Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Изге Рамазан ае башлану белән ихластан котлыйм! ИншәАллах, 26 майда кояш баеганнан соң, әлеге мөбарәк айга керәбез һәм бу кичне республикабызның барлык мәчетләрендә 20 рәкәгать белән тәравих намазы укылачак.
Рамазан ае уразасы хакында Коръәндә болай дип әйтелә:
“Әй иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды”, - диелә. ( “Әл-Бәкара/Сыер”, 2 аять).
Әбү Һөрәйрә разыяллаһү ганһү сүзләреннән риваять ителә: Аллаһының Илчесе ﷺ әйтте: «Аллаһ Тәгалә әйтте: «Уразадан башка Адәм баласының һәр эше үзе өчен, ә Ураза Минем өчен генә тотыла, шуңа күрә аңа (хисапсыз) әҗерне Үзем белеп бирәм” (Бохари).
Рамазан ае уразасы – иң кыйммәтле гыйбадәтләрдән һәм без аның әһәмиятен белсәк, Рамазан аеның гомере буе баруын теләр идек. Рамазан – Коръән ае һәм бу айда гына мөбарәк Кадер кичәсе бар.
Расүлуллаһ ﷺ әйтте: “Кем Рамазан аенда Аллаһының әҗер-саваплар вәгъдә итүенә иман китереп, вә ошбу вәгъдә ителгән әҗер-савапларга ирешү нияте белән ураза тота икән, аның әүвәлдә булган барлык гөнаһлары гафу ителер”.
Чыннан да, Аллаһ Тәгалә өммәтебезне айларның солтаны булган Рамазан белән бүләкләде һәм мин барлык мөселман кардәшләремне аңа тиешле игътибар бирүләрен сорыйм. Рамазан аеның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.
Соңгы елларда Рамазан бик эссе көннәргә туры килә. Аллаһ Тәгаләнең хикмәте белән бу безнең иманыбызны ныгыта һәм гөнаһларыбызның кичерелүенә сәбәп була, чөнки Рамазан нәфесебезне тәрбияләү өчен иң уңай вакыт.
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Барыгызны да Рамазан аенда тирә-яктагы кешеләргә карата юмартлылыгызны һәм миһербанлылыгызны арттыруыгызны сорыйм. Бергәләшеп бу айны Аллаһ риза булырдай гамәлләр белән бизик: мохтаҗ гаиләләргә, ятимнәргә, инвалидарга һәм ялгыз картларга ярдәм итик! Үзебезне үзебез үзгәртмәсәк, җәмгыятебезне төзек һәм имин итәргә тырышмасак Аллаһ Тәгалә хәлебезне үзгәртми.
Рамазан – холкыбызны камилләштерү, гөнаһлардан котылу, тискәре гадәтләрдән арыну һәм тормышыбызны уңай якка үзгәртүгә бер адым. Аллаһ Тәгаләдән һәрбарчабызга саулык-сәламәтлек, Аның кушканнарын тиешле дәрәҗәдә үтәргә көч һәм мөмкинлекләр бирүен сорыйм. Күңелләребезне сафландырып, изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, дөнья-ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә язсын иде! Аллаһы Тәгалә туган җиребезгә тыныч, имин тормыш насыйп итсен, бәрәкәтен бирсен һәм бәлаләрдән, газаплардан сакласын. Амин.
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде