Быелгы май ае безнең күңелләрдә изге Рамазан ае, ураза тоту белән бәйле якты хатирәләр белән истә калды. Видеожурналыбыз Рамазан аеның беренче ункөнлегендә – рәхмәт көннәрендә эшләнде.
Мөселманнар Рамазан аен ел буена түземсезләнеп, зур сөенеч белән көтеп ала, ә ул бер мизгелдә үтә дә китә. Шуңа күрә без бу айны тагын да мәгънәлерәк итеп, игелекле гамәлләр кылып уздырып, рухи яктан баеп, ел дәвамына җитәрлек мая туплап калырга тырышабыз.
Рамазан аендагы ураза – ашау-эчүдән тыелып тору вакыты гына түгел, беренче чиратта, рухи яктан баю, әхлагыбызны тәрбияләү, холкыбызны яхшырту, фикерләребезне тәртипкә салу һәм дөресләү, начар гамәлләрдән тыелу вакыты.
Рамазан ае – ул Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән бүләге, әхлагыбызны Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаху галәйһи вәссәлам әхлагына якынайту өчен менә дигән форсат.
“Ярдәм” фонды һәм мәчете мәхәлләсенең бу айдагы изге гамәлләре турында – алдагы берничә минутта.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)