Конференцияне РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Мәскәү ислам институты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты (Азия һәм Африка илләре институты), Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Халыкара мөселман форумы Секретариаты оештыра.
Шиһабетдин Мәрҗани турында истәлекләрне хөрмәтләү Россиядә дин галимнәре калдырган мирас турында уйлану һәм аны хәзерге тормыш белән бәйләп карауга юнәлтелгән. Укулар кысаларында ислам хокукын яңарту проблемасы: фикх реформасының концептуаль нигезләре, Россия дин галимнәре мәктәбенең фикх өлкәсендәге мирасы һәм аны бүгенге вәзгыять белән бәйләү, Россиядә һәм мөселман дөньясында яңарту процесслары контекстында дини реформаторлык һәм мәгърифәтчелек, ислам интеллектуаль традициясе контекстында Мәрҗанинең тарихи һәм дини гыйлем-хокукый мирасы, Мәрҗани мирасының Россия империясендә, СССРда, БДБ илләрендә тарихи язмышлары һ.б. кебек мәсьәләләргә игътибарны юнәлтү көтелә.
Укулар эшчәнлеге “Ислам традициясе, реформа һәм яңарту: дини гыйлем-хлкукый мәсьәләләр” секциясе һәм “XXI гасырда Россия мөселманнары: гомуми үсеш стратегиясен эзләгәндә” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы рәвешендә узачак. “Түгәрәк өстәл”дә Россия мөселманнары концепциясе һәм якын дистә елларга Россиядә мөселман өммәтенең үсеш стратегиясе турында фикер алышу оештырыла.
Конференция 2014-2016 елларга исәпләнгән ислам тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен белгән белгечләрне әзерләүне тәэмин итү буенча хөкүмәт программасын тормышка ашыру кысаларында уздырыла. Җыен нәтиҗәләре буенча “Мәдинә” нәшрият йорты фәнни хезмәтләр җыентыгын бастыру ниятләнә. Бу статьяларны Science Index мәгълүмати-аналитик системасына һәм Россия фәнни цитаталар индексы базасында урнаштыру көтелә. Иң яхшы статья авторларына “Хәзерге дөньяда Ислам” фәнни журналында басылырга мөмкинлек тудырыла, дип хәбәр итә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте.
Римма Гатина.
Сәет Ибн Әмир Әл-Җумахи
Тол калган хатын ярасы...
Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
Мөфти Галимҗан Баруди
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Татарстан шагыйре Илдар Баязитов Салтыков-Щедрин медаленә лаек булды
Менә реаль эшли торган 10 гади киңәш:
Намус — ул якты маяк