"Мин "Ярдәм" мәхәлләсе һәм шәхсән үз исемемнән олуг Ураза гаете белән тәбрик итәм. Бик олуг һәм бик шатлыклы изге бәйрәмебез мөбарәк булсын! Атабыз галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән: "Синең каршыңда кайсы айларың артыграк?" - дип сорады. Аллаһы Тәгалә әйтте: "Минем каршымда айларның артыграгы Рамазан аедыр. Бу Рамазан аенда бәндәләремә рәхмәтемне арттырырмын. Ризыкларына бәрәкәт бирермен. һәм гөнаһларыннан тәүбә кылучыларга гөнаһларын ярлыкармын, диде", - дип сөйләде Илдар хәзрәт Баязитов.
. Мәчетнең фарз залыУл үз вәгазендә шулай ук Рамазан ае, Ураза гаетенең фазыйләтләре, аны уздыру тәртипләре, Рамазан аеның әҗере бер ел буена дәвам итүен билгеләп үтте.
Илдар хәзрәт Баязитов соңрак Ураза гаете белән котлавында: "Бу олуг бәйрәм көннәрендә без, Рамазан тәмамлану белән, үз алдыбызда тагын да катлаулырак бурыч килеп басуын: бу рәхмәтле вакыт эчендә тупланган рухи чисталыкны саклап калырга кирәклеген онытмаска тиешбез. Нәкъ менә безнең ихтыяр көчебезне һәм Аллаһтан курку хисен ныгыту өчен, ураза билгеләнгән дә инде", - дип сөйләде.
. Мәчеткә сыймаучылар намазны урамда укыдыБәйрәм вәгазеннән соң Гает намазы укылды, Рамазан гаете хөтбәсе әйтелде.
Гает намазыннан соң кешеләр өйләренә ашыкты, балаларын, туганнарын һәм мохтаҗларны шатландырды.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Үз-үзебезгә сорау бирик әле
Авыз ачулардагы әбиләр: гореф-гадәтләр һәм нәфислек, зирәклек
Төнбоек (Хикәя)