ӘБҮ ЗАРР ӘЛ-ГИФАРИ

Җир дә, күк тә Әбү Заррдан да ихласрак кешене күрмәделәр. Мөхәммәт (с.г.в.) Мәккәне тышкы бөнья белән бәйләгән Ваддан болынында гифар

Читайте также
2010 Июл 01

Җир дә, күк тә Әбү Заррдан да ихласрак кешене күрмәделәр.

Мөхәммәт (с.г.в.)

Мәккәне тышкы бөнья белән бәйләгән Ваддан болынында гифар кабиләсе яшәгән.

Алар Шамга юнәлгән кораеш халыкларының салымнары хисабына яшәгән әлеге кавем. Бәлки, алар салым түләргә риза булмаган кәрваннарны талаганнардыр да. Җүндүб ибн Җүнәдә шушы кабиләдән булган. Аны икенче төрле Әбү Зарр дип атаганнар. Кабиләдә башка кешеләрдән аермалы буларак, ул батыр, акыллы, алдан күрә белхүе белән аерылып торган. Халык табынган потлар да аны гаҗәпкә калдырдылар.

Ул гарәпләрдә булган төрле мәҗүси гамәлләр белән риза булмаган. Ул яңа пәйгамбәрнең килеп чыкканын түземсезлек белән көткән.

* * *

Үзенең күчмә халкында булганда, Әбү Зарр яда пәйгамбәрнең килгәнен ишеткән. Бу хәл Мәккәдә булган икән. Әнис исемле энесенә ул болай ди:

- Тиз генә Мәккәгә бар һәм бу кешене тизрәк табарга тырыш. Ул үзен пәйгамбәр дип игълан иткән һәм аңа вәхи килә. Нәрсә сөйли, шуны тыңла, ә аннары миңа җиткер.

* * *

Мәккәгә килгәч, Әнис Аллаһ илчесе белән очраша һәм аның вәгазьләрен тыңлый. Аннары ул кире өенә кайткач, зур түземсезлек белән көткән Әбү Зарр Әнистән яңа пәйгамбәр турында сораштыра башлады.

Әнис болай ди:

- Вәллаһи, мин югары әхлакка чакыра торган кешене күрдем, аның сөйләме шигырьгә охшаган.

- Кешеләр аның турында нәрсәләр сөйлиләр? — дип сорый Әбү Зарр.

- Аны сихерче, алдагысын әйтеп бирүче, шагыйрь дип атыйлар.

- Вәллаһи, син минем теләгемне үтәдең. Гаиләмне карап тора алмассыңмы? Мин дә аның янына барып кайтыйм әле.

- Әйе, барып кайт. Мәккә халкы белән сак бул.

* * *

Аз гына ризык алып, иртән иртүк Әбү Зарр юлга кузгала. Пәйгамбәрне күрергә тели ул.

* * *

Мәккәгә барып җиткәч, халкыннан курыккан, чөнки аның халкы потларына карата көнчеләр һәм аларга каршы чыгучы теләсә-кемне репрессиягә дучар итәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә, Мөхәммәт пәйгамбәр кайда дип беркемнән дә сорамаган.

* * *

Төн җиткәч, Әбү Зарр мәчеттә кунган. Шул вакытта аның яныннан Гали үтеп киткән. Юлчыны сизеп алгач, ул:

- Тыңла әле, әйдә безгә, — диде.

Әбү Зарр Гали белән китте. Иртән, әйберләрен алып, мәчеткә китте. Ләкин алар әле бер-берсеннән бернәрсә дә сорашмадылар. Шулай ук, көне буе көтеп торса да, пәйгамбәр очрамады, шуңа икенче төнне дә Галигә кунарга киттеләр.

Өченче көнне исә Гали кунактан ни өчен килгәнен сорады.

Әбү Зарр болай дип җавап бирде:

- Миңа кәм кирәк икәнлеген күрсәтсәң, ни өчен килгәнемне әйтәм.

Гали Әбү Заррга шулай эшләргә вәгъдә бирде.

Аннары кунак болай дип сөйләп китте:

- Мәккәгә мин ерактан килдем. Яңа пәйгамбәр белән очрашырга телим. Аның сүзләрен ишетәсем килә.

- Вәллаһи, бу кеше Аллаһ илчесе янына килгән. Ул бит бу җирдә... Тыңла. Иртән мин кайда барам, шунда бар. Әгәр бер куркыныч сизсәм, ял итүгә салышам. Юлны дәвам итсәм, син дә минем белән бар, -дип, җавап бирә Гали елмаеп.

* * *

Пәйгабәрне күрәм дип Әбү Зарр төне буе йокламады. Аның сүзләрен ишетергә кирәк бит аңа.

Иртән Гали кунак белән Аллаһ илчесенең йортына юнәлде. Әбү Зарр аның артыннан китте.

Әбү зарр:

- Әссәләмү галәйкүм, Аллаһ илчесе!

- Вәгәләйкем әссәләм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ, — ди Аллаһ илчесе.

Әбү Зарр пәйгамбәрнең ислам сәламе белән сәламләгән беренче кеше була. Аннары ул киң тарала.

* * *

Әбү Зарр янына килгәч, Аллаһ илчесе аны ислам диненә чакыра башлады һәм Коръән укыды. Урыныннан да тормыйча, Әбү Зарр хаклыкны яклап, яңа динне кабул итте. Ул ислам диненә кергән 5нче кеше булды.

Хәзер сүзне аның үзенә бирик:

«Шул көннән башлап мин Аллаһ илчесе янында Мәккәдә калдым. Ул мине ислам диненә өйрәтте. Аннары ул миңа:

- Мәккәдә беркемгә дә исламга кергәнеңне әйтмә. Мәҗүсиләр сине үтерә күрмәсеннәр дип куркам.

- Вәллаһи, мәчеткә барып, кораеш халкы янында исламга кердем дип әйтмичә, Мәккәдән китмим, — дидем.

Аллаһ илчесе бер сүз дә әйтмәде.

Кораеш кешеләре күп булган җиргә барып, аларның урталарына чыгып бастым да, кычкырып, болай дидем:

- Кораеш халкы, мин Аллаһтан башка табынырга яраклы зат юк, Мөхәммәт — Аллаһның илчесе дип шәһадәт бирәм.

Минем сүзләрне кораешлар ишеткәч, нык дулкынлана башладылар. Урыннарыннан торып, болай дип кычкырдылар:

- Тотыгыз бу кешене.

Минем яныма йөгереп килеп, алар нык кына кыйнадылар. Мине пәйгамбәрнең Габбас абыйсы танып алды һәм коткарырга теләде. Ул аларга:

- Кайгы сезгә. Сез гифар кабиләсеннән булган кешене үтерәсез, сезнең кәрваннар алар аша үтә бит. Калдырыгыз аны!

Акылыма килгәч, Аллаһ илчесе янына килдем. Минем нинди хәлдә икәнемне күргәч:

- Мин сиңа бу эшне башкарма дигән идем бит.

- Аллаһ илчесе. Җаным шуны теләгән иде.

- Халкыңа кайт та барлык ишеткәнр нәрсәләрне сөйлә. Аларны исламга чакыр. Бәлки, Аллаһ аларга синең аша файда бирер. Дингә ачык рәвештә чакырам дигән хәбәрне ишетсәң, кире минем янга кил.

Халкым янына кайткач, мине башта Әнис кардәшем каршы ала. Ул:

- Нәрсә эшләдең син?- дип сорады.

- Мин ислам динен кабул иттем, — дип җавап бирдем мин. — Мин хак дин исламны кабул итәм.

- Мин дә синең динеңә керәм.

- Мин сезнең дингә каршы килмим, — сүзгә әниләре дә кушылды.

Димәк, әни дә исламны кабул итте».

Шул көннә башлап иманлы гаилә гифар кабиләсен дингә тарта башлады. Мөселманнар күпчелекне тәшкил иттеләр. Алар намаз укый башладылар.

Кешеләрнең кайберләре болай диләр:

- Без хәзергә үзебезнең диндә калабыз. Аллаһ илчесе Мәдинәгә кергәч, исламны кабул итәрбез.

Пәйгамбәр Мәдинәгә кергәч, алар ислам динен кабул иттеләр. Аллаһ илчесе: «Аллаһ гифар халкын кичерде. Кем ислам диненә күчте, шул Аллаһның рәхмәтенә күчте», — дип әйтте

Бадр, Өһөд сугыәлары вакытында Әбү Зарр кабиләсе янында калды. Аннары ул пәйгамбәрдән хезмәткә алуын сорады. Пәйгамбәр аны кабул итте. Һәм ул бәхетле булды.

Аллаһ илчесе аны бик хөрмәт итте. Аның белән очрашкан саен. Гел кулын кыса һәм елмая иде.

* * *

Аллаһ илчесе вафат булгач, Әбү Зарр Мәдинәдә кала алмады. Шамга китте һәм Әбү Бәкер, Гомәр идарә иткән вакытларда шунда яшәде.

Госман хәлиф булгач, Әбү Зарр Дәмәшкъ каласына күчте. Анда кайбер мөселманнарның дөнья байлыгына кызыгуларын күрде. Госман аны Мәдинәгә чакыргач, шунда китте. Монда да андый тискәре күренеш киң таралган. Кешеләр аның туры әйтүе белән риза түгелләр. Госман аңа Рабзу исемле зур булмаган авылга күченергә рөхсәт итте. Ул анда күченеп китте.

Аллаһ илчесе һәм сәхабәләр кебек үзе өчен генә тырышмаган.

* * *

Беркөнне аңа кунак килгән, ишектән кергәч, әйләнә-тирәне күзәткән. Анда бер күңел ача торган нәрсә дә тапмагач:

- Ничек күңел ачасың? — дип сораган.

- Безнең өй теге дөньяда, анда рәхәтлекләр күп булыр.

- Ләкин монда да шатлык булырга тиеш.

- Ләкин Хуҗабыз монда калдырмый безне.

* * *

Шамның әмире Әбү Заррга 300 динар акча җибәрә. Акчаларны үзе өчен кулланырга куша. Ул акчаларны түбәндәге сүзләр белән кире кайтара:

- Шамның әмире миннән дә мохтаҗрак кешене тапмады мени?

* * *

Хиҗри буенча 32 елны вафат була. Аллаһ илчесе аның турында болай дигән бит:

- Җир дә, күк тә Әбү Заррдан да ихласрак кешене күрмәделәр.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе