Бүген мөфтиятнең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз Сабиров башкаланың Вьетнам базары җирлегендә урнашкан намаз бүлмәсендә булды.
Монда чишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә иртәнге сәгать унбердән көндезге сәгать бергә кадәр дәгъвәт бүлеге белгечләре базар хезмәткәрләре өчен ислам буенча көнүзәк темаларга лекцияләр укыячак. Базар хезмәткәрләре арасында Урта Азия илләреннән килгән кешеләр шактый. Моннан тыш базар хезмәткәрләренә сәүдә-икътисад өлкәсенә караган мәсьәләләрне аңлатачаклар. Традицион ислам принциплары буенча гыйбадәт кылу кагыйдәләрен төшендерәчәкләр.
Нияз хәзрәт бүген дин тотучылар белән аралашты, намаз бүлмәсенә яңа Коръән һәм үз-үзеңне намаз бүлмәсендә тоту кагыйдәләрен бүләк итте. Кагыйдәләр ТР мөселманнары Диния нәзрәте тарафыннан эшләнгән.
Мондый лекцияләр “Яңа Тура” технополисында һәм Адоратский урамындагы базар җирлегендәге намаз бүлмәләрендә узачак дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)