29 июльдә Казанда Горки-Әмәт урман паркында “Йөрәкле шәһәр - Сердца города” дип исемләнгән инклюзив гаилә фестивале узачак. Әлеге чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы канлы тормышка тарту максатыннан оештырыла.
Чараны ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Зәкәт” хәйрия фонды оештыра. Анда “Зәкәт” фонды карамагында булучылар гына түгел, теләге булган һәркем катнаша ала. Мондый фестивальнең Казанда узганы юк иде әле.Фестиваль кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар үзенең иҗатын күрсәтәчәк. Алар биеп, шигырь сөйләп, җырлап күрсәтәчәк һәм театральләштерелгән тамашаларда катнашачак. Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар, сабын куыгы өрү тамашасы, аквагрим (йөзгә сурәт төшерү) һәм “Э-моция» инклюзив иҗат студиясенең «Йөрәкле шәһәр- Сердца города» спектакле көтә.“Э-моция» инклюзив иҗат студиясе физик мөмкинлекләре чикле яшьләрдән оешкан төркем. Аларның берничәсе "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә оештырылган "Бер-беребезгә терәк булыйк!" проектында катнашучылар.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте белән берлектә Римма Гатина.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)