Бер күренекле рус язучысы: «Кешедә барысы да– йөзе дә, өс киеме дә, күңеле дә гүзәл булырга тиеш»,-дигән. Бу гыйбарә әлеге көндә дә үз әһәмиятен югалтмаган һәм тулысынча ислам динендә чагылыш таба.
Исламда кеше эчке дөньясының матурлыгы белән генә чикләнмичә, киеме һәм тәненең пөхтәлеге, матурлыгы хакында да кайгыртырга тиеш. «Аллаһы Тәгалә матур һәм матурлыкны ярата» диелә бер хәдистә.
Әмма кайчакта кешенең эчке һәм тышкы кыяфәткә булган омтылышы бергә тәңгәл килеп бетми. Кемнәрдер эчке матурлыкны үзенә мөһимрәк дип саный һәм өс-башына артык игътибар итми. Икенчеләре, киресенчә, үз образлары өстендә артык эшләп, аны баш ию объектына әверелдерелә, ә рухы хакында, әлбәттә, ул оныта.
Тышкы һәм эчке матурлыкны бер-берсеннән аерым карап булмый. Бу кешенең сыйфатын билгели торган категорияләрнең табигате бер түгел, шунлыктан да аларның һәрберсе үзенчә кыйммәт һәм кабатланмас.
Күркәм холыклы кеше, гадәттә, түземле, тыйнак һәм әхлаклы була. Ә тышкы кыяфәт исә, үз чиратында, гамәли кыйммәткә ия. Матур һәм чиста киемнән булган кеше башкаларда үзе хакында һәм дине хакында уңай образ тудыра. Бу хакта Абдул-Ахвас әл-Джашами бер хәдистә:
«Бер тапкыр Пәйгамбәребез (с.г.в.) мине иске һәм ертылып беткән киемдә күргәч, матди халәтем хакында кызыксынды. Мин үземнең хәлле икәнлегемне белдердем. «Синең нинди байлыгың бар?» –дип сорагач, «Аллаһы Тәгалә биргән дөяләрем һәм сарыкларым бар», — дип әйттем. «Шулай булгач, күрсәт миңа аларны», — дип әйткән. (Тирмизи, Нисаа’и).
Тарихыбызда эчке һәм тышкы матурлыкка ия, безгә үрнәк булган Әбү Хөрәйраны алыйк. Ул бер яктан югары дәрәҗәле галим дә булган, заманча итеп затлы киенергә дә яраткан. Билгеле булганча, ул озын сакал йөрткән, чалма һәм сандалида булган. Башкалардан сүз осталыгы, исле май кулланырга яратканлыгы белән аерылып торган.
Шулай булгач, ислам дине үз-үзеңне пөхтә итеп тотарга,бизәргә, хәлеңә карата затлы итеп киенергә киңәш итә. Шулай ук матур киендем, дип һаваланып йөрү дөрес булмас. Һәр эштә сак һәм уртача булу шарт.
Исламда аеруча хатын-кыз матурлыгына игътибар бирелә. Хатын-кыз чибәрлеге энҗе бөртегедәй ят күзләрдән саклана һәм тулысынча гаилә эчендә ачыла. Аның гүзәллеге тормыш иптәшен сокландыра, шатландыра. Матур киенеп, күтәренке кәеф белән иреңне каршылау — хатын-кызның төп бурычы булып тора.
Автор: Ксения САФИУЛЛИНА
Тәрҗемә: Рузилә ГӘРӘЕВА

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел