Унынчы дәлил: Аллаһның рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) җомга көненең үзенчәлекләре һәм фазыйләтләре турында: “Бу көнне Адәм (аңа Аллаһның сәламе булсын!) яратылган”, - дигән.
Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: әгәр дә бу турыда анык билгеле булса, Аллаһның пәйгамбәрләренең (аларга Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) кайсысы булса да дөньяга килгән көнне Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) зурлаган, олылаган. Ә рәсүлләрнең иң лаеклысы, пәйгамбәрләрнең иң яхшысы – Мөхәммәд Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килгән көнне ул вакытта ни дәрәҗәдә олыларга кирәк соң?
Мондый олылау бу көнгә генә кагылып калмый, ул алда искә алынган шул җомга көне кебек, алар кабатланган вакытта, шуңа охшашлы истәлекле башка көннәргә дә, шул исәптән Мәүлид көненә дә кагыла. Без мондый көннәрдә пәйгамбәрлекләрнең үзенчәлек һәм өстенлекләрен чагылдырып, элек булып үткән, бар кешелек дөньясы һәм ахирәт өчен әһәмиятле, күренекле вакыйгаларны искә төшереп, Аллаһы Тәгаләгә шул вакыйгалар өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Шуңа охшаш рәвештә, Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) туган урынын олылау да бер вакыйгадан башланып киткән. Җәбраил (аңа Аллаһның сәламе булсын!) Вифлеемда (Байтал-Ләхм) ике рәкәагать намаз укырга кушкан һәм аннан: “Син үзеңнең кайда намаз укыганлыгыңны беләсеңме?” - дип сораган. Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) аңа: “Юк”, - дип җавап биргән. Җәбраил: “Син Вифлеемда Гайсә (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәрнең туган урынында намаз укыдың”, - дип дәвам иткән. Бу турыда Шаддад бине Гавасның, әл Баззар, Әбү Ягла һәм Табарани тапшырган хәдисендә бәян ителә. Әл-Хафиз әл-Хайсамий “Мөҗмаг әз-зәваиди” китабында бу хәдисне сахих хәдис диап атый. Шул ук хәдисне әл-Хафиз бине Хәҗәр “Фәтху әл-Барий” китабында да китерә.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире