Казан хакимияте Әби-патшага "Тергезү" дип аталган һәйкәлне Иске Татар бистәсенә куймаячак. Бу хакта шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белдерә. Аның сүзләренчә, һәйкәл Иске Татар бистәсенең каршы ягына куелырга, әгәр яңа урын тәкъдим ителсә, комиссия башка урынны да карарга мөмкин.
Әби-патшага һәйкәл кую татар җәмәгатьчелегендә зур шау-шу тудырды. Прокофьева кайнар бәхәскә аптырамаска чакыра. "Безнең үсешебезгә уңай йогынты ясаган тарихи шәхескә теләсә нинди һәйкәл әйбәт булачак", - ди ул.
Бөтендөнья татар яшләре форумы 5 майда "Әби-патша самодержавия һәм изү, хокуксызлык чоры – крепостное правоның чәчәк атуының чагылышы булып тора" дип белдереп, җәмәгатьчелек фикерен өйрәнеп, нәтиҗәләр ясаганга кадәр бәйгене туктатып торырга чакырып, хат язган иде.
Форум хатында "нинди генә очракка багышлап куелмасын, һәйкәл ул җәмгыятьнең, шәһәр халкының абсолют күпчелеге хуплавыннан соң гына куелырга тиеш. Моннан тыш, ул шәһәр мохитына яраклашкан булырга, тарихи контекстка һәм шәһәрнең гомуми рухына туры килергә тиеш. Екатеринага һәйкәл бу шартларга туры килми", диелде һәм бу мәсьәләдә белгечләр фикерен дә өйрәнү кирәклеге әйтелде.
Бәйге башлангач җәмәгатьчелектә генә түгел, ә галимнәр арасында да Татарстанда патшаларга һәйкәл кую белән мавыкмаска дип белдерүчеләр булды. Тарих институтының яңа тарих бүлеге башлыгы, тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин Азатлыкка Әби-патшаның татар-мөселманнарны үз максатында куллану өчен генә аларга ташламалар ясарга мәҗбүр булуы турында сөйләгән иде.
Һәйкәлгә бәйге 2016 елның 14 апрелендә игълан ителде, йомгак 1 июльдә ясалачак, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Вәгазь» телевизион ачык бәйгесендә өч “ярдәмче” җиңү яулады
Ниятне яшерү
Аятел-Көрси