
Премьер-министр ханым Татарстан делегациясен Тюрингия Федераль җирендә җылы каршы алды, ул бизнес һәм иҗтимагый оешмалар арасында әлеге визит кызыксыну уятканын билгеләп үтте. «Мәгариф, агросәнәгать кластеры, төзелеш, нефть химиясе — безнең төбәкләр арасындагы барлык потенциаль хезмәттәшлек өлкәләре дә бертөрле үсешкә һәм багланышларга әзерлекле эчке ният белән характерлана», — дип әйтте Кристина Либеркнехт. Тюрингия Премьер-министры бүген үтәчәк форум барышында Татарстан һәм Тюрингия эшмәкәрләре үзара кызыксынуны ныгытырлар, яңа бердәм проектлар турында килешерләр дигән өмет белдерде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Либеркнехт ханымга Тюрингиягә чакыруы, төбәк белән танышу мөмкинлеге, шулай ук Татарстан республикасының икътисадый һәм инвестицион потенциалын күрсәтү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
«Германия Тюрингиясе кебек үк безнең республика Россиянең иң динамикалы рәвештә үсеп баручы һәм инветсицион яктан кызыклы төбәкләренең берсе. Безнең регионнар конкурентлы, диверсификацияле һәм инновацион икътисадны үстерү максатына ирешергә телиләр», — дип белдерде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Тюрингия арасында хезмәттәшлекне үстерүгә яхшы мөмкинлекләр булганын раслады, һәм бу, әлбәттә, ике регионның алга таба үсешенә нигез булачак.
Очрашу ахырында яклар Премьер-министр ханым җитәкчелегендә Тюрингия делегациясенең Татарстанга килүе турында килештеләр.
Рөстәм Миңнеханов - Тюрингия җирендә
Кичә - 17 октябрьдә Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән ФРГ Эрфурт шәһәренә (Тюрингия җире) килде һәм анда RUAG Aerospace компаниясе вәкилләре белән очрашты.
RUAG – Швейцария технология концерны, анда7700 хезмәткәр эшли һәм аның Швейцариядә, Германиядә, Швециядә, Австриядә, Венгриядә, Австралиядә, Малайзия һәм АКШта предприятиеләре бар. Концерн үз эшчәнлеген авиация, космос, технологияләр, сугыш припаслары һәм оборона өлкәсендә алып бара.
RUAG Aerospace Services GmbH генераль директоры Александр Мюллер әфәнде региональара пассажирлар йөртү һәм йөкләр ташу өчен модернизацияләнгән һәм камилләштерелгән Dornier 228 самолетын Татарстан делегациясенә тәкъдир итте. Самолет граждан секторында да, шулай ук хәрби көчләрдә дә куллану, эзләү-коткару эшләре башкару өчен билгеләнгән.
Очрашу барышында Татарстан Президенты концерн җитәкчелеге белән самолетның таяныч өслеге өчен структур детальләр җитештерү мөмкинлеге өлешендә RUAG Aerospace кооперациясе һәм Татарстан предприятиеләре арасындагы хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук авиатөзелеш өлкәсендә хезмәттәшлекнең башка вариантлары буенча фикер алышты.
"Татар заманы"