Татарстан Республикасы Халык шагыйре, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты, "Казан утлары” журналы баш мөхәррире Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасында узды. Кичәне ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм "Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыяте оештырды. Кичәдә шулай ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов, республика зыялылары, башка кунаклар катнашты.
Минтимер Шәймиев әлеге кичәне "шигърият бәйрәме” дип атады. "Моның бер мәгънәле сәбәбе бар: бу – халыкның хөрмәтле шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлек юбилее”, - дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе әдипнең иҗат юлын "җидедәге – җитмештә” дигән ике сүз белән әйтеп булуын белдерде. "Бу егет – безнең Халык шагыйребез, мәктәп елларыннан башлап, шигырь язган укучы бала. Менә шуннан башланган иҗат ул”, - диде М.Шәймиев. "Нинди мәгънәле, нинди эчтәлекле, йөрәккә үтеп керерлек синең шигырьләрең. Боларны укырга да, укырга, тыңларга да тыңларга, төшенергә дә кирәк. Чөнки заманы шундый: безгә сезнең һәм башка язучыларның иҗатларында заман куйган күп сорауларга җавап табарга тырышырга кирәк. Ул җаваплар анда бар”, - дип бәяләде әдипнең иҗатын ТР Дәүләт Киңәшчесе, кыска юллар аша да аның тирән фикерләргә этәрүен билгеләп үтеп.
"Равил Фәйзуллин – республикабызны бөтен дөньяга таныткан горурланырлык егетләребезнең берсе”, - дип, ТР Дәүләт Киңәшчесе моның өчен аңа баш иеп, рәхмәтен җиткерде. "Казан утлары” журналы баш мөхәррире буларак, Равил Фәйзуллин баш шагыйрьләрнең иҗатларын да халыкка җиткерү белән шөгыльләнгән кеше дә. Бүген юбилей кичәсе булса да, теләк-тәкъдимнәрсез дә булмады – М.Шәймиев әлеге журналның эшчәнлеген көчәйтеп җибәрергә киңәш итте.
Юбилярны шулай ук Төркиянең тел белгече Мостафа Өнәр, Башкортстан шагыйре Равил Бикбаев, милләттәшебез Равил Мирхәйдәров, ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, Кабарда-Балкария шагыйре Муталиб Бикбаев һ.б. котлады.
Габдулла Тукай шигырьләре аша татар телен өйрәнгән Мостафа Өнәр, күп милләттәшләребезгә үрнәк булырлык итеп, фикерләрен туган телебездә җиткерде. "Төркиләр дөньясына шагыйрьләр нигез салган”, – дип, ул Равил Фәйзулинның иҗаты алдында баш июен белдерде. Татар телен камилләштергән чорда да аңа әдип җитәкләгән "Казан утлары” журналы зур ярдәмче булган.
Башкорстаннан "кайнар сәламнәр” алып килгән Равил Бикбаев исә шагыйрьнең 6 томлыгын укып, аның иҗатына гашыйк булган. Әмма иҗаты Р.Бикбаев өчен әле дә бәләкәй генә сер булып калган. "Ул үзенең гайре табигый әсәрләре белән яңа гармония, камиллек, табигыйлек тудырды. Моны сирәкләр генә булдыра ала. Аның шигырьләре халыкның күңеленә, йөрәгенә, язмышына язылган”, - дип белдерде ул.
Равил Мирхәйдәров, Равил Фәйзулинны бик югары бәяләп, аның кан тамырларында "шагыйрь каны” агуын билгеләп үтте. Аның бөтен гомере сәнгать белән бәйләнештә узуын, шуның белән бөтен дөньяның хөрмәтен казануын билгеләп үтте. ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, үзенең тәбрикләүләрен җиткереп, әдипкә затлы сәгать бүләк итте.
Кичә концерт белән дәвам итте. Анда шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкарылды дип хәбәр итте "Татар-информ".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)