28 февральдә “Мөхәммәдия” Казан югары мөселман мәдрәсәсендә (Габдулла Тукай урамы, 34) “Татар дин әһеле, педагог һәм мәгърифәтче Г.Барудига багышланган укулар” Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция барышында Россиядә дини мәгариф, Россия мөселманнары мәгърифәтчелеге эшендә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең әһәмияте мәсьәләләре каралачак, шулай ук Галимҗан Барудиның мәгърифәтчелек һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Конференция материаллары буенча җыентык нәшер итү ниятләнә.
Баруди укулары Россиянең төрле почмакларыннан күп кенә галимнәрнең һәм дин әһелләренең игътибарын җәлеп итеп килә. 2017 елда конференциядә Россия төбәкләреннән, Ингушетиядән, Сүриядән, Төркиядән һәм Иорданиядән мөфтият вәкилләре, галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәре катнашты. Быел конференциядә катнашучылар географиясенең күпкә киңәюе көтелә дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтиятеннән.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)