Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мәчетләрендә укытылачак "Без - татарлар" дип исемләнгән татар теле һәм ислам дине нигезләре курсларына язылучыларның саны 500 дән артып китте.
Республиканың төрле почмакларында урнашкан 10 мәчеттә - Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга мөхтәсибәтләренең үзәк мәчетләрендә һәм Казанның "Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм” мәчетләрендә узачак курсларда белем алырга теләүчеләрнең көннән-көн арта бара.
Татар теле курслары, 2 февральдә башланып,3 ай дәвам итәр дип көтелә. Курсларда белем бирү өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хузур” нәшрияты тарафыннан “Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр өчен” дәреслеге әзерләп бастырылды.
Дәресләрне дипломлы һәм тәҗрибәле укытучылар алып барачак. Курсларга язылу дәвам итә. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире