“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды җитәкчелеге чакыруы буенча, Казанга танылган шәйх, дингә өндәүче, Япониядәге ислам үзәге лидеры – Нигъмәтулла Хәлил Ибраһим Йорт (Niametullah Khalil Ibrahim Yurt) булып китте. Инде шактый олы яшьтә булуга карамастан, ул, элекке кебек, дөньяның төрле илләрендә Төркиядә, Пакыстанда, Япониядә, Россиядә дингә чакыра. Шулай итеп, шәйх үзенең затлылыгы, зирәк насыйхәтләре белән мөселманнарның йөрәкләрен яулап ала.
Бик танылган һәм бөтен дөнья мөселманнары арасында хөрмәт казанган булуына карамастан, ул үзенең гадилеге белән таң калдыра. “Ярдәм”гә килгәч тә, ул нәкъ менә мәчеттә калырга теләк белдергән. Шәйх, мөселманнарны гел күреп торып, нәсыйхәтләрен бирергә теләгән.
“Ярдәм”дә ул, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп: “Мин инде алтмыштан артык илдә булдым. Төрле илләрдәге кешеләргә Ислам һәм Коръән нурын җиткереп, мөселманлык бурычын үтәвем белән мин бик бәхетле. Мин кешеләрне яратам. Бу Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән рәхмәте. Мин сезгә Мәккә, Мәдинә, Токио, Истанбулдагы туганнарыбыздан сәлам алып килдем. Россия мөселманнарына бу сәлам барып җитсен һәм алар үзләренең ялгыз булмавын аңласын иде. Бу җирләрдән «Кутуб әс-Ситта» хәдисләр җыентыгы авторы кебек күренекле галимнәр чыккан. Бу – бәрәкәтле җир. Россия мөселманнарының горурланырлык кешеләре һәм омтылырлык үрләре бар. Бары тик мохтаҗлар һәм зәгыйфьләрне яратып, аларны кайгыртып кына, без Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешә алабыз”, - диде.
Нигъмәтулла шәйхнең элек тә Россиядә булганы бар иде. 2006 елда Казанга килгәч, ул Левченко бистәсендә урнашкан “Сөләйман” мәчетендә булган иде. Ул вакытта биредә Илдар хәзрәт Баязитов һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова ишетмәүчеләр һәм күрмәүчеләрне тернәкләндерү буенча эш башлап җибәргән була. Нигъмәтулла шәйх аларның дин ягыннан шундый мөһим һәм файдалы эш белән шөгыльләнүләрен күреп, Аллаһы Тәгаләдән тернәкләнү узарга дөньяның барлык почмакларыннан кешеләр килә торган зур үзәк бүләк итүен сорап, озаклап дога кыла. Аның догасы Аллаһы Тәгаләгә барып ирешә һәм берничә елдан “Ярдәм” мәчете һәм төрле категория инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәге төзелә башлый.
Казанга бу юлы килгәч тә, ул ихлас ниятләр белән ныгытылган игелекле башлангычларның уңышлы гына тормышка ашуын үз күзләре белән күргән. “Ярдәм” мәчете һәм тернәкләндерү үзәгендә хөрмәтле шәйх монда эшләүче һәм тернәкләнү узучы инвалидлар белән танышты, аларның белем алуын һәм тормышка җайлашуларын карады. Нигъмәтулла шәйх, мондый үзәк төзелүенә һәм аның инвалидларга хезмәт итүенә шатлануын белдерде.
Аңа кадәр ул “Сөләйман” мәчетендә дә булып кайтты. Унбер ел узуга һәм инде өлкән яшьтә булуына карамастан, Нигъмәтулла шәйх бу мәчетне һәм анда 3 көн яшәвен исенә төшерде. Бу юлы инде ул “Сөләйманда” Аллаһы Тәгаләгә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды җитәкчелеге ятимнәр өчен яңа заманча бина торгыза алсын өчен дога кылды. Бу бина әти-әниләре ташлап калдырган дистәләрчә балалар өчен сыену урыны булачак.
Нигъмәтулла шәйх Йортның догасы кабул булып, тиз арада без “Ярдәм” фондының дөньяны яхшыга үзгәртергә омтылган яңа социаль проекты турында ишетербез дип ихластан өметләнәбез. Шәйх Казаннан киткәндә, барыбызны да Истанбулга үзенә кунакка чакырды. Татарларның кунакчыллыгына күңеле булып, ул монда әйләнеп кайтырга вәгъдә бирде.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде