2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Бүген шул уңайдан Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында катнашты.
Корбан гаете ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, быел Корбан бәйрәме 21 августка туры килә.
Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге сәгать бишенче яртыда (04.30) башланачак. Гает намазы – иртәнге сәгать биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Казандагы Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры күрсәтү көтелә.
Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән, нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.
“Махсус билгеләнгән урыннарда барлык санитария таләпләре үтәләчәк, әлеге мәйданчыкларга бары кан анализлары лабораторияләрдә тикшерү үткән хайваннар гына кертеләчәк. Шулай ук иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк”, – дип сөйләде Татарстан мөфтие урынбасары. Мансур хәзрәт күпчелек сарыкларның Оренбург, Волгоград, Әстерхан өлкәләреннән, Дагыстан Республикасыннан китертелүенә басым ясады һәм киләчәктә Татарстанда да сарыкларның күпләп үстерелә башлавына өметен белдерде.
Матбугат очрашуында Диния нәзарәте вәкиле сөйләп үткәнчә, корбанлыкларны табу, чалу һәм калдыкларны урнаштыру буенча бер проблема да юк.
“Ел саен шәһәр хакимияте, ветеринария оешмалары, төрле хезмәтләр белән Корбан бәйрәме чараларын оештыру буенча барлык мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез: хайван тиреләрен тоз белән эшкәртәбез, биологик калдыклар махсус контейнерларга җыелып барылачак. Берәр корбан чалу урынында мал-туар беткән очракта, шәһәр имамнары группаларына хәбәр җибәреп, корбанлыкларны тиз арада табу буенча мәгълүмат бирә алачакбыз. Иң мөһиме – сәламәт, ябык булмаган мал чалу, чөнки Сират күперен кичкәндә без чалган малга атланып чыгачакбыз. Шуңа күрә без Корбан чалганда иң яхшысын, иң матурын сайлап алырга тиешбез”, – дип аңлатты Мансур Җәләлетдин.
Елдагыча корбан итләре Татарстан колонияләренә һәм приютларга да тапшырылачак. Бу хакта мөфтиятнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире