“Ярдәм” хәйрия фонды сәламәтлекләре чикле балалар арасында шәһәркүләм “Без булдырабыз” конкурсын оештыра. Конкурс җыр һәм шигырь номинациясендә Казан шәһәре балалар бакчалары һәм мәктәп укучылары арасында үткәрелә.
“Без булдырабыз” конкурсы Казан шәһәре башкарма комитетының Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар эчендә оештырыла. Конкурсның оештыру комитеты рәисе – Казан шәһәре Думасы депутаты, Думаның мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләр комитеты әгъзасе Мәликә Гыйльметдинова.
Бәйгенең төп максаты – татар телен таныту. Пандемия сәбәпле, конкурс дистанцион формада оештырыла. Конкурста катнашучылар 15 февральгә кадәр шигырь сөйләүләрен, йә җыр башкаруларын видеога төшереп, mrgkgd@mail.ru адресына җибәрергә тиеш. Чыгыш өчен җыр яки шигырь ирекле темага сайлап алына. “Без булдырабыз” конкурсының финалы Халыкара туган тел көне алдыннан 18 февральдә үткәрелә.
Конкурс координаторы Марат Рафаэлевич Кадыйров +7 950 311-03-30
“Ярдәм” фонды матбугат үзәге

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Аятел-Көрси
Аллаһ бәла-казалардан сакласын!
Әхмәтзәки хәзрәт зур гыйлемгә ия дин әһеле иде