Мөслимә киемнәре модасы

Казанга Төркия, Индонезия мәмләкәтләреннән, Башкортстаннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы шәһәрләреннән Мөселманнар модасы атналыгында катнашу өчен кунаклар

БӘЙЛЕ
2010 Окт 28

Казанга Төркия, Индонезия мәмләкәтләреннән, Башкортстаннан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чаллы шәһәрләреннән Мөселманнар модасы атналыгында катнашу өчен кунаклар килде. Алар «Свияжск» тау-чаңгы курортындагы йортларда ял итә, тәҗрибә уртаклаша, төрле мастер-классларда катнаша.

Танылган Казан дизайнеры Надежда Әюпова – бу чараны оештыручыларның берсе. “Мөселман хатын-кызлары белән эшләү минем үзем өчен дә кызыклы. Мөслимәләр модасында әле күп яңалыклар ачарга мөмкин. Мөслимә – ул, барыннан да элек, хатын-кыз, ә хатын-кызлар чибәр булырга тиеш. Мин тышкы матурлык турында гына әйтмим, сүз эчке матурлык турында да бара. Модадан артта калмыйм, дип җан фәрманга тырышу мәҗбүри түгел, гади, купшы булмаган киемне киеп, аны өстәмә бизәкләр белән матурайтып, бөтенләй башка нәтиҗәгә ирешергә дә мөмкин. Кызлар киенүнең тәмен белсеннәр. Мин кызларны шулай киенергә өйрәтәм дә инде”, – диде Н. Әюпова.

“Минем тупланмам махсус рәвештә үз-үзенә ышанган эшлекле мөслимә өчен тегелде. Башындагы яулыгы аңа һич тә комачауламый, киресенчә, аны көчле итә”, – дип сөйләде бу чарада катнашучы Индира.

“Мөселман кызы һәрчак үзенә тарта. Менә мин берничә ел мөслимәләр өчен туй һәм кичке күлмәкләр тегү белән шөгыльләнәм. Фикерләремне тормышка ашыра торган студиям бар. Бөтен тәнеңне тулысынча каплый торган киемне гүзәл рәвешкә кертү – килешәсездер, моңа зур осталык кирәк”, – диде дизайнер Ләйсән Хаҗиева.

Мондый зур күләмдәге чара Россиядә тәүге тапкыр үткәрелә. Шуңа күрә ул Мәскәү әһелләрен дә кызыксындырмый калмады. Казандагы Мөселманнар дизайнеры бәйгесенә Мәскәүдәге Югары мода атналыгы оешмасы вәкиле Екатерина Морозованың килүе очраклы хәл түгел. Әлеге чарада Мәскәүнең танылган фото-рәссамы Ирина Манн катнаша һәм фоторәсемнәргә төшерә. “Миңа мөслимәләр модасы дигән өлкә бик кызыклы, үзенчәлекле. Россиядә Мөселманнар модасы турында күргәзмә әзерләгәнгә күрә мин бу чарага махсус килдем”, – дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Ирина.

Бу атналык кысаларында “Дизайн-проектлау, мөселманнар киемен җитештерү һәм сату проблемалары” дигән темага “түгәрәк өстәл” үткәрү дә уйланыла.

“Мода атналыгы Мөселманнар киеме дизайнерларының конкурсы белән тәмамлана. Хәзерге вакытта бездә төрле дизайнерларның 60 тупланмасы бар. Сайлап алу турыннан соң, аларның саны унга гына калачак. Төп бүләк, ягъни Гран-при 100 мең сум күләмендә булачак. Минем уйлавымча, конкурста иң көчле дизайнер җиңәчәк”, – дип аңлатма бирде Татарстан Мөслимәләре берлеге җитәкчесе, конкурсны оештыручы Наилә ханым Җиһаншина.          


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе