“Изге җирдә булганда, кичә Казанның Яңа Татар бистәсендәге борынгы мөселман зыяратында вандаллар тарафыннан дистәләгән каберләрне мыскыллау турында ишеттем. Әлеге эшне бары тик күңелендә бер бөртек иманы, әхлагы булмаган кешеләр генә эшли ала.
Бу кешеләр безнең арада яшиләр һәм җәмгыятебезнең бер өлешен тәшкил итәләр дип ышанасы да килми. Шуңа карамастан, каберләгән мәсхәрәләнгән, мыскылланган. Әлеге хәл безнең өчен хәвефле сигнал булырга тиеш. Ата-бабаларының гасырлар төпкеленнән килгән гореф-гадәтләрен һәм әхлакый кануннарны хөрмәтләп яшәгән җәмгыятьтә мондый хәл була да алмый кебек. Бу безне бик нык уйга сала.
Мин Аллаһы Тәгаләдән кабер ташларын мәсхәрәләүчеләрне тәүбәгә китерүен һәм туры юлга бастыруын сорап дога кылам. Безнең хокук саклау органнары җинаятьчеләрне тиз арада табарлар, алар явызлыкларына күрә җәзасын алыр дип ышанам”.
(Римма Гатина тәрҗемәсе).

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә яулык турында фильм күрсәтеләчәк
Россиянең ислам мирасына багышланган күргәзмә ябылды
Әтнә балалары гарәп телен өйрәнә башлый