Указ нигезендә, Шиһабетдин Мәрҗаниның тууына 200 ел булу уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру буенча оештыру комитеты төзеләчәк һәм расланачак.
Муниципаль район һәм шәһәр округы башлыкларына бөек татар галиме һәм мәгърифәтчесе юбилее чараларын әзерләү һәм үткәрүдә актив эшчәнлек алып барырга тәкъдим ителә.
Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаеннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте чараларны оештыра башлады инде. 2017 елда беренче тапкыр Мәрҗани Кубогына джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры үткәрелде. Шулай ук "Таттелеком" Ачык акционерлык җәмгыяте белән берлектә Россиядә беренче булып кесә телефоны өчен махсус тариф барлыкка килде. 2018 елда нәзарәт тарафыннан бөек татар мәгърифәтчесенең хезмәтләрен бастыру, конференцияләр, Мәрҗани музеен булдыру һәм башка чаралар уздыру көтелә дип хәбәр итәләр мөфтияттән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)