Кичәнең кульминацион ноктасы Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары игълан ителү булды. Өченче ел рәттән әлеге тантана концерт программасы рәвешендә үтә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең матур традициягә әверелүен искәртеп, әлеге көнне зур кунаклар кабул итүебезне билгеләп узды һәм бәйрәм белән котлап, быелгы лауреатларга Дәүләт бүләген тапшырды.
Татарстан Президенты кулыннан Дәүләт бүләген Казандагы "Хәтер" мәчете имам-хатыйбы, танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Харис хәзрәт Салихҗан алды: “Миңа 90 яшь. Үземнең беренче китабымны 50 ел элек язган идем. Бар гомеремне дин тәгълиматы алгарышына багышладым”, - диде.
Ул Тукай бүләгенә “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012) китаплары өчен лаек булды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире