ӘБҮ УБАЙДА ИБН ӘЛ-ҖАРРАХ

Һәрбер халыкның да саклаучы бар. Бу халыкның саклаучысы – Әбү Убайда. Мөхәммәт (с.г.в.) Төскә-биткә ул матур гына, төз гәүдәле. Буе да озын гына. Ул тормыш

БӘЙЛЕ
2010 Июл 01

Һәрбер халыкның да саклаучы бар. Бу халыкның саклаучысы – Әбү Убайда.

Мөхәммәт (с.г.в.)

Төскә-биткә ул матур гына, төз гәүдәле. Буе да озын гына. Ул тормыш сөючән, кешеләр аңа тартылалар иде. Ул үзен гади итеп тота. Куркыныч вакытларда арыслан кебек була.

Мөхәммәт халкын саклаучы Әмир ибн әл-Җаррах әл-Фихри әл-Курайши менә шундый кеше була. Аны икенче төрле Әбү Убайда дип атыйлар. Габдулла ибн Гомәр аның хакында мондый сүзләрне әйтә: “Кораеш халкының 3 кешесе иң танылган, әхлаклы һәм намуслы. Синең белән сөйләшсәләр, беркайчан да алдамыйлар, әгәр син алар белән сөйләшсәң, сине дә ялганчы дип атамаслар. Менә бу кешеләр: Әбү Бәкер, Госман ибн Гаффан, Әбү Убайда ибн әл-Җаррах”.

* * *

Әбү Убайда ислам динен беренчеләрдән булып, Әбү Бәкер кабул иткәннән соң икенче көнне кабул итә. Аны исламга Әбү Бәкер тарткан. Шулай ук, Әбү Бәкер Габдрахман ибн Ауфны, Госман ибн Мазунны, әл-Аркамны дингә өндәгән.алар барысы да ислам динен кабул иткәннәр.

* * *

Әбү Убайдага да, башка беренче мөселманнар кичергән кебек, авырлыкларны кичерергә туры килә. Кораеш вәкилләре аңа бәхетсезлек, кайгы китереп тордылар. Әбү Убайда бу сынауларга нык торды. Ләкин Бадр сугышында булган сынау олырак иде.

* * *

Бадр сугышында ул беренче рәтләрдә сугышты. Үлемнән дә курыкмыйча, Әбү Убайда дошманны кысрыйлый. Аны күреп, кораеш сугышчысы аннан кача торган булган.

Ләкин бераздан соң бер Аллаһ дошманы гел Әбү Убайда каршына килеп баса. Әбү Убайда башка җиргә китә. Теге сугышчы тагын килеп җитә. Әбү Убайда да тагын башка урынга китәргә җыена.

Әбү Убайданың сабырлыгы бетеп, ул тегенең башына тондыра. Теге Әбү Убайданың аяны янында җан тәслим кыла.

Башта сез Әбү Убайда каршына килеп баскан сугышчыны бик көчле булган дип уйлагансыздар, аннары сәхабә аны үтергән дип укыгач, гаҗәпкә калгансыздыр. Әйе, ни өчен соң ул башта аннан качып йөрде икән? Теге үтерелгән солдат кем булды икән. Ул аның әтисе Габдулла булган икән. Күрәсең, ул атасын үтерергә теләмәгән.

Юк, Әбү Убайда әтисен түгел, ә әтисендәге мәҗүсилекне үтергән.

Бер яктан караганда, әтисе Аллаһ дошманы була. Ләкин икенче яктан карасаң, ул Әбү Убайданың әтисе бит, якын кеше. Ярар, Аллаһ бу турыда нәрсә әйтә соң?

«Аллаһуга һәм кыямәт көненә иман китергән хак мөэминнәрне, Аллаһуга вә Аның рәсүленә хыйлафлык кылучыга дус тапмассың, гәрчә ул Коръән белән гамәл кылмаучылар үзләренең аталары булсалар да, яки балалары булсалар да, кардәшләре булсалар да Коръән белән гамәл кылмаганнары өчен алдардан киселерләр, бергә яшәмәсләр. Коръән белән гамәл кылып та гамәл кылмаучы кешеләрдән киселгән хак мөэминнәрнең күңеленә Аллаһ иманны нык беркетте, вә аларны Үзеннән булган рухи куәт белән куәтләде, дәхи аларны асларыннан татлы елгалар агучы бакчаларга кертер, алар анда мәңге калучылардыр, Аллаһ алардан разый, алар да Аллаһтан разыйлар» (Бәхәсләшү, 22).

* * *

Ярар, Әбү Убайданың бу гамәле гаҗәп булмады инде, чөнки аның иманы көчле иде бит.

Мөхәммәт ибн Җәгъфәр дә сөйли:

“Беркөнне Аллаһ илчесенә христианнар киләләр.алар болай диделәр: “Әбелкасыйм (Пәйгамбәрнең бер исеме), бернең матди хәл белән бәйле булган бәхәсне хәл итәргә бер сәхабәңне җибәр әле. Сезнең, мөселманнарның, бездә абруйлары бик зур”.

- Миңа кич белән килегез, мин сезнең белән бер кешене җибәрәм, - диде пәйгамбәребез (с.г.в.). өйлә намазына Гомәр килә, чөнки үзенең сайланганын тели:

- Намаздан соң Аллаһ илчесе мөселманнарны күзәтте. Ә мин күренер өчен башымны күтәрдем, - дип искә алды ул.

Пәйгамбәр күзәтүен дәвам итә. Аннары Әбү Убайданы күрә. Аннары ул аңа:

- Алар белән бәхәсләрен хәл итәргә бар. Хаклыкны алга сөр, - диде пәйгамбәр.

- Бу Әбү Убайдага эләкте, - дип әйтеп куйды Гомәр.

* * *

Әбү Убайда мөселман милләтен саклаучы гына түгел, мөселманнарны саклар өчен әзерләнгән отрядларны да ул оештыручы.бу гаскәрләр күп сугышларда катнаштылар.

Беркөнне Аллаһ илчесе кораеш кәрванын басып алырга Әбү Убайда җитәкчелегендә ге гаскәрне җибәрә. Юлга финик кына бирә, чөнки башка ризык булмый. Көн саен ул һәрбер сугышчыга берәр финик биргән. Кешеләр аны суырганнар. Икенчесен төнгә калдырган.

* * *

Өһөд сугышында мөселманнар җиңеләләр. Мәҗүсиләр:

- Миңа Мөхәммәтне күрсәтегез. Миңа Мөхәммәтне күрсәтегез, - дип кычкыралар.

Әбү Убайда пәйгамбәрне саклаучы 10 кешенең берсе була. Сугышта Аллаһ илчесенең теше сына, маңгае киселә, җитенә ике балдак кадалган була. Башта Әбү Бәкер тартып чыгарырга теләсә дә, Әбү Убайда тартып чыгара. Пәйгамбәрдәге балдакны теше белән тартып чыгарганда, теше сына. Икенчесен тартып чышарганда икенче тешен сындыра.

Әбү Бәкер шуннан соң болай дип куйды: “Бөтен тешсезләр арасында Әбү Убайда иң яхшысы”.

* * *

Әбү Убайда гомер буе Аллаһ илчесенең фикердәше булып калды. Сакифа көне килеп җиткәч, Гомәр Әбү Убайдага болай дигән:

- Кулыңны бир, мин сиңа присяга бирәм. Мин Аллаһ илчесенең түбәндәге сүзләрен ишеттем: Һәрбер халыкның да саклаучы бар. Бу халыкның саклаучысы – Әбү Убайда.

- Мин үзе исән чагында намазда имам булып торырга кушкан кешедән өстенрәк була алмадым

Кешеләр Әбү Бәкергә присяга бирделәр, Әбү Убайда аның киңәшчесенә әверелә. Аннары Гомәр хәлиф була. Әбү Убайда аңа да буйсына. Бер тапеыр гына буйсынмады.

Беләсеңме ни өчен?

Ул вакытта Әбү Убайда Шамда була. Мөселман гаскәре белән җиңүгә ирешә ул. Мөселманнар Евфрат елгасына кадәр һәм Кече Азиягә кадәр барып җитәләр.

Ул вакытта Шамда чума авыруы киң таралган була. Аңа Гомәрдән тизрәк килеп җит дигән хат килә. Хатны укыгач, Әбү Убайда:

- Бу хатны ни өчен җибәргәнен аңладым. Миңа чума тимәсен өчен чакыра ул.

Әбү Убайда Гомәргә җавап хатын яза:

“Мөэминнәрнең әмире. Мин ни өчен чакырганыңны аңладым. Ләкин мин гаскәремне ташларга теләмим. Хатны алгач, миңа монда калырга рөхсәт ит”.

Хатны алгач, Гомәр кайгыга калды.

Аннан ни өчен кайгырганын сорыйлар:

- Әллә Әбү Убайда вафат булдымы?

- Юк, үләргә җыена гына.

Гомәрнең сүзе тормышка ашты. Чума Әбү Убайдага да эләкте. Шуңа күрә, солдатларга соңгы сүзләрен әйтте:

- Мин сезгә мөрәҗәгать итәм. Намаз укыгыз, ураза тотыгыз, олы һәм кече хаҗ кылыгыз, киңәшләшеп эш итегез, әмирләрегез белән ихласлы булыгыз, аларны алдамагыз, дөнья тормышы белән бик мавыкмагыз. Кеше мең ел яшәсә дә, үлем барыбер киләчәк. Аллаһның сәламе булсын сезгә

Аннары Муазга имам булырга кушты. Аннары вафат булды.

Урыныннан тормыйча, Муаз сөйли башлады:

- Мөселманнар, бу кешенең үлеме белән бәйле булган кайгы сезгә иреште. Вәллаһи, ул бик тәртипле кеше булды. Күрәлмаудан ул бик ерак иде. Аннан да ныграк беркем дә балаларны сөймәде. Аның өчен дога кылыгыз.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе