Шулай итеп, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хаҗиларның менингококк инфекциясенә (менингит) каршы прививка ясалганлыгы турында сертификаты булуын, гриппка каршы вакцина ясатуын таләп итеп куя. Хаҗга азык-төлек алып баруны тыя.
Менингококк инфекциясенә (менингитка) каршы прививка Согуд Гарәбстаны Корольлегенә барырга 10 көн кала дүрт компонентлы ACYW вакцинасы белән ясалырга һәм Россия Федерациясе сәламәтлек саклау органнары тарафыннан расланырга тиеш. Әгәр вакцина элегрәк ясалган икән, аның яраклылык вакыты 3 елдан артып китмәве хәерле.
Шулай ук һәр хаҗига гриппка каршы вакцинаны хаҗ кылырга чыгып киткәнче ясату зарур. Бу бигрәк тә өлкән яшьтәге, шикәр чире булган кешеләргә, тын юллары, бавыр, бөер һәм йөрәк авырулары белән даими чирләүчеләргә кагыла.
Хаҗ кылырга автобус яки җиңел машина (коры җир транспорты) белән килүчеләргә үзләре белән яхшылап ябылган савытта саклана торган һәм консервланган азык-төлек кенә алырга рөхсәт ителә. Әгәр савыты ачыла торган икән, андагы ризыклар тиз арада ашалып бетәргә тиеш. Халыкара медицина һәм санитария кагыйдәләре тарафыннан каралган авырулар килеп чыкканда, гадәттән тыш халыкара вәзгыять килеп туганда, Согуд Гарәбстаны Корольлеге эпидемияләр белән көрәш чараларын уздыруны үз өстенә ала.
Әлеге кагыйдәләр берничә ел дәвамында үзгәрешсез кала. Әмма, алдагы еллардан аермалы буларак, Согуд Гарәбстаны Корольлеге хаҗиларга электрон медицина картасы булдырырга киңәш итә. Анда хаҗ кылучының сәламәтлеге турында бөтен мәгълүмат туплап бирелә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре
Батырга көрәш: хәрәмләшмәгез!
Ой-йой. Тәмугъ!