Россия ислам институтында һәм Казан ислам университетында 2019-2020 уку елына абитуриентлардан документлар кабул итү башланды.
Россия ислам институтында бакалавриат программасы буенча «Теология», «Лингвистика», «Журналистика» юнәлешләренә, шулай ук магистратура программасы буенча «Теология» һәм «Лингвистика» юнәлешләренә документлар кабул ителә. Укыту көндезге яки читтән торып уку формалары буенча гамәлгә ашырыла. «Теология» юнәлеше буенча белем бирү дистанцион укыту технологияләрен кулланып читтән торып алып барыла.
Фотосурәт: ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: 2019 елда Россия ислам институты Белем бирү эшчәнлеген дәүләт тарафыннан аккредитацияләү процедурасын уңышлы узды, уку йорты дәүләт үрнәгендәге дипломнар бирә. Шулай ук РИИ студентлары армиядән кичектерү ала.
Казан ислам университетында «Ислам фәннәре» һәм «Коръән гыйлеме» профильләре буенча "Дини оешмалар өчен имамнар һәм дини хезмәткәрләр әзерләү" юнәлешенә документлар кабул ителә. Укыту көндезге, көндезге-читтән торып (кичке) һәм читтән торып уку формалары буенча алып барыла. Шулай ук урта һөнәри дини белем бирү программасы буенча дистанцион укыту технологияләрен кулланып, читтән торып уку мөмкинлеге дә бар.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте материаллары буенча.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)