Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәзерге вакытта Изге Мәккә җирләрендә хаҗ гыйбадәтләрен үтәүче татарстанлыларга үзенең мөрәҗәгатен ирештерде. Мөрәҗәгать хаҗда булган һәр ватандашыбызга телефон аша җиткерелде.
Үзенең видеоюлламасында мөфти әлеге олуг гыйбадәтнең асылын, аның нинди зур әҗер-савапка ия булуын аңлатып китте. “Әлеге ике изге җирнең рухи мохите дини хисләребезне көчәйтә, җаныбызга рухи ләззәт һәм тынычлык табарга ярдәм итә. Хаҗ вакытында адәм баласы, һәр буын өчен зур савап алып, кыюлык, сабырлык һәм тәкъвалык күрсәтә”, - диелә мөфти хәзрәтнең мөрәҗәгатендә.
Ул шулай ук дин кардәшләребезгә, шушы изге җирләрне күреп, гыйбадәт кылып, иманнарын ныгытып кайтуларын тели. “Мин Аллаһы Тәгаләдән сезнең хаҗ гыйбадәтләрен үтеп, исән-сау килеш өйгә кайтуыгызны сорап, чын күңелдән дога кылам. Раббыбыз сезнең гыйбадәтегезне һәм изге догаларыгызны кабул итсен иде”, - ди ул.
Мәгълүм булганча, быел Диния нәзарәтенең “ТР МДН Хаҗ” программасы буенча Согуд Гарәбстанына Татарстаннан 1700 кеше олуг сәфәргә юл тотты. 172 хаҗ кылучыдан торган соңгы төркем Казаннан кичә китте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)