бит инде, — диде Икрима.

Икрима янына хатыны килеп җитә.

- Мин синең янга җир йөзендәге иң гадел кешедән киләм. Мөхәммәт сиңа тимәм дип сүз бирде.

- Син аның белән сөйләштең мени?

- Әйе, ул сиңа тимим дип әйтте.

Умм Хәким Икриманы исламга чакыра башлады, анары бергә кайтып киттеләр.

Умм Хәким теге хезмәтче хакында сөйләде. Икрима теге кешене үтерде. Әле ул вакытта мөселман түгел иде. Аннары бер җирдә туктаганда, Икрима хатыны белән якынлык кылырга теләде, ләкин тегесе:

- Мин мөселман, ә син мәҗүси, — диде.

- Бу катлаулы хәл икән, — диде Икрима.

Икрима Мәккәгә якынлашып килгәндә, Аллаһ илчесе сәхабәләренә болай ди:

- Безнең янга Икрима исемле мөселман килә. Аның әтисен хурламагыз. Үлгән кешене хурлау исәненә зыян китерә, ләкин үлгән кешегә ирешми.

Ләкин Мөхәммәтнең (с.г.в.) бу сүзләренә «Әй, ул дин әһеле начар гаиләдән бит,» — дип, гайбәт сөйләп утыручы Исәнбайның кайбер бәндәләре генә колак салмыйлар.

Тиздән Икрима Мәккәгә барып җитә һәм пәйгамбәрне күрә. Аллаһ илчесе аны шатланып каршы алырга чыга, хәтта тышкы киемен дә кияргә оныта.

- Мөхәммәт, Умм Хәким миңа гафу иткәнеңне әйтте.

- Бу чыннан да шулай.

- Син нәрсәгә чакырасың?

- Иман кәлимәсенә.

- Вәллаһи, син нәрсәгә чакырасың, шул хак. Син изгелек кылырга өндисең. Хәтта элек тә гел дөресен генә сөйләдең. Аллаһтан башка иләһ юк, Мөхәммәт — Аның илчесе һәм колы дип шәһадәт бирәм. Аннары нәрсә дип әйтергә тиешмен.

- Мин чын мөселман, мөһаҗир һәм Аллаһ юлындагы сугышчы.

Икрима шул сүзләрне дә әйтә.

- Син дә миннән, нәрсә телисең, шуны сорый аласың.

- Минем барлык зыян эшләгәннәремне кичер.

- Я Раббым, аның барлык гөнаһларын да кичер.

- Вәллаһи, Аллаһка каршы көчемне сарыф итсәм дә, хәзер Аллаһ юлында күбрәк көчемне сарыф итәм. Элек исламга каршы сугышсам, хәзер ислам өчен сугышам.

* * *

Шул вакытта гаскәр сафына батыр сугышчы керә. Шулай ук, Коръәнне дә яхшы итеп укучы була. «Бу Аллаһ китабы», — дип әйтте. Шунда ул Аллаһтан куркып елап та бибәрә иде.

* * *

Икрима дингә нык хезмәт ите. Ул күп кенә сугышларда катнашты. Гел алгы сафларда гына булды. Ярмук сугышында да алга ыргылды.

Бер сугышта мөселманнар авыр хәлдә калалар. Икрима византиялеләрнең уртасына керә. Аның артыннан Валид ашыга:

- Икрима, алай эшләмә, югыйсә, үтерәләр бит.

- Калдыр мине. Син күптән сәхабә булдың. Без пәйгамбәрнең дошманнары булдык.

- Мин дә күп сугышларда Аллаһ илчесенә каршы булдым. Бүген византиялеләрдән качарга тиешменме? — дип өстәп куйды Икрима.

Мөселманнарга:

- Кем шаһит булып үләргә тели? — дип сорый.

400ләп мөселман белән Икрима алга ыргылды һәм җиңүгә ирештеләр. Ләкин бу Ярмук сугышында Харис, Аяш, Икрима батырларча вафат булалар.

– Хариска су бирегез! — диделәр мөселманнар. Әле ул вакытта теге 3 кеше үлмәгән иде.

- Аяшны эчерегез, ул аңа ныграк мохтаҗ, — диде Харис.

Аяш янына килгәч, ул инде үлгән була. Теге ике сугышчы да шул арада вафат булалар.

Алар аларны кәүсәр суы белән сыйласын иде.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе