Әлеге конференция Европа Советы уздыра торган башка зур чаралар белән берлектә үтә. 7-9 ноябрь көннәрендә мәгариф проблемаларына багышланган Бөтендөнья демократия өчен форумы үткәрелә.
Халыкара дәрәҗәдәге чаралар террорчылыкка һәм экстремизмга каршы торуда дини фактор роленә җәмәгатьчелек игътибарын ныклап җәлеп итү максатыннан оештырыла.
Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның да катнашуы көтелә.
Конференциядә ике темага сөйләшү каралган:
1. Мәдәни һәм дини күптөрлелек контекстында гражданлыкка кагылышлы белем;
2. Радикальләшүгә һәм экстремизмга каршы көрәштә хатын-кыз һәм гаилә роле.
Конференциядә һәм форумда Европаның һәм Россиянең күренекле дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Европа Советы – кеше хокуклары, демократик үсеш, мәдәниятара мөнәсәбәтләр өлкәсендә хезмәттәшлеккә ярдәм итүче халыкара оешма. Европаның 1949 елда нигез салынган иң өлкән халыкара оешмасы булып тора. Аның составына 47 дәүләт керә.
Әлеге оешма Европа берлегенә кермәгән мөстәкыйль оешма санала, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.

Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Мөселман яшьләре грантлар алды
Намаз вакытлары үзгәрде
Мунчәли укулары узды