Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен традицион иҗади конкурс игълан итә. Быелгы бәйгенең темасы – «Динем – Ислам, милләтем – татар».
Конкурс җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын Татарстанда игълан ителгән Туган тел елына, татар телен саклау, үстерү һәм өйрәнү мәсьәләләренә, шулай ук милли үзенчәлекләрне саклауда Исламның роленә җәлеп итү өчен үткәрелә. Шулай итеп, оештыручылар журналистларны татар милләте вәкилләрендә милли үзаң тәрбияләргә, аларны туган телне һәм Ислам кыйммәтләрен өйрәнүгә өндәргә чакыра.
Конкурс нәтиҗәләре буенча, бирелгән тема кысаларында 4 номинациядә иң яхшы иҗат эшләре ачыкланачак: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Матбугат чараларында иң яхшы мәкалә», «Иң яхшы интернет-язма». Һәр номинация буенча бер җиңүче һәм призерлар (II, III урыннар) билгеләнәчәк – аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА БҮЛӘКЛӘР тапшырылачак:
- I урын – 50 000 сум,
- II урын – 40 000 сум,
- III урын – 30 000 сум.
Конкурска татар яки рус телләрендә язылган журналист материаллары кабул ителә. Материаллар 2020-нче елның 15-нче февраленнән 30-нчы сентябренә кадәр дөнья күргән булырга тиеш. Бер автор берничә номинация буенча катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен гаризалар һәм материаллар 2020-нче елның 30-нчы сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Тукай урамы, 38, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)