Рамазан ае дәвамында Казандагы “ЯРДӘМ” фонды карамагындагы дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге һәм “Ярдәм” мәчете янындагы “Рамазан чатыры”нда 16 майдан 14 июньгә кадәр ифтарлар уза (Серов ур., 4а йорты).
“Ярдәм” ислам хәйрия фонды “Ярдәм” мәчетендә ифтарларны көн саен 1200 кешелек итеп оештыра, сәхәрләргә 250гә якын кеше килә.
"Ярдәм" мәчетенә ифтарларга халык бик яратып йөриАй дәвамында казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын ифтар ашлары белән сыйлаучы иганәчеләр арасында дини лидерлар, сәясәтчеләр, эшкуарлар, мәдәният һәм фән эшлеклеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре бар.
Мөселманнар өчен изге булган Рамазан аенда, кояш баю белән, һәркемне бәйрәм табынына авыз ачарга, мөселманнарның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, рухи дөньясы белән танышырга чакырабыз. “Рамазан чатыры” – ул уникаль мәдәни-хәйрия һәм мәгърифәтчелек проекты.Ел саен үз тирәсенә төрле милләт һәм төрле диндәге меңләгән кешене җыя.
Халык ифтарларны көтеп ала“Рамазан чатыры” кунакларын имам вәгазе, матур итеп Коръән уку, шигырьләр һәм нәшидләр, бәйрәм табыны көтә. Нәкъ менә ифтарлар Исламның асылын – тынычлык ярату, киң күңеллелек һәм кунакчыллык сыйфатларын ачып бирә.



Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Төнбоек (Хикәя)
Акхуҗа имамы. “Ярдәм” ифтарына Апас районы җәмәгатьчелеге килеп китте
“Ясин” сүрәсенең тәфсире