Бүген Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә чираттагы Президиум утырышы үтте. Әлеге чараның көн тәртибе буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы Пленумын үткәрү көне билгеләнде. Аның кысаларында республикабыз имам-мөхтәсибләре өчен белем күтәрү курсларын уздыру күздә тотыла. Имамнарга аттестация үткәрү нигезләмәсе килештерелде һәм бертавыштан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте аттестация комиссиясенең яңа составы расланды.
Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы бертавыштан 2018 елны Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан итү карарын кабул итте. Мәшһүр татар галименең тууына 200 ел тулу уңаеннан чаралар үткәрү ниятләнә дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире