Әлеге конференциянең максаты - XX йөз татар дин эшлеклесе Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин идеяләрен һәм аның татар мәгърифәтчелеге үсешенә керткән бөек өлешен популярлаштыру тора.
Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллинның тууына 120 ел тулуга багышланган беренче укулар 2016 елда Нурлат районы Колбай Мораса авылында үткәрелгән иде. Икенче укулар узган елны Казан шәһәрендә узды.
Быелгы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли Советы рәисе Васыйл Шәйхразиев, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе – Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгат Сафа Таҗетдин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты Казан шәһәр оешмасы җитәкчесе, Нурлат якташлар җәмгыяте рәисе Фәрит Мифтахов, Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Ханты Манси Автономияле Округы – Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Таһир хәзрәт Саматов һәм Әхмәдзәки хәзрәтнең оныгы Марат Сафиуллин катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)