ӘБҮ ӘЮП ӘЛ-АНСАРИ

Константинопольгә җитеп, стинәләре янында күмелә Ул Аллаһ илчесенең олуг сәхабәсе була, аның тулы исеме Халид ибн Зәйд ибн Кулайб, тумыша белән ән-Наҗар

Читайте также
2010 Июл 01

Константинопольгә җитеп, стинәләре янында күмелә

Ул Аллаһ илчесенең олуг сәхабәсе була, аның тулы исеме Халид ибн Зәйд ибн Кулайб, тумыша белән ән-Наҗар каҗиләсеннән.

Аны икенче төрле Әбү Әюп дип атыйлар, ул ансарлардан.

Мөселманнар арасында аны белмәгән кеше юктыр.

Аның турында көнбатыштан башлап көнчыгышка хәтле беләләр, чөнки Аллаһ илчесе Мәдинәгә күченгәч, күп медер вакыт аның йортында яши. Шуның белән дә горурланыга була.

Әбү Әюпнең өенә пәйгамбәр килү хакында күп тарих китаплдарында язалар. Мөхәммәт Мәдинәгә күченгәч, аны монда җылы каршы алалар. Аңа таба юнәлгән җылы карашлар бер-берсен яраткан ике кешенең карашлары кебек. Мәдинә халкы аңа үз күңелләрен ачты, ә пәйгамбәр аларның йөрәкләренә үтеп керде.

Әле башта күпмедер вакыт Куба авылында була. Анда ул мәчет төзи.

Аннары ул Мәдинәгә юнәлә. Юлда Мәдинәнең җитәкчеләре очрады, аларның һәммәсе дә пәйгамбәрне үз өйләрендә кундырырга теләде. Ләкин бәхет кемгә елмайды соң?

Алар болай дип әйттеләр:

- Бездә туктал, Аллаһ илчесе. Үзең белән кешеләреңне алсаң да була. Без сине якларбыз.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) аларга болай дигән:

- Дөя кайда бара, мин шунда барам.

Дөя максатыма ирешәм дип атлый башлады. Кешеләр зур түземлек белән көтеп тордылар. Беришләренең капкалары яныннан үтеп киткәндә, хуҗалары кайгыга калалар, ләкин икенчеләренең өметләре кабына.

Дөя юлын дәвам итте. Ниһаять, ул Әбү Әюпнең өе янында килеп туктады. Ләкин Аллаһ илчесе төшмәде. Дөя аз гына баргач, кире шул җтуктаган җиренә килеп басты.

Әбү Әюпнең шатлыгы эченә сыймады. Ул пәйгамбәр янына барып, аны кайнар сәламләде. Ул пәйгамбәрең әйберләрен җир байлыгын тоткан кебек алып керде. Аннары Мөхәммәтне чакырды.

* * *

Әбү Әюпнең өе бер катлы, ләкин мансардасы да бар. Башта, пәйгамбәр анда урнашсын дип, мансардасыннан әйберләрен алды. Ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) беренче катта тукталырга теләде. Шуңа күрә, Аллаһ илчесе хәзергә беренче катта калды, ә Әбү Әюп гаиләсе белән мансардасына урнаштыдар.

Ләкин соңрак, йокларга ятканда, Әбү Әюп никтер үкенә башлады:

Кайгы сиңа. Без нәрсә эшләдек. Аллаһ илчесе аста булып, без өстә булыйкмы? Димәк, без аннан өстенрәкме? Вәхи белән пәйгамбәр арасында урнашканбыз түгелме соң?- дип әйтә ул хатынына.

Икесе дә кайгыга һәм гаҗәпкә калдылар. Аннары алар мансарданың башка башына бардыдар.

Иртән пәйгамбәргә ул болай диде:

- Вәллаһи, төнлә мин дә, хатыным да йоклый алмады.

- Нәрсә булды соң?- дип кызыксына Мөхәммәт (с.г.в.)

- Без өстә урнашканбыз, ә син аста. Әгәр хәрәкәтләнсәм, өстеңә тузан коелырга мөмкин. Вәхи белән синең арада урнашканыбыз да мине кайгыга калдырды.

- Бу җитди түгел. Безгә аста яхшырак, чөнки безнең янга кеше күп килә.

Әбү Әюп сөйли: “Беркөнне бер савытыбыз ватылды да су түгелеп китте. Безнең бер җәймәбез була, аның белән ябынып ятабыз. Аның белән тизрәк идәнне сөртеп алдык. Иртән мин пәйгамбәргә блолай дидем:

- Син миңа әнием һәм әтием кебек. Миңа синнән өстә булу ошамый.

Аннары ватылган савыт белән булган хәлне сөйләдем. Ахыр чиктә, ул өскә, без аска күчендек.

* * *

Әбү Әюп өендә пәйгамбәр 7 ай беу яшәде. Ул вакытта өе янында мәчет төзелеп килә. Аннары пәйгамбәребез мәчеттәге үзе һәм хатыннары өчен әзерләнгән урынга күченде. Аллаһ илчесе Әбү Әюпнең күршесенә әйләнде. Бу үрнәк күршелек иде.

* * *

Бөтен җаны-тәне белән Әбү Әюп Аллаһ илчесен яратты. Үз чиратында, пәйгамбәребез дә туганын яраткан шикелле яратты. Аның өен пәйгамбәребез икенче өе дип атады.

* * *

Ибн Габбас сөйли:

- Көн уртасында Әбү Бәкер мәчеткә юнәлә. Юлда аңа Гомәр очрый да сорый:

- Шундый вакытта нәрсә мәҗбүр итте сине өйдән чыгарга?

- Мине ныклы ачлык мәҗбүр итте, - дип җавап бирә Әбү Бәкер.

- Вәллаһи, мине дә шулай.

Ибн Аббас рассказывал:

Алар сөйләшеп бардылар. Аларга пәйгамбәр дә очрады. Ул (с.г.в.):

- Нәрсә мәҗбүр итте сезне өйләрегездән чыгарга? – дип сорады.

- Вәллаһи, ачлык кичерүдән.

- Вәллаһи, мин дә өйдән ныклы ачлык аркасында чыктым, - дип әйтте пәйгамбәр.

- Минем белән барыгыз, - дип, тәкъдим ясады пәйгамбәр.

Алар көн саен Аллаһ илчесенә ризык әзерли торган Әбү Әюпнең өенә киттеләр.

Ишек шакыгач, аның хатыны Умм Әюп чыкты һәм:

- Аллаһ илчесен һәм аның белән бергә булганнарны сәламлим, - диде.

- Әбү Әюп кайда? – дип сорады пәйгамбәр.

Әбү Әюпнең үзе бакчада иде. Пәгамбәрнең тавышын ишеткәч, йөгереп килде:

- Аллаһ илчесен һәм аның белән бергә булганнарны сәламлим. Аллаһ пәйгамбәре, башка көннәрдә син бүтән вакытта килә идең.

- Әйе, син хаклы.

Аннары хуҗа агачыннан финиклар алып килде. Пәйгамбәр болай дип кычкырды:

- Ботакны сындырып алып килгәнеңне теләмәгән идем. Син безнең өчен финикларны җыймадыңмы?

- Аллаһ илчесе, җыйсам да, менә монысын ашап кара әле, аннары бер хайванны суярбыз, - ди хуҗа.

- Сөт бирми торганын суй инде, - диде пәйгамбәр. Әбү Әюп кәҗә суйгач, хатынына:

- Безгә камыр ризыкларын пешер.

Аннары ул яртысын салып пешерә. Ризык әзер булгач, пәйгамбәребез ит белән камыр азыгын ала да Әбү Әюпкә Фатыймага илтергә куша.

Ашап туйгач, пәйгамбәребез:

- Ипи, ит, финикларның төрле сортлары, - дип әйткәндә күзләреннән яшьләр ага башлады. – Вәллаһи, бу кыямәт көнендә сез сораган бәрәкәт. Ашый башлаганда Бисмилланы әйтегез. Ашап туйгач, шөкер кылыгыз.

Торып баскач, Аллаһ илчесе Әбү Әюпкә:

- Иртәгә безгә кил.

Аллаһ илчесенә бүләк бирсәләр, ул да бүләк бирә торган иде. Ә хезер хуҗа аның сүзен ишетмәде, шуңа күрә Гомәр яңадан кабатлады. Әбү Әюп килергә риза булды. Икенче көнне пәйгамбәргә кунакка барды. Аңа Аллаһ илчесе бер кол кызны бүләк итте һәм аңа карата мәрхәмәтле булырга кушты, чөнки пәйгамбәр аннан бер начарлык та күрмәде.

* * *

Әбү Әюп өенә кайткач, хатыны да моның белән кызыксында. Әбү Әюп Аллаһ илчесенең бүләк иткәнен әйткәч, тегесе бу бүләккә куанды.

- Аның белән яхшы мөнәсәбәттә булырга кушты, - диде Әбү Әюп.

- Ул вакытта нәрсә эшлди алабыз?

- Иң яхшысы: аны азат итү.

- Син хаклы, - диде хатыны, - Аллаһ насыйп итсен.

Шуннан соң кызны азат иттеләр.

* * *

Тыныч вакытта ул әнә шундый иде. Сугыш вакытында нинди булды.

Аллаһ юлында ул солдат булды. Ул Аллаһ илчесе вакытыннан башлап Мөгавия идарә иткән чорга кадәр бер сугышны да төшереп калдырмады. Әгәр сугышта булмаса да, башка эш белән мәшгуль булган.

Соңгы тапкыр Константинопольгә юнәлгән хәрби хәрәкәттә катнашты. Язид гаскәр башлыгы булды. Ул вакытта Әбү Әюп 80 яшьлек бабай иде. Ләкин ул гына бабайга сугышка чыгарга комачаулык итмәде. Әбү Әюп кинәт авырып китә, шуңа алга таба сугышта катнаша алмый. Язид, аның янына килеп:

- Нинди йомышың бар? – дип сорый.

- Барлык мөселманнарны да сәламлә. Алга таба барсыннар. Мине Константинополь янында күмегез.

Шушы сүзләрдән соң Әбү Әюп вафат була

* * *

Мөселманнар ул әйткәнчә эшләделәр дә. Әлеге калага барып җитеп, Әбү Әюпне шунда күмделәр.

Аллаһ аңа карата рәхимле булсын иде.


Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15
Дек 26

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга «Ислам info» «Медиа торкеме» ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту «Ариф» студиясе