Әлеге мәчетләр тавыш көчәйткечләр белән җиһазландырылган булырга тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов хәбәр итте.
“Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы районнары авыл җирлекләрендә белдерү ясау системаларын булдыру өчен 100 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бигрәк тә ташу ташый, урман янгыннары чыгу ихтималы булган, химик товарлар җитештерү белән бәйле торак пунктларга зур игътибар бирелгән. Аларның саны бүгенге көндә 300 ләп. Хәзерге вакытта без республиканың барлык районнарында да тавыш көчәйткечләр куелган мәчетләрне халыкка хәбәр бирү өчен җәлеп итү мәсьәләсен карыйбыз”, - диде ул.
А.Орлов хәбәр иткәнчә, ике атна элек Татарстан коткаручыларның бу инициативасы төбәк җитәкчелегенә җиткерелгән һәм хупланган.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)